Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар: Әрмәнстанда русияләрне күзәтеп йөриләр


Ереванда Русиянең Украинага сугыш башлавына каршы оештырылган чара. 2022 елның җәе
Ереванда Русиянең Украинага сугыш башлавына каршы оештырылган чара. 2022 елның җәе

Русиядән Әрмәнстанга күчеп киткән журналист Ян Шенкман русияләрне кимендә ике ел күзәтеп йөриләр ди. Мәсәлән, Русия тәртип саклау оешмалары хезмәткәрләре яшеренеп тә тормыйча сугышка каршы бөтен митингларда катнаша, ди ул.

Әрмәнстанның Ереван һәм Гүмри шәһәрләрендә яшәүче русияләрне Русия хәрби киеменнән булган кешеләр күзәтеп йөри. Бу хакта әрмән хокук яклаучылары җиткерде, дип яза Азатлыкның әрмән хезмәте.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Әрмәнстанга күчеп килгән Русия активистлары еш кына үзләре яши торган йортлар янында шикле кешеләрне күрә диелә. Бу билгесез затларның кайберләре русияләрдән күршеләре турында сораша, дип сөйләгән Һелсинки сивил ассамблеясе вәкиле Артур Сакунц.

Сакунц әйтүенчә, Русия хәрби киемнәре кигән кешеләр әрмән номерлы машиналар куллана, әмма шул ук вакытта бу машиналар теркәлмәгән.

Хокук яклаучылар русияләрне күзәтеп йөрүләре турында Әрмәнстан куәт оешмаларына хәбәр иткән. Әрмәнстан эчке эшләр министрлыгы исә бу гаризада машина номеры язылмаган, кирәкле белешмәләр алынгач тикшерү булачак дип белдерде.

Һелсинки сивил ассамблеясе ышандыруынча, Русия махсус хезмәтләре яки тәртип саклау оешмалары Ереваннан рөхсәт алмый гына канунсыз күзләү эшчәнлеге алып бара. Әрмәнстан прокуратурасы тикшерү уздырачагын әйткән, тик хокук яклаучыларга әлегә җавап килмәгән.

Русиядән Әрмәнстанга күчеп киткән журналист Ян Шенкман Азатлык радиосына русияләрне кимендә ике ел күзәтеп йөриләр дигән. Мәсәлән, Русия тәртип саклау оешмалары хезмәткәрләре яшеренеп тә тормыйча сугышка каршы бөтен митингларда катнаша, ди ул.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлагач, русияләр күпләп чит илләргә күченә башлады. Төрле һөнәр ияләре, әйтик, галимнәр һәм югары уку йортлары укытучылары, бәйсез журналистлар, активистлар, оппозициядәге сәясәтчеләр, IT белгечләре һәм башкалар китеп барды. Кемдер карашлары өчен эзәрлекләнүдән курыкты, кемдер эше күчүе аркасында чит илгә китте.
  • Былтыр июльдә сугыш башлангач Әрмәнстанга күченгән татарстаннар Ереванда Сабантуй уздырган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG