Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран хакимиятләре президент утырган боралак казасы турында яңа нечкәлекләрне ачты


Иран президенты утырган боралак азәрбайҗан-иран чигендә очып киткән вакытында. 19 май 2024
Иран президенты утырган боралак азәрбайҗан-иран чигендә очып киткән вакытында. 19 май 2024

Иран президенты хакимияте җитәкчесе Голам-Хөсәен Эсмаили әйтүенчә, боралак казага очрар алдыннан томан булмаган, әмма болыт булган. Президент боралагының пилоты болыт өстеннән очарга кушкан, шуннан соң Рәиси утырган боралак югалган.

Иран президенты хакимияте җитәкчесе Голам-Хөсәен Эсмаили ил президенты Ибраһим Рәиси утырган боралакның ничек казага юлыгуы һәм казадан соңгы хәлләр турындагы нечкәлекләрне сөйләде. Аның сүзләрен Иранның IRNA дәүләт агентлыгы чыгарды.

Кортежда барлыгы өч боралак булган. Эсмаили очкан боралак имин төшеп утырган. Түрә әйтүенчә, очкан вакытта һава шартлары ярыйсы булган. Боралак килеп төшкән урында — Иранның Көнчыгыш Азәрбайҗан вилаятендәге Сунгун бакыр мәгъдәнлеге тирәсендә болытлы булган.

"Томан түгел иде ул. Бәлки тарлавык эчендә томан булгандыр, тик без очкан урында томан юк иде", дигән Эсмаили. Болытлар боралактан бераз югарырак булган. Президент утырган боралакның пилоты, җитәкче буларак экипажга югарырак менәргә һәм болыт өстеннән очарга кушкан.

"Боралаклар югарырак менде һәм 30 секундлап вакыт узгач безнең пилот президент боралагының юкка чыгуын аңлады", дип сөйләгән Иран президенты хакимияте җитәкчесе.

Шуннан соң пилот президент утырган боралакны эзләп, анда утырган экипаж яки юлчыларның берәрсе белән элемтәгә чыгарга тырышып берничә тапкыр әйләнеп килгән. Минут ярымлап элемтәгә чыгып булмады, шул чакта ук Bell 212-нең килеп төшүен фаразладык, дигән ул.

Эсмаили утырган боралак җиргә төшкәч, Сунгун мәгъдәнлегендә президент утырган боралактагы бер юлчы — Иранның Тәбриз шәһәренең Җума мәчете имамы Сайед Мөхәммәд-Али әл Хашем белән элемтәгә чыга алганнар. Ул Bell 212 килеп төште дип аңлаткан. Имам белән ул үлгәнчегә кадәр берничә сәгать буе элемтәдә торганнар диелә.

  • Иран президенты Ибраһим Рәиси, шулай ук тышкы эшләр министры Хөсәен Әмир Абдоллахиян һәм тагын алты кеше утырган боралак Иранның төньяк-көнбатышында, Көнчыгыш Азәрбайҗан вилаятендә 19 майда юкка чыккан иде. Рәиси боралагы казага Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев белән бергә Көнчыгыш Азәрбайҗан вилаятендә яңа дамба ачылышы тантанасыннан кайтып барганда очрады.
  • 20 май иртәсендә президент боралагының калдыкларын Азәрбайҗан белән чиктән 30 чакрымда урнашкан Тавил исемле иран авылында табып алдылар. Бөтен юлчылар һәлак булды.
  • Иран медиасы бу һәлакәт шул исәптән начар һава торышы аркасында да килеп чыккан булырга мөмкин дип язды, ул тирәдә көчле томан булуы әйтелде.
  • Шул ук вакытта IRNA агентлыгы боралак техник төзексезлек аркасында килеп төшкән булырга мөмкин, дип яза. Иран кырыс халыкара чикләүләрдә, илгә шул исәптән Көнбатышта җитештерелгән авиатехника сату да тыелган.
  • Президент утырган Bell боралагы Америкада җитештерелгән, мөгаен аны чикләүләрне урап узып сатып алганнардыр һәм ул тиешле техник күзәтүләрне үтә алмагандыр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG