Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранга каршы чикләүләр яңартыла


Иран атом программасы аркасында туган каршылыкны хәл итү өчен БМО тарафыннан тәкъдим ителгән соңгы халыкара планны кире какты.

Иранның атом тырышлыклары халыкара җәмәгатьчелектә башыннан бирле зур каршылык тудыра. Көнбатыш илләре Иранны атом коралы җитештерүдә кулланачак дигән шик белдерә.

Иранны уран баету тырышлыкларыннан туктату максатында хәзергечә төрле басымнар, чикләүләр булды. Ахырда бу каршылыкны чишү юлында БМО тәкъдим ясаган иде.

Ләкин Обама соңгы ясаган чыгышында Тәһранның Халыкара атом энергия идарәсе тәкъдимен дә кире кагуын ачыклады. АКШ Иранның атом тырышлыкларын туктатып, аны халыкара таләпләргә буйсындырырга карарлы.

Шул уңайдан Америка башлыгы Обама Көньяк Корея сәфәре вакытында БМО иминлек шурасының уран баетуны туктату турындагы таләбенә каршы килгән Тәһранга яңа җәзалау чаралары күреләчәген әйтте.

"Киләсе атналарда Иран каршында җитди торуыбызны күрсәтәчәк планнар булдырачакбыз", диде.

Обама бу чыгышы белән чикләүләрне яңартуны күз алдында тотты. Ләкин шул ук вакытта проблеманы дипломатик юллар белән чишү мөмкинлеге чикләнми.

АКШ рәсмиләре Обаманың җәзалау адымнары турында ачык бәян итмәве дипломатик сөйләшүләр өчен әле мөмкинчелек булуын күрсәтә дип фаразлый.

Халыкара атом энергиясе идарәсе, атом ягулыгы буларак кулланылачак баетылган уранны Русиядән алуны тәкъдим иткән иде. План буенча Иран ураны Русиядә эшләнергә тиеш.

Ләкин Иран тышкы эшләр министры Манучеһр Моттаки, идарә тәкъдим иткән планнын кабул ителерлек булмавын, аның тигез шартларда каралырга тиеш булуын әйтте.

"Бу тәкъдимне кабул итә алмыйбыз, чөнки без 3.5 % баетылган уранны 20 % уран ягулыгына алыштыруны сорамадык. Алар мондый мәсьәләне күтәрде, безгә ничек кирәк, шулай сөйләдек", диде Моттаки.

Моттаки ихтимал чикләүләр турында исә: "Без аны бик җитди кабул итмибез. Чикләү дигән сүз 1960 һәм 1970 еллардагы бер термин буларак кулланыла иде. Һәм алар моны соңгы 4 елдан бирле сөйләп килә. Хатаны кабатламаска кирәк, ләкин бу аларның эше", диде Иран тышкы эшләр министры.

АКШка беректәш илләр чикләүләрне яңарту мәсьәләсендә килешә. БМОдагы көнбатышлы дипломатлар да көтелгән дүртенче чикләүләр турында тиздән җыен уздырырга әзерләнә.

Ләкин БМО дипломатлары чикләүләрнең Иранның энергия тармагына кагылмаячагын әйтә. Бу очракта энергия өлкәсендә зур бәйләнеше булган Кытай белән Русиянең бу карарны вето итүе ихтимал.
XS
SM
MD
LG