Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара җинаять мәхкәмәсе хөкемдарлары Нетаньяһуны һәм ХӘМӘС лидерларын кулга алу мөрәҗәгатен караячак


Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяһу
Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяһу

Аларны кулга алуны Халыкара җинаять мәхкәмәсе прокуроры Кәрим Хан таләп иткән.

Һаагадагы халыкара җинаять мәхкәмәсе Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяһуны, илнең саклану министры Йоав Галантны, шулай ук ХӘМӘС радикаль төркеменең сәяси лидеры Исмаил Ханияны, ХӘМӘСнең хәрби тармагы белән җитәкчелек итүче Мөхәммәд Дейфны һәм радикаль төркемнең Газзә сызыгындагы лидеры Яхъя Синварны кулга алырга рөхсәт бирү мәсьәләсен караячак.

Аларны кулга алуны Халыкара җинаять мәхкәмәсе прокуроры Кәрим Хан таләп иткән, диелә мәхкәмә сайтында. Бу хакта Хан CNN белән әңгәмәсендә дә җиткергән.

Мәхкәмә сайтында прокурор исеменнән чыккан хәбәрдә әйтелгәнчә, Нетаньяһу белән Галантның, шулай ук АКШ һәм Европа берлегендә террорчы оешма дип табылган ХӘМӘСнең өч лидерының Газзә сызыгында һәм Израилдә сугыш җинаятьләре кылуга һәм кешелеккә каршы җинаятьләрдә катнашы бар.

Былтыр 7 октябрьдә ХӘМӘСнең Израилгә һөҗүм итте. Ул чакта 1139 кеше үтерелде һәм 200ләп кеше тотык итеп алынды. Моңа җавап итеп Израил ХӘМӘС контролендәге Газзә сызыгында операция башлады, ул бүгенгәчә дәвам итә. Фәләстин ягы мәгълүматынча, узган елның октябреннән Газзә сызыгында 35 меңнән артык кеше һәлак булган, аларның күпчелеге тыныч кешеләр.

Халыкара җинаять мәхкәмәсе прокуроры ХӘМӘС лидерларын күпләп үтерүләрдә, тотыклар алуда, җенси көчләү актларында, кешеләрне җәфалау һәм алар белән рәхимсез булуда гаепли.

Аерым алганда, гаепләү ягы Синварны, Дейфны һәм Ханияны 7 октябрьдә Израилгә һөҗүм булганда йөзләгән кешене үтерүдә гаепле дип саный. Шулай ук Кәрим Хан ХӘМӘС тотык итеп алган бөтен кешене азат итүне таләп итә.

Халыкара җинаять мәхкәмәсе прокуроры Израил лидерларын хәрби хәрәкәтләр алып бару ысулы буларак ачлыкны куллануда, тыныч халыкка авыр газаплар китерү һәм аларны үтерүдә гаепли. Газзәгә һуманитар йөк килүне чикләүләре искәртелә, прокурор әйтүенчә бу тыныч халыкка газаплар һәм ачлык китерә.

Хәзер Халыкара җинаять мәхкәмәсе хөкемдарлары прокурор мөрәҗәгатен карап кулга алуга рөхсәт бирү-бирмәүне хәл итәргә тиеш. Әлегә моның кайчан булачагы билгеле түгел.

  • Былтыр 17 мартта Һаагадагы халыкара җинаять мәхкәмәсе Владимир Путинны кулга алу карары чыгарды. Моннан тыш Русия президенты каршындагы Бала хокуклары вәкиле Мария Львова-Беловага карата да шундый ук кулга алу карары чыгарылды.
  • Халыкара җинаять мәхкәмәсе аларның икесен дә сугыш җинаятьләре кылуда — Украинаның басып алынган төбәкләрендәге халыкны, аерым алганда балаларны, мәҗбүри депортацияләү һәм күчереп йөртүдә шикләнә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG