Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ирандагы азчылык азәриләр үз хокуклары өчен көрәшә


Иран халкының бер өлешен этник төркемнәр тәшкил итә. Аларның иң зурысы исә төрки телле азәриләр. Азәриләрнең саны күп булса да, Иранда аларның үз телендә мәктәпләре юк, үз басмалары эшләми. Үз хокукларын яклаганнар исә сәяси басымнарга дучар була.

74 миллион халкы булган Иранда халыкның зур бер өлешен азәриләр тәшкил итә. Ягъни алар фарсылардан соң Ирандагы иң зур этник төркемнәрнең берсе. Алар күпчелектә Тәбриз, Әрдәбил һәм Урумия төбәкләрендә яши. Тәһранда да аларның саны шактый һәм икътисади базарның зур өлеше алар кулында. Мисал өчен, илдәге иң зур чит ил базарының Тәбриз тирәсендә җәелүен искә алганда, азәриләрнең үз төбәкләрен сәүдә үзәгенә әйләндерүе күзгә чагыла.

Ирандагы азәриләр шулай ук тирән тарихка ия. 10 гасырдан 1925 елга кадәр, ягъни зур азәри Качар ханлыгының Британия ярдәмендә фарсылар тарафыннан җимерелгәнчегә кадәр, Иранда еш кына контрольне үз өстенә алды. Бу ханлык 1928 елда Советларга җиңелде.

Азәриләр соңыннан 1945-46 елларда үзәге Тәбриздә булган яңа дәүләт төзергә дә теләде. Ләкин бу тырышлыклар җавап бирмәде. Алар 1946 елдан соң Иран астында азчылык халык буларак яшәргә ризалашты.

Ассимиляция куркынычы

Тәһрән хакимияте астында бары тик aзәриләр генә этник төркем түгел. Илнең 40% тәшкил иткән фарсылардан кала, 15тән артык этник төркем бар. Бу халыкларның милли мәдәни хокуклары, Иран конституциясенең 15 маддәсендә телгә алына. Туган телләре фарсы булмаган халык мәктәптә бары тик фарсы телендә генә укытылса да, бу халыклар үз телләрен һәм әдәбиятен өйрәнергә, телевидение һәм радиода тапшырулар алып барырга хокукы бар.

Ләкин бу канунның үтәлешенә килгәндә, вәзгыять башкача. Фарсы теленнән кала, азчылык телләрен укытуда зур проблема бар.

Икенчедән, фарсы телендә булмаган мәгълүмат чаралары зур контроль астында. Шул исәптән азчылык халык үз телләрен куллану һәм укытуда проблемаларга дучар була. Мәдәни хокуклары өчен көрәшкәннәр исә кыерсытылып, төрмәгә утыртыла.

Хәзерге көндә исә бу халык үз милли хокукларыннан мәхрүм ителә, Иранда фарсы булмаганнарга каршы басымнар арта бара.

"Азчылык хокукларын оппозиция дә якламый"

Иранда кулга алынган азәри активистлары хокукларын яклаучы рәсми Яшар Һәкапур: "Иран халкының зур өлешен тәшкил иткән азчылыклар, башта азәриләр, аннан көрд, төркмән һәм гарәпләр үз хокукларыннан мәхрүм. Иран хакимияте генә түгел, оппозициядәге фарсы зыялылар да аларның хокукларына каршы тора. Шундый зур күләмдәге азчылыкларның бернинди хокукка ия булмавы, әлбәттә 21нче гасырда көлкеле", ди.

Азәриләр моңа битараф түгел. Алар хокукларын яклап зур чаралар күрә. Нәтиҗәдә йөзләгән кеше кулга алына, төрмәгә утыртыла. Узган айда гына 50гә якын кеше кулга алынган.

Азәриләрнең тел хокукларыннан кала башка хокуклары да кыерсытыла икән. Дәүләт рәсмиләре һәм фарсы зыялылар соңгы вакытта милләтче хәрәкәтне арттыра. Азәриләр милләтче кыерсытуга дучар була. Моннан кала икътисади өлкәдә дәүләт инвестецияләрне бары тик фарсылaр торган җиргә тартырга тырыша. Шулай итеп, азчылыкларның икътисади мөмкинчелеге көннән-көн тарая.
XS
SM
MD
LG