Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көнбатышны сайлау нәтиҗәсе шикләндерә


Оппозиция һәм кеше хокукларын яклаучылар сайлаy вакытта хәрәмләшү булуын алга сөрә. Халыкара җәмагатьчелек исә Иран президент сайлавы нәтиҗәләренә сак белән карый.

Иран оппозициясенең президент сайлавында хәрәмләшү булуын белдергәннән соң, Тәһран урамнарында каршылык чаралары узды.
Халыкара җәмәгатьчелек исә нәтиҗәләрне салкын канлык белән күзәтә.

Вашиңтон нәтиҗәне таный

Якшәмбе көнне АКШ вице президенты Җо Байден, Вашингтонның сайлау нәтиҗәләрен тануын билдерде. Ләкин ул сайлау нәтиҗәләре турында NBC телевидение каналына биргән әңгәмәсендә, тавышларның ничек саналуы турында "әлегә түгәл мәгълүматыбыз юк" дип әйтте.


"Тавышларның дөрес саналуы турында шикләр бар. Әмма әлегә рәсми белдерү ясап булмый, бөтен процессны күзәтеп чыгарга керәк", диде ул.

Шулай ук Байден, сайлау нәтиҗәләре нинди генә булуга карамастан, Вашингтонның Тәһран белән яңа сөйләшүләр башлау сәясәтеннән баш тартмаячагын әйтте.

АКШ хакимияте Тәһран белән белән булачак сөйләшүләр ярдәмендә Тәһранны атом коралы җитештерүдән тыярга, Якын көнчыгышта Хәмас һәм Хизбулла кебек террорчы төркемнәрне яклауны туктатырга өмет итә.

Иран белән атом кораллану турында сөйләшү эшенә керешкән Европа Берлеге дә сайлау нәтиҗәләрен сак күзәтә.

Европа Берлегенә җитәкчелек иткән Чехия исә, сайлау вакытында хәрәмләшү булуы турындагы белдерүләрнең борчылу уятуын әйтте.

Бүген Берлек тышкы эшләр министрлары җыенында Европа Берлегенең тышкы сәясәт өчен җаваплы югары вәкиле Һавиер Солана Иран сайлавына карата фикерен болай әйтте:


"Соңгы вакытта Тәһрандагы каршылыклар турындагы хәбәр һәм күренешләр мине бик борчый. Мин ахыр чиктә халыкның теләгенә хөрмәт күрсәтелер дип өметләнәм. Шулай да, Иран халкы һәм аларның җитәкчеләре белән булган мөнәсәбәтне дәвам иттерергә телебез", диде.

Европа илләре көчле тәнкыйть белдерә

Әйтергә кирәк, Берлек эчендәге илләр арасында сайлау нәтиҗәләренә карата реакция тагын да көчлерәк булды.

Британия тышкы эшләр министры Давид Миллибанд, бүген Брюссельдә ясаган чыгышында Лондонның реакциясен телгә алды.

"Иранда сайлаудан соң күрелгән чаралар бик җитди борчлу уята. Ирекле һәм гадел узарга тиеш сайлауда тавышларның саналуы турында зур шик тууы ил халкында кайгы тудыра", диде ул.
XS
SM
MD
LG