Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баскетболда яңа исем: кырымтатары Эрсан


Эрсан Ильясова (у)
Эрсан Ильясова (у)

Башта Төркиянең Ülker аннан NBАның Milwaukee Bucks баскетбол такымында уйнады. Төрек милли такымы белән даны артты. 2011 елда аны үзенә алу өчен 19 баскетбол такымы ярыша.

2010 ел дөнья баскетбол чемпионатында финал уеннарына кадәр җиткән Төркия (А) такымы финалда алтын булмаса да, көмеш медаль белән кайтты. Футбол уены күбрәк популяр булган Төркиядә бу уңыш һәммәсен шаккатырды һәм югары бәяләнде. Бу уңыш артындагы исем -- янә Эрсан Ильясова. 2010 ел дөнья баскетболында иң мәшһүр исемнәрнең берсе ул.

Кырымнан Үзбәкстанга сөрелгән кырымтатар гаиләсенең улы Эрсан 1987 елда Бохарада туа. Чын исеме -- Арсен Ильясов булган. Ул -- әтисе Әнвәр Ильясов һәм әнисе Иралия Ильясованың бердәнбер улы.

13 яшендә Төркиягә килә һәм 2003 елда Төркия ватандашлыгын ала. Исемен Эрсан Ильясова (Ersan İlyasova) дип үзгәртә. 2004 елда Төркиянең танылган Ülker баскетбол такымында уйный башлый.

Төркиядәге матчларда үз-үзен тотышы белән танылган кырымтатар баскетболчысы уенда аягын сындыра, аңа 3 тапкыр операция ясыйлар. Спорттагы карьерасы куркыныч астында булган Эрсан менеджеры белән бергә карар кылып, АКШка китә, NBAдагы Milwaukee Bucks такымына кушыла.

2006 елда Европа баскетбол чемпионатында иң мөһим уенчы исемен яулый. Аның уенын караганда, стиле белән күбрәк русияле Андрей Кириленкога охшаталар. Эрсан Ильясованың даны арткан саен аңа булган тәкъдимнәр дә арта башлый, Барселонага трансфер тәкъдиме килә.

Эрсан Ильясова Milwaukee Bucks такымында уйный
Bucks такымы 4 елга 8 миллион доллар түләргә тәкъдим иткәндә, каталан төркеме Барселона 2 елга 5 миллион доллар түләргә әзерлеген белдерә. Ильясова соңгысын сайлап, анда уйный башлый.

2008-2009 елгы матчлар дәвамында кырымтатары Эрсан испаниялы танылган уенчы Навворадан күбрәк акча ала башлый. Бу мөддәт эчендә җыйган уңышы нәтиҗәсендә дөнья баскетбол такымнары арасында иң танылган Olympiakos һәм Real Madridтан трансфер тәкъдимнәре ала. Барселона исә 5 еллык килешү тәкъдим итә. Шулай да ул NBAга кайтырга тели.

Кырымтатары Эрсанның уңышлары моның белән генә тәмамланмый. 2010 елдагы Дөнья баскетбол чемпионатында аның даны тагын да арта.

Хәзер ул дөнья баскетбол уенчылары арасында иң кыйммәтле уенчы булырга намзәт.

Менеджеры 19 такымнан тәкъдим килүен әйтә. Әйе, нәкъ 19 такым хәзер кырымтатары Эрсан артыннан йөри. Менеджеры сүзләренә караганда, трансфер тәкъдимнәре арткан саен, уенчыга тәкъдим ителгән акча күләме дә арта. 2011 елда уенчы бу тәкъдимнәрнең берсенә кул куячак. Алачак акчасы исә 25-50 миллион доллар чамасы.
XS
SM
MD
LG