Accessibility links

Кайнар хәбәр

Харитадан бер авыл юкка чыга. Башкортстандагы авылны күчерү ничек бара?


Подольскидан чыгу юлы. "Хәйбулла хәбәрләре" фотосы
Подольскидан чыгу юлы. "Хәйбулла хәбәрләре" фотосы

Башкортстанның Хәйбулла районы Подольски авылын күчерү бара. Аның җирләрендә бакыр чыгару башланачак. "Башкорт бакыры" ширкәте күченүнең берничә юлын тәкъдим итә, әмма халыкта ризасызлык бар.

50 ел элек Башкортстанның Хәйбулла районы Подольски авылында бакыр-цинк ятмалары табыла. Шул көннән бирле авылда "безне күчерәләр икән" дигән сүзләр йөри башлый. Ярты гасыр элек башланган имеш-мимешләр чынга аша: 2006 елда "Башкорт бакыры" ("Башмедь") ширкәте әлеге җирләрне эшкәртүгә лицензия ала, 2019 елда республика белән җир асты мәгъдәнлеге төзү турында килешү төзи.

Меңнән артык кеше яшәгән авылны күчерү җиңел бармый. Хакимият, "Башкорт бакыры" һәм халык арасында тарткалашулар дәвам итә. Авыл кешесе алданудан курка, ширкәт тәкъдим иткән компенсация җитәрлек түгел дип саный, ә вәгъдә ителгән яңа авыл урынында – басу.

Бер мең кешене күчерергә кирәк

Подольски — Башкортстанның Хәйбулла районындагы авыл, Таналык авыл советына керә. Халык саны — 1 000 кеше чамасы, нигездә — башкортлар. Алар 108 шәхси йортта һәм күп фатирлы йортлардагы 265 фатирда яши. Район үзәге Акъярдан 24 км, иң якын тимер юл станциясе Сибайдан 80 км ераклыкта урнашкан.

Хәйбулла районы башлыгы Рөстәм Шәрипов сүзләренчә, авылдан 377 гаилә күчеп китәргә тиеш. Аларның 120сенең күчемсез милеккә тиешле документлары булмаган. Инвестор көче белән бу документлар ясалган. Бүгенге көнгә 84 йорт хуҗасы күчемсез милекләрен инвесторга сату турында килешү төзегән, тагын 50 гаилә белән сөйләшүләр бара. "Кешеләрне өйләреннән беркем дә көчләп куып чыгармый", дигән Шәрипов "Башинформ"га.

"Башкорт бакыры" ширкәтенең персонал һәм гомум мәсьәләләр мөдире Рамил Тукаев оешма халыкка ярдәм итәргә әзер ди. "Башкорт бакыры" җитди оешма булуын, аның өчен Хәйбулла районы халкының иминлеге мәсьәләләре һәрвакыт өстенлекле булып калачак дигән фикерне кешеләргә җиткерергә телим" дигән ул. Аның сүзләрен "Хәйбулла хәбәрләре" район газеты китерә.

Авылдан күчүнең өч юлы

"Башкорт бакыры" авылны күчерүнең өч юлын тәкъдим итә. Ләкин һәрберсенең үз "эскиләре" бар.

Беренчесе – кешеләрнең йорт-җирләрен сатып алып, акча бирү. Моның өчен ширкәт бәйсез бәяләүчеләр яллаган, алар һәр йортның, каралты-кураның бәясен билгели. "Башкорт бакыры" вәкилләре белдерүенчә, бу базар бәясеннән 2-3 тапкыр югарырак.

Әмма бу юлны сайлаучылар күп түгел, чөнки ширкәт түләгән компенсация район үзәге Акъярда да торак сатып алып булмый диләр. Әлегә бу мөмкинлекне 83 кеше файдаланган.

Икенче юл – яңа урында яңа авыл. Аны Подольскидан берничә километр ераклыкта Макан авылы янында төзергә җыеналар. Атамасы да шул ук булачак. Йорт янында 15 сутый җире булыр дип вәгъдә итәләр. Моннан тыш, авылда күп фатирлы йортлар да, мәктәп, фельдшер-акушерлык пункты төземәкчеләр. Подольски халкының күбесе яңа авылга кызыга, әмма, монда ике проблем бар. Беренчедән, халык авылның урынына риза түгел. Бу тирәләрдә җир уңдырышсыз, эчәр су проблемы бар диләр. Баштарак аларга 6-7 километр ераклыктагы Сукрак авылы тәкъдим ителгән, монда җир дә әйбәт, су да бар, халык моңа күнгән иде, әмма соңрак инвесторларның планнары үзгәрде.

Икенчедән, бу уңдырышсыз җирдә дә төзелеш әле башланмаган, авыл урынында – басу. Эшләр 2026 елда гына башланырга мөмкин.

Яңа авыл урынында басу. "Башинформ" фотосы
Яңа авыл урынында басу. "Башинформ" фотосы

Өченче юл – район үзәге Акъярда күп фатирлы йорт. 144 фатирга исәпләнгән дүрт өчкатлы йортны киләсе елның ноябрендә төзеп бетермәкчеләр. Әмма анда әлеге вакытта канализация белән проблемнар бар. Аны бары тик 2026 елда гына хәл итеп булачак дип фаразлана.

"Башкорт бакыры" (ООО "Башкирская медь") Хәйбулла районының Петропавловский авылында теркәләгән. Ул Искәндәр Мәхмүдовның Урал тау-металлургия ширкәтенә (УГМК) карый. "Юилейное" һәм "Подольские" мәгъдәнлекләрен эшкәртүгә лицензиясе бар. Аларда 200 млн тонна мәгъдән запасы бар. Ширкәт бакырлы мәгъдән чыгара һәм алардан бакыр, цинк, затлы металлар җитештерә.

"Мәрхүм әниемнең йортын арзанга саттым, үземнекен сатмыйм"

Дистә еллар буена тормыш корган урыннарыннан авыл халкының кубарылып китәсе килмәве аңлашыла. Алар моның өчен лаеклы компенсация таләп итә.

"Бөтен гомерем Подольски авылы белән бәйле. Мәрхүмә әниемнең йортын бер ел элек бик арзанга саттым. Хәзер үземнекен очсыз хакка сатарга теләмим, булачак микрорайондагы йортка алмаштырырга телим" дигән пенсионер Виктор Демитриев "Хәйбулла хәбәрләре" газетына.

Рәис һәм Асия Рәхмәтовлар Подольскида 1981 елдан бирле яши. Аларның ныклы матур йортлары бар, мал, кош-корт тота. Күп фатирлы йортта яшәргә дә, яңа урынга да күчәргә теләмиләр. Алар уллары янында Акъярда йорт сатып алыр яшәр иде, ләкин "Акъярда торакка бәяләр артты, Уфадагы кебек" диләр. "Башкорт бакырынннан" район үзәгендә йорт сатып алырлык компенсация сорыйлар.

Яңа урынның уңдырышсыз һәм сусыз җирдә булуына да борчыла халык.

"Халык җыенында яңа авылны Сукрак авылы янына төзергә килешкән идек. Анда шартлар яхшырак, җир уңдырышлы, су да бар. Йортлар шунда төзелсә, без шунда күченергә ризабыз. Өем өчен әйбәт компенсация бирсәләр, сатарга да ризамын, чөнки балаларым Учалы районында яши. Әмма бүген ширкәт тәкъдим иткән акчага анда әйбәт йорт сатып алу мөмкин түгел", дип сөйләгән Подольскида туып-үскән Зилә Рәхимова район басмасына.

Зөлфия Исәнбаева гаиләсе дә Макан авылы янына да, Акъярга да күчәргә теләми. "1985 елдан шушы йортыбызда яшибез, шушында балаларыбыз туып үсте. Мал, кош-корт асрыйбыз, бакча үстерәбез, кул кушып утырмыйбыз. Өебезне сатып, чит якларга күчәргә теләмибез. Элекке Сукрак ягында яңа авыл төзелеп, анда бөтен инфраструктура булдырылса, шунда күчәргә ризабыз", дигән ул.

Подольски авылы. "Хәйбулла хәбәрләре" фотосы
Подольски авылы. "Хәйбулла хәбәрләре" фотосы

Шул ук вакытта Альберт Әбсәламовка "Башкорт ширкәтеннән" алган компенсация Акъярда зуррак фатир алырга җиткән һәм ул килешүдән канәгать калуын сөйләгән "Башинформ"га.

Халык ягыннан да вазгыятьтән файда күреп калырга тырышучылар очрый. Мәсәлән, җирле фермер Василий Опря Подольскидагы фатирын "Башкорт бакырына" саткан да, ана капиталы кушып, шул ук авылда йорт төзеп бетереп килә. "Ике бала үстерәм, монда үземнең җир кишәрлегем бар иде, нишләп әле төзелеш башламаска" ди ул. "Башинформ" язуынча, ир инде йортны бәяләү уздырган һәм "Башкорт бакырына" сатарга тели. Әмма әлегә бәясе белән килешә алмый. "Мине куалар икән, файда белән китәргә тиешмен дип уйлыйм: милекне сатып алсалар һәм моңа өстәп һәр гаилә әгъзасына берәр миллион сум бирсәләр – гадел булыр иде", дигән ул.

Былтыр авыл кешеләре күчерү гаделсез бара дип Русия баш прокурорына мөрәҗәгать иткән иде. Ә аңа кадәр Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга мөрәҗәгать иттеләр. "Гамьсезлек" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды, әмма Башкортстан прокуроры урынбасары "җинаять эше нигезсез ачылган" дип табып, бу карарны гамәлдән чыгарган. Авыл халкы баш прокурордан ярдәм сорады.

"Дошман тылдан бәрә": дәүләт медиасы күченүгә каршыларны "камчылый"

Подольскины күчерү темасы бүген генә килеп тумады. Былтыр халык бу уңайдан җыеннар да ясарга теләде, ләкин аңа рөхсәт бирмәделәр. Нәтиҗәдә 2023 елның 1 июлендә рөхсәтсез җыен уздырдылар. Әлеге теманы күтәреп чыккан экоактивист Буранбай Әскәровны чара алдыннан элекке хатынына суккан өчен дип, Хәйбулла районы мәхкәмәсе 10 көнгә төрмәгә утыртып куйды.

Быел майда халык белән сөйләшергә һәм Акъярда йортлар төзелешен карарга Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт урынбасары Азат Бадранов килде. Әскәровны бу чарага да кертмәделәр.

"Бадранов фәрманына сылтанып, мине бинага кертмәделәр. Полиция чакырырга туры килде. Хакимият бинасы кайчаннан бирле хосусый бинага әйләнде, аңлашылмый", диде ул.

Активист халыкның күчеп китәргә теләмәвен, былтыр җыенда үз сүзләрен әйтүен искә төшерде. "Яңа йортларны төзесеннәр. Аларга табибларны, укытучыларны, ятим балаларны, яшь гаиләләрне һәм башка торакка ихтыяҗы булган кешеләрне кертергә була", диде ул.

Быел гыйнвардагы Баймак вакыйгаларыннан соң Башкортстаннан киткән активист Илдар Йомаголов та 4 июльдә видео чыгарды. Ул халыкны алдарга җыеналар, кешеләрне әзер булмаган йортларга көчләп чыгаралар дип сөйләде. Активист шулай ук чыгарылган бакыр яңа төзеләчәк тимер юл аша эшкәртелмичә турыдан-туры Кытайга китәчәк, башкорт җирләрен явызларча файдаланачаклар дип саный.

"Башкорт бакыры" ширкәте Башкортстанның Сибай һәм Оренбур өлкәсенең Сара шәһәре арасында тимер юл төзүдә катнаша. Юл Баймак һәм Хәйбулла районнары аша уза һәм төсле металларны ташуда ярдәм итәчәк. Әлеге төзелеш Казакъстан белән Кытайга да юл ача диелә.

"Башинформ" дәүләт агентлыгы Йомаголовның әлеге видеосын "провокация" дип, аерым мәкалә язды.

"Баймактагы гыйнвар вакыйгалары турында тискәре дулкын куучы провокаторлар янә ялган мәгълүмат тарата - бу юлы Подольскины күчерү турында. Аларның максаты - республика хакимиятенә ышанычны өзү һәм протест активлыгы булдыру. Республика һәм муниципаль хакимиятләр әлеге процесста бары тик арадашчы ролен генә үти, кешеләрнең хокуклары бозылмавын күзәтә", дип китерә агентлык сәясәт белгече Тимур Вәлитов сүзләрен.

Җир асты казылмаларын чыгару өчен тулы бер авылны башка урынга күчерүнең тагын бер мисалы – Косоводагы Һаде авылы. Бу авыл күмер ятмаларына бай Обилич төбәгендә урнашкан. Илнең энергетика өлкәсен чимал белән 97 процентка шушы төбәк тәэмин итә. 2011 елда хөкүмәт андагы яңа ятмаларны эшкәртә башларга карар итә. Бу эш Косово энергетика корпорациясенә (KEK) йөкләнә. Һаде авылын башка урынга күчерергә булалар. Авылда яшәгән кешеләрнең торагы хөкүмәт карамагына күчә, торак хуҗаларына компенсация түләнә, аларга якындагы авылларда яңа торак тәкъдим ителә. Һаде халкы торган урынын ташлап киткәннән соң, авыл ташландык хәлдә кала. Ике ел элек радиобызның Косово бүлеге хәбәрчеләре анда барып видео һәм фотогалерея әзерләгән иде. Аларны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.

ФОТОГАЛЕРЕЯ: Бушап калган Һаде авылы
ФОТОГАЛЕРЕЯ: Бушап калган Һаде авылы

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG