Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оппозиция хөкүмәткә каршы е-сугыш башлый


Иран президентын сайлаган вакытта хәрәмләшүләр булуын алга сөргән оппозиция вәкилләре хакимият басымына җавап итеп, эшчәнлеген интернетта дәвам итә.

Иран хакимияте сайлауда хәрәмләшү булуы турында мәгълүмат тараткан оппозициягә каршы контроль чараларын арттырганда, оппозиция протестларын урамнардан интернет кырына юнәлдерә башлады.

Хакимият оппозиция мәгълүматларын тыярга тырыша, ләкин оппозициянең интернетта утырган яшь активистлары соңгы вакытта хакимият күргән чараларга караганда бер адым алда бара. Яшьләр сайлауның дөрес узуын алга сөргән хакимиятнең сәхифәләрен тоткарлап, халыкара аралашу чилтәре facebook һәм twittег кебек сәхифәләрдә хакимият белдерүләренә каршы мәгълүмат тарата.


Авторитар хакимиятләрдә интернет технологиясенең тәэсире турында тикшерүләр алып барган Нью- Йоркта урнашкан Open Society институты оешмасыннан Евгений Морозов Ирандагы интернетта барган протест чаралары үз фикерен белдерде.

"Интернетта утырган кешеләр шәхси тырышлыклары белән яисә төркемнәр җыеп хакимият яклы сәхифәләргә каршы төрле исемнәр астында һөҗүмнәр оештыра. Күпләр тарафыннан каралган бу сәхифәләргә үз трожан вирусларын эләктереп мәгълүматны кешеләргә шуның аша тарата", ди.

Интернеттагы оппозиция активистлары һөҗүмнәрен хөкүмәт яклы мәгълүмат сәхифәләреннән башлый. Дәүләт карамагындагы Фарси хәбәр агентлыгыннан алып, президент сәхифәсенә кадәр.

Дәүләт сәхифәләренә һөҗүмнәр шулай ук Эстония һәм Грузиядә дә булган иде. Һөҗүмнәрнең башта Кремль тарафыннан оештырылуы алга сөрелсә, соңыннан аның кремль яклы кешеләр тарафыннан булдырылган "Ботнет" аша таралуы әйтелде.


Ләкин Иран мисалында интернет һөҗүмнәре башка төстә дәвам итә. "Ботнет"та кешеләрнең компьютерына эләккән вирус кулланучы сизмәстән сигналлар җибәреп дәүләт сәхифәләрен тоткарлады. Ләкин Иранда хәбәрне алган һәрбер кеше каршылык чарасында үз теләге белән катнаша.

Иранда хакимиятнең мәгълүматны чикләвенә каршы оппозициянең бердән-бер чарасы интернетны куллану. Чөнки илдә чит ил мәгълүмат чаралары токарлана, сайлауга каршы хәбәрләр һәм рәсемнәр интернеттан алына. Бу очракта халыкның үзара аралашу әсбабы булган "смс" хәбәрләшү дә вакытлыча туктатылгач, халык күбрәк халыкара аралашу чилтәрләренә юнәлә башлады.

Шулар арасында "twittег"ны әлегә хакимиятнең тоткарларга көче җитми. Оппозиция моннан файдаланып, хәзер үз тарафдарлары белән аралашу, протест чаралары турында соңгы мәгълүмат һәм чакыруларны "twittег" аша тарата.
XS
SM
MD
LG