Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара хисап: Кытайда ярты миллион уйгыр төрмәдә яки "тәрбия лагерьларында" тотыла


Синҗан төбәгендә "тәрбия лагере", 2021 елның 23 апрель фотосы
Синҗан төбәгендә "тәрбия лагере", 2021 елның 23 апрель фотосы

Кытай хакимияте уйгырларны эзәрлекләү сәясәтен дәвам итә, дип белдерә АКШның Холокост мемориаль музее каршындагы Геноцидны кисәтү үзәге. Хисапта әйтелгәнчә, 2022–2024 елларда Кытай уйгырларга карата репрессив чараларны туктатмады, киресенчә, кайбер юнәлешләрдә аларны киңәйтте.

Бүгенге көндә Кытай төрмәләрендә һәм "тәрбия лагерьларында" 500 меңнән артык уйгыр тотыла. Бу сан чынлыкта зуррак та булырга мөмкин. 2023 елда исә 3 миллионлап уйгыр мәҗбүри хезмәткә җибәрелгән.

Бу хакта АКШның Холокост мемориаль музее каршындагы Геноцидны кисәтү үзәге хисабында әйтелә. Документка Азат Азия радиосы игътибар иткән. Мәгълүмат дәүләт документлары, иярчен сурәтләре, шаһитлар сөйләүләре һәм академик тикшеренүләр нигезендә тупланган.

Элегрәк Кытай хакимияте "һөнәри әзерлек үзәкләре" дип атаган лагерьларның кайберләре ябылган дип белдергән иде, әмма аларның урынына каншоу-со (kanshousuo) дип аталган вакытлыча изоляторлар киң кулланыла башлаган. Анда мәхкәмә карарын көткән кешеләр тотыла, әмма бу урыннарда күпчелекне уйгырлар тәшкил итә.

Хисап авторы, тикшеренүче Риан Тум сүзләренчә, күп кенә уйгырлар элекке лагерьлардан мәҗбүри хезмәт урыннарына яки рәсми төрмәләргә күчерелгән. "Кытай хакимиятенең эзәрлекләү системы дәвам итүенә күпсанлы дәлилләр бар", дип билгели ул.

Хисапта күрсәтелгәнчә, Кытай хакимияте уйгырларны ассимиляцияләү сәясәтен көчәйткән. Укучы уйгыр балаларының барысын да интернат-мәктәпләргә җибәрү максат итеп куела. Яңа интернатлар төзелеше дә бара.

Моннан тыш, катгый демографик сәясәт уйгыр халкының үсешен туктатты – 2021–2022 елларда төбәк халкының табигый үсеше нульгә төшкән.

Хисапта шулай ук уйгырларга карата мәҗбүри хезмәт програмнары киңәйтелгәне, 2023 елда мәҗбүри эшкә 3 миллион уйгырның җибәрелгәне әйтелә.

Хисап авторлары фикеренчә, хакимият эшчәнлеген чит илләрдән яшерергә тырыша. "Кытай уйгырларның тормышын яхшырту турында сөйли, әмма бу – пропаганда. Реаль мәгълүмат репрессияләрнең дәвам итүен күрсәтә", ди тикшеренүчеләр.

  • Кытай хакимияте "уйгырларны эзәрлекләмибез" дип белдерә, әмма халыкара оешмалар моны инкяр итә. 2022 елда БМОның Кеше хокуклары югары комиссары идарәсе Кытайның бу сәясәте "кеше хокукларын тупас бозу" булуын раслады.
  • 2021 елда бәйсез уйгыр трибуналы Кытайның уйгырларга каршы геноцид алып баруын билгеләде. Алар хатын-кызларны мәҗбүри стерилизацияләү, этник азчылыкларның туучылар санын киметү сәясәтен геноцид дип бәяләде.
  • Күп кенә Көнбатыш илләре, шул исәптән АКШ һәм Европа парламентлары, Кытайны кеше хокукларын тупас бозуда гаепли. АКШ Конгрессы уйгырларны яклауны дәвам итәргә тиеш, дип билгеләп үтә Геноцидны кисәтү үзәге белгечләре.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG