Халыкара кеше хокуклары федерациясе (FIDH) һәм башка хокук яклаучылар Русия пропагандачыларын кулга алырга рөхсәт бирүне сорап Һаагадагы Халыкара җинаять мәхкәмәсе прокуроры офисына мөрәҗәгать иткән. Бу хакта "Активатика" басмасы җиткерә.
Әлеге документ инглиз телендә FIDH сайтында чыккан.
Исемлектә Русия иминлек шурасы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев, президент хакимияте башлыгының беренче урынбасары Алексей Громов, телевидение алып баручысы Владимир Соловьев, RT баш мөхәррире Маргарита Симоньян, "Россия сегодня" медиатөркеме башлыгы Дмитрий Киселев һәм алып баручы Сергей Мардан бар.
"Алар барысы да украин сивил халкына каршы нәфрәт кампаниясендә катнашты, Русиянең сугыш җинаятьләрен һәм башка явыз гамәлләрен хуплап торды", диелә мөрәҗәгатьтә. Хокук яклаучылар бу гамәлләрне кешелеккә каршы җинаятьләр дип була ди.
Хокук яклаучылар Русия пропагандачыларының 2022 елның 24 февраленнән 2024 елның 24 февраленә кадәр әйткән сүзләрен анализлаган. Алар украиннарга каршы нәфрәт күрсәтү дип бәяләрлек 300ләп фикер әйтү очрагын ачыклаган. Бу тикшеренүнең нәтиҗәләре Халыкара җинаять мәхкәмәсе прокуроры офисына җибәрелгән.
- 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага һөҗүм итте. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус хәрби операция" дип атый.
- Былтыр мартта Һаагадагы халыкара җинаять мәхкәмәсе Владимир Путинны кулга алу карары чыгарды. Моннан тыш Русия президенты каршындагы Бала хокуклары вәкиле Мария Львова-Беловага карата да шундый ук кулга алу карары чыгарылды.
- Халыкара җинаять мәхкәмәсе аларның икесен дә сугыш җинаятьләре кылуда — Украинаның басып алынган төбәкләрендәге халыкны, аерым алганда балаларны, мәҗбүри депортацияләү һәм күчереп йөртүдә шикләнә.
- Русия хакимиятләре балаларны хәрби хәрәкәтләрдән "коткардык" дип ышандыра һәм әти-әниләре яки кайгырту-күзәтүгә алучылары мөрәҗәгать итсә, кире кайтарырга әзер булуларын әйтә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум