Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбиров Башкортстанның Белгород өлкәсеннән 500 баланы кабул итәчәген әйтте


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Алар Илеш һәм Стәрлетамак районнарына урнаштырылачак диелә.

Бүген, 8 апрельдә Башкортстан хөкүмәтендә үткән киңәшмәдә республика башлыгы Радий Хәбиров Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладков белән сөйләшүен әйткән.

"Кичә Белгород губернаторы белән сөйләштем. Безгә ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр, балаларны кабул итәргә дип. Беләсез, Белгород өлкәсендә аларның хәлләр җиңел түгел. Шуңа Белгород өлкәсеннән 500 баланы кабул итәчәкбез. Илеш районы белән Стәрлетамак үзләрендә урнаштырачак дип килештек", дигән ул. Бу хакта "Аспекты" хәбәр итә.

Радий Хәбиров район башлыкларына балаларны каршы алу һәм урнаштыруда катнашырга кушкан

"Алар болай да йончып киләчәк, анда һәр көн дөберди, һәр көн һәлак булалар. Алар үзләрен икенче өйләрендә кебек хис итсен өчен барысын да эшләргә кирәк", дигән Хәбиров.

Элегрәк Белгород өлкәсеннән Татарстан белән Тулага да 400 баланы китерделәр.

Ике ел элек Мәскәүнең Украинага каршы сугыш башлавы нәтиҗәсендә Украина балалары да даими яшәгән урыннарыннан, ватаннарыннан күчеп китәргә мәҗбүр. Аларны Русиягә чыгаралар. Шул исәптән украин балаларын Татарстан белән Башкортстанга да китерделәр.

Мәсәлән былтыр сентябрьдә Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова әйтүенчә, хәзерге вакытта Башкортстанда Украинаның 30 баласы тотыла дип сөйләгән иде.

Башкортстанның Илеш районындагы "Орлёнок" сәламәтләндерү аланында да фетнәчел Луһанскидан китерелгән балалар урнаштырылган иде. Аларда Русиягә һәм Башкортстанга мәхәббәт тәрбияләргә тырышулары сизелде.

  • Киев һәм халыкара хокук яклау оешмалары Мәскәүне сугыш барган урыннардагы украин балаларын Русиягә күчерүдә, аларны хәтта Украинада үз гаиләләре булса да, асрамага бирүдә гаепләп килә.
  • Июнь ахырында Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Украинада басып алынган җирләрдән Русиягә чыгарылган 300ләп баланы "Русия гаиләләренә урнаштыруларын" җиткергән иде. Аның әйтүенчә, балаларны уллыкка алмаганнар, "вакытлыча карауга тапшырганнар".
  • Министр әйтүенчә, сугыш башланганнан бирле Русиягә 700 меңнән артык бала кергән. "Шуларның ике меңе – ДНР һәм ЛНР ятимнәр йортында тәрбияләнүчеләр. Алар анда эшләүчеләр, бу оешмаларның тәрбиячеләре белән бергә эвакуацияләнде", диде ул.
  • Украина ягы 2022 елның 24 февраленнән соң Русиягә чыгарылган балалар исемлеген бирүне сорап Русиягә берничә тапкыр мөрәҗәгать итте. Бу аларның әти-әниләрен эзли башлау өчен кирәк диелде.
  • Былтыр 17 мартта Һаагадагы халыкара җинаять мәхкәмәсе Владимир Путинны кулга алу карары чыгарды. Моннан тыш Русия президенты каршындагы Бала хокуклары вәкиле Мария Львова-Беловага карата да шундый ук кулга алу карары чыгарылды.
  • Халыкара җинаять мәхкәмәсе аларның икесен дә сугыш җинаятьләре кылуда – Украинаның басып алынган төбәкләрендәге халыкны, аерым алганда балаларны мәҗбүри депортацияләү һәм күчереп йөртүдә шикләнә. Халыкара хокук моны геноцид буларак бәяләргә мөмкин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG