Accessibility links

Кайнар хәбәр

Икътисади кризиска каршы реакция арта


Глобаль икътисади кризис мәсьәләсе һәм аның белән көрәштә хакимиятләрнең җитешсезлегенә каршы дөнья буйлап реакциялар арта башлады.

Америкадан алып Европага кадәр глобаль икътисади кризис кешеләрнең киләчәгенә зур тәэсир итә. Кризис вакытында күп кеше эшен югалтты. Бу хәл бигрәк тә Европада рәсмиләрне борчый. Рәсмиләр хөкүмәтне кризиска каршы тиешле чара күрә алмауда гаепләгән кешеләрнең, үзләренә агрессив каршылык күрсәтү ихтималлгыннан курка башлады.

Әлеге куркынычның ишарәләре исә хәзердән ук күзәтелә. Әйтик, икътисади кризиска каршылык белдергән кешеләр, киләсе атнада Лондонда узачак зур 20-лек җыенында каршылык чарасы оештырырга планлаштыра. Британия полициясе хәзердән үк саммитта каташучы зур ширкәт һәм банкларга үз иминлекләрен кайгыртырга киңәш итте.

Британия тышкы эшләр секретаре Давид Милибанд глобаль икътисади кризистан чыгуны чарасының, зур 20-лек җыенында хәл ителә алачагына өмет белдерде.

"Җыенда икътисади кризис турында гына түгел, аның нәтиҗәләренә каршы чаралар табу юллары турында да киңәшү булачак ", дип әйтте.

Машинасың һәм өең яндырдылар

Хәзергә кадәр булган каршылыкларда көч куллану очраклары бик сирәк күзәтлгән иде.

Узган атнада эшләрен югалткан 1 миллион 200 мең кеше Франциядә ил буйлап каршылык чараларын уздырды. Бу чаралар тыныч узды.

Ләкин Эдинбургда узган протест чарасында көч куллану очрагы рәсмиләрне борчуга салды.

Шотландиянең Роял банкының элекке урынбасарына 1 миллион доллар бүләк белән лаеклы ялга җибәрелүе ил халкының ачуын чыгарды. Чөнки банк кризис вакытында дәүләттән зур ярдәм алуына да карамастан, бөлгенлеккә төште. Авыр кризис шартларында салым түләвен дәвам иткән халыкның түземлеге беткән булса кирәк, халык әлеге банк урынбасарының машинасын һәм өен яндырды.

Бәхетенә йорт хуҗaсы ул вакытта өендә булмаган.

Икътисадчылар бер-берсен гаепли

АКШ рәсмиләре һәм кайбер икътисадчылар Европа берлеген кризиска каршы кирәкле чаралар күрә алмауда, җитешсезлектә гаепләгән дә Европа берлеге рәсмиләре киресенчә, кирәкле чаралар күрүен алга сөрә. Алар Вашингтонны икътисади зыянны каплар өчен уйламыйча акча туздыруда гаепли.

Европага җитәкчелек иткән Чехиянең премьеры Мирек Тополонек, чәршәмбедә ясаган чыгышында АКШның икътисадны коткару тәкме өчен алга сөргән соңгы тәкъдимен тәнкыйтьләде.

"АКШ икътисад министры Тимоти Гейтнерның күргән чаралары Европа шурасында борчу уятты. Америка 1930 елларда кылган хатаны кабатлый", диде ул.

Гайтнер вәкилләр пулатының финанс эшләре комитетында банкларны контроль итү, аларның начар активларын алу һәм яхшыларын көндәшләргә сату вәкаләтен сораган иде.

XS
SM
MD
LG