Accessibility links

Казан БДБ илләренә дә хәләл таратмакчы


Казанда хәләл һаб* (хәләл ризыкларны тарату челтәре) эшли башлады. Бу транспорт-склад оешмасы Русиядә әлегә бердән-бер. Ул ризыклар гына түгел, ә барлык көндәлек куллану өчен кирәк булган хәләл әйберләрне төрле илләрдәге җитештерүчеләрдән алып Русия һәм БДБ илләрендә таратмакчы. Моңа ихтыяҗ бармы соң?

Хәләл челтәрен оештырып җибәргән “Линова-Трейд” оешмасы җитәкчесе Гомәр Кадыйров һичшиксез бар, ди.

Әлбәттә, хәләл азык-төлек табу Татарстанда, хәтта күп кенә Русия төбәкләрендә дә хәзер проблем түгел. Әмма чит илләрдә төрле югары уку йортларында (дини генә түгел) укып кайткан яшьләр Русиядә бу тармакның никадәр ярлы булуын, үсеш ала алмаганын күреп аптырашта кала икән.

Беренче чиратта Русиядәге мөселманнарның күпчелеге хәләл дигәндә азык-төлекне генә күздә тота. Кадыйров әйтүенчә, чынлыкта бу өлкә бик киң.

“Шул ук бизәнү, көндәлек хәләл әйберләрне табу монда бик кыен. Чөнки берни дә юк. Гарәп илләрендә барлык супермаркетларда әйберләр хәләл. Бездә кайсы гына кибеткә керсәң дә хәләл ризык булса да ул еш кына аерым түгел, ә хәрам әйберләр янында тора. Шуңа моны күреп без бу өлкәдә логистика булдыруны карадык. Ягъни җитештерүчедән тауарны алып Русиягә алып килү, ә аннан монда тарату юнәлешен уйладык”, ди ул.

Ислам үсеш банкы төркеме ярдәм итәчәк

Казандагы хәләл һаб Русиядә генә түгел, ә БДБ илләрендә дә эшләүне күздә тота. Ягъни чит илләрдәге хәләл кирәк-яракны җитештерүчедән кулланучыга, аерым алганда кибетләргә, туклану урыннарына, кунакханәләргә тарату карала.

Моны инде җитәкчелек тә хуплаган. Бу хакта Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Ислам үсеш банкы җитәкчесе Әхмәд Мөхәммәд Әли белән очрашуында сүз булган.

Әлеге проектны рәсми тәкъдим итү Казанда узачак Икенче халыкара Ислам бизнесы һәм финанслары саммиты алдыннан 26-27 июньдә булачак.

Хәләл һабның мәйданы исә Казанның һава аланы янындагы Q-Park логистик терминалында урнашкан. Әлегә аның мәйданы 500 квадрат метр. Тиздән 1 мең 400 квадрат метр булачак, ә киләчәктә тагын да киңәячәк икән.

Әлбәттә, Татарстанда хәләл әйберләр белән сату итүчеләр күпчелектә тауарны Төркиядән ташый. Хәтта әллә ни ихтыяҗ булмау сәбәпле, мөслимәләр өчен киемнәр сатучы эшмәкәрләрнең үз сәүдә нокталарын ябуы да аз түгел. Чөнки юл чыгымнары шактый кыйммәткә төшә һәм бу беренче чиратта тауар бәясендә чагыла. Яңа һаб ачылгач бу тармак җайланыр дип уйлаучылар да бар.


*Hub (ингл.) - тарату үзәге.
XS
SM
MD
LG