Accessibility links

Кайнар хәбәр

Xәйрия оешмасы җитәкчеләре төрмәгә хөкем ителде


Заманында Америкадагы иң зур мөселман хәйрия оешмаларының берсе булган "Holy Land - Изге җирләр" ярдәм оешмасы җитәкчеләре төрмәгә хөкем ителде.

Америкадагы мөселман хәйрия оешмасы террорчы төркем исемлегенә кертелгән “Хәмас”ка мәктәп, хастаханә һәм башка иҗтимагый проектлар өчен 12 миллион доллар ярдәм җибәрүдә гаепләнә иде.

Бүген Техас вилаят мәхкәмәсе шушы оешманың ике җитәкчесен 65 ел төрмә җәзасына хөкем итте. Оешманың элекке вәкилләре 15-20 елга төрмәгә ябылды.

Оешмага белдерелгән 108 гаепләү арасында акча юу, террорчыларга матди ярдәм күрсәтү һәм салым түләүдә коррупция кылу хаталары телгә алына.

Мәхкәмә оешманы турыдан-туры террорчылыкта катнашудa гаепле тапмады. Ләкин алар кылган ярдәмнең террор оешмасы эшчәнлеген арттыра диелде.

Оешма хокукын яклаучы адвокатлар, җыелган акчаның Фәләстиндәге мөселман гаиләләрeнә ярдәм итү максатында бирелүен алга сөрә.

Оешма тарафдарлары исә, мәхкәмә карарының президент Джордж Буш хөкүмәте вакытында 11 сентябрьдән соң башланган террорга каршы чараның бер өлеше булуын әйтә.

Әлеге мәхкәмә эше 11 сентябрьдән бирле, АКШта террорчылыкка каршы күрелгән иң зур чара буларак атала.

Билгеле булганча, Американ хакимияте 1995 елда “Хәмас”ны террор оешмасы исемлегенә керткән иде.

Шул уңайдан бу оешмага күрсәтелгән һәр ярдәм канунсыз санала.
XS
SM
MD
LG