2024 елда Русия куәт оешмалары вәкилләре аннексияләнгән Кырымда канунсыз 45 тентү үткәргән. Моны "КрымSOS" хокук яклау оешмасы исәпләп чыгарган, дип яза Крым.Реалии.
Хокук яклаучылар чыгарган белешмәләргә күрә, Яхъя шаһитләрендә 15 тентү, кырымтатарларның өйләрендә 10 тентү (соңрак аларны имештер Хизб ут-Тәхриргә катнашлары булуда гаепләгәннәр), журналистларда — дүрт, кырымтатар милли хәрәкәте ветераннарында — дүрт тентү үткән.
"Шулай ук 2024 елның мартында Кырымда 10 ел баскынлыкта булгандагы иң күләмле тентүләр дулкыны узды. Ул көнне Русия куәт оешмаларында эшләүчеләр 10 кырымтатарның өенә барды. Бөтенесен дә имештер Русиядә террорчыл дип табылган Хизб-ут Тәхрир оешмасына катнашлары булуда гаепләделәр. Тугыз кеше тоткарланды, тагын берсен күп санлы чирләре аркасында йорт сагына җибәрделәр", диелә хәбәрдә.
Хокук яклаучылар әйтүенчә, "иксез-чиксез тентүләр һәм рейдлар шәхси тормышка һәм гаилә тормышына, торакка ихтирам хокукын боза". Бу тентүләр еш кына "канунсыз, кирәкмәгәнгә көч кулланып һәм тыелган әдәбият, кораллар, наркотик яки башка дәлил саналырдай әйберләр тартып алу белән үрелеп бара, ә бу әйберләрне Русия куәт оешмалары вәкилләре еш кына аларга үзләре ташлый", диелә.
"КрымSOS" язуынча, бу гамәлләр аеруча күп балалы кырымтатар гаиләләренә тискәре йогынты ясый. "Шулай ук тентү үткәргән чакта һәм әти кешене тоткарлаганда, балаларга рәхимсез мөнәсәбәт билгеләре булырга мөмкин", ди хокук яклаучылар.
- Күптән түгел КрымSOS хокук яклау оешмасы 2024 елда аннексияләнгән Кырымда куәт оешмалары хезмәткәрләренең кимендә алты кешене мәҗбүриләп урлап китүен ачыклаган иде. Оешма белешмәләренчә, ике ир һәм дүрт хатын-кыз юкка чыккан. Алты очракта да югалуга Русия Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) хезмәткәрләренең катнашы бар диелә.
- 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.
- Русиядә тыелган, ләкин Украинада тыелмаган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына бәйле эзәрлекләүләр аеруча күп.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум