Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ихсануглы: Шәймиев ислам илләре белән арадашчы булып калачак


Чәршәмбе кич Казанга Ислам конференциясе оешмасының генераль сәркатибе Әкъмәлетдин Ихсануглы килде. Аның Татарстанга сәфәренең төп максаты - 25 мартта яңа президентның ант китерү тантанасында катнашу.

Ихсануглы: Шәймиев ислам илләре арадашчысы
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:02 0:00


Казан һава аланында кунакны Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды. Аның белән бергә Казанның элекке мэры, хәзер Ислам конференциясе оешмасында Русия вәкиле булып торган Камил Исхаков та килеп төште. Соңрак Әкъмәлетдин Ихсануглы, Фәрит Мөхәммәтшин, Камил Исхаковтан торган шушы "өчлек" матбугат вәкилләре белән очрашты.

Тел очында Рөстәм Миңнехановның рәсми рәвештә президент вазыйфаларына керешү вакыйгасы торса да, журналистлар иң элек Шәймиевнең алдагы язмышы белән кызыксынды. Билгеле булганча, Татарстанның беренче президенты Татарстан белән Ислам конференциясе оешмасы арасындагы бәйләнешне булдыруга күп көч салды. Хәзер Шәймиев президент түгел, ә киңәшче генә булып калгач, бу оешма тарафыннан аңа мөнәсәбәт нинди булыр дигән сорау яңгырады. Әкъмәлетдин Ихсануглы әлеге сорауга болай җавап бирде.

“Без Шәймиевнең һичшиксез олы башлык булуын һәм Татарстанны дөньяга танытуга зур өлеш кертүен таныйбыз, бу эшләргә югары бәя бирәбез. Шәймиевнең Фәйсал патша бүләгенә ия булуы, аны бөтен ислам дөньясы хөрмәт итүен аңлата. Әлеге бүләкне биргәндә мин дә комиссиядә бар идем. Без бөтенебез бертавыштан аны Шәймиевкә бирергә булдык. Татарстан демократик республика буларак, хакимиятнең демократик юл белән алмашына алуының бер үрнәген күрсәтә. Президентлыктан китсә дә Шәймиев үз халкына зур файда китерәчәк һәм Ислам конференциясе белән тыгыз элемтәдә торачак”, ди Әкъмәлетдин Ихсануглы.

Ислам конференциясе белән Русия мөнәсәбәтләренә килгәндә, оешма башлыгы бу элемтәләрнең елдан-ел ныгый баруын әйтә.

“2005 елдан башланган уртак эшләр уңай нәтиҗәләр бирә. Хәзер Русия оешмада күзәтүче булып тора. Без һәрдаим тәҗрибә алмашып, сәяси кырда фикер алышып яшибез. Русияне фикердәшебез буларак таныйбыз”, ди Ихсануглы.

Камил Исхаков, Фәрит Мөхәммәтшин, Әкъмәлетдин Ихсануглы

Дәүләт шурасы башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин исә пәнҗешәмбе узачак инаугурация чарасы турында да сөйләп алды.

“Президентның үз вазыйфасына керүе безнең өчен яңалык түгел. Әмма быел хакимият бер президенттан икенче президентка күчә. Монысы Татарстанда беренче була торган хәл. Без аны тантаналы рәвештә үткәрәчәкбез. Татарстанга килергә теләүчеләр күп булды. Чарага Русия хөкүмәте әгъзалары, министрлары, Русия президентының Идел буе бүлгесендәге вәкиле, республиканың төрле җитәкчеләре киләчәк. Яңа президент ант биреп, аны имзалап, миңа ул документны тапшырганнан соң үз вазыйфаларына керешергә тиеш. Кичен исә “Корстон” үзәгендә килгән кунаклар өчен аерым аш мәҗлесе була.

Ә Миңтимер Шәймиев дәүләт киңәшчесе вазыйфасына 22 апрельдә Дәүләт шурасы җыелышыннан соң керешәчәк. Шул ук көнне Татарстанның яңа президенты шурага премьер-министр һәм аның урынбасарларын тәкъдим итәргә тиеш. Бу җыелышта без аларны да расларбыз”, ди Фәрит Мөхәммәтшин.

Матбугат очрашуында Ислам конференциясендә Русия вәкиле булган Камил Исхаков та катнашты. Татарстанда хакимиятне алмашынуына ул мондый карашта тора:

“Мин Миңтимер Шәймиев белән 17 ел, Рөстәм Миңнеханов белән 10 елга якын бергә эшләдем. Без аның белән Казанның меңъеллыгына әзерләнгәндә бик зур эшләр башкардык. Мин Русия җитәкчелегенең, республика Дәүләт шурасының фикерен хуплыйм һәм Рөстәм Миңнехановның Татарстан президенты итеп билгеләнүенә шатмын”, диде Камил Исхаков.

Пәнҗешәмбе Казанда кызу сәяси көн булачак. Иртәнге тугызда Дәүләт шурасы утырышы башлана. Көндезге уникедә Рөстәм Миңнеханов ант әйтеп республика президенты вазыйфасына керешәчәк.
XS
SM
MD
LG