Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда “Твиттер инкыйлабы”: миф һәм чынбарлык


Бер ел элек бу көннәрдә Иранда урам җыеннары шаулый иде. 12 июнь президент сайлауда Мәхмүт Әхмәдинеҗад җиңде дип игълан ителгәннән соң, меңләрчә кеше урамга протест белдерергә чыкты. Халыкны тиз арада туплау өчен интернеттагы Facebook, Твиттер кебек социаль челтәрләр кулланылды, дип хәбәр ителде. Мәгълүмат чаралары моңа хәтта “Твиттер инкыйлабы” дигән исем бирде. Чынбарлыкта ничек булган соң?

Иран активистлары әйтүенә караганда, чынбарлыкта Иранда бернинди дә “Твиттер инкыйлабы” булмаган. Facebook, Youtube кебек интернет хезмәтләре каршылык чаралары турында хәбәрләрне дөньяга җиткерү, үзара хәбәрләшү өчен әле күпмедер дәрәҗәдә кулланылган.

Ләкин урам җыеннары турындагы хәбәрне халык бер-берсенә гадәти юл белән, кешедән-кешегә, туганнан-туганга, таныштан-танышка үзе тараткан. Заманча элемтә чараларыннан СМС кулланылган, анысы да хөкүмәт телефон челтәрен томаламаганда. Хәбәр җиткерүнең тагын бер чарасы – иярчен телевидениесе булган.

Ирандагы урам җыеннарына бер ел

x
Ирандагы урам җыеннарына бер ел
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:20 0:00
Ирандагы танылган блоггер, үзе дә протест чараларында катнашкан Алириза Ризаи радиобызга әйтүенчә, халыкны интернет челтәре туплаган дип әйтү дөрес түгел, чөнки урамдагы халыкның зур өлешенең интернетка керү мөмкинлеге юк иде. Халык үзен үзе оештырды, ди Ризаи.

“Иң башта Яшел хәрәкәт бөтенләй юк иде. – ди Ризаи. – Ягъни, бу кемдер уйлап чыгарган һәм оештырган нәрсә булмады. Урамда, эш урынында һәркем берүк нәрсә турында сөйләгәч, халык үзеннән үзе оеша башлады.”

Сайлау нәтиҗәләре игълан ителгәннән соң иранлылар урамга чыгып “Минем тавыш кайда?” дигән оран сала башлаган. Кич җитүгә “Аллаһ Әкбәр”, “Диктаторга үлем” дигән сөрәннәр яңгыраган.

Урамнарда халыкның саны арта барган. Бу санның артуына хөкүмәт үзе дә өлеш керткән. Тыныч кешеләргә каршы тупас көч кулланып, үзенә карата нәфрәт хисләрен тагы да арттырган. Протест белдерүчеләр иминлек көчләренең аларга каршы көч куллануын, кыйнауларны кесә телефонына төшереп Youtube’ка элгән. Кешеләр моны күреп, бер-берсенә тарата башлаган.

Неда исемле ханым турында Youtube видеосы сурәте
Әйтик, Неда Солтанның Тәһран урамында үлгәнчегә кадәр кыйналу күренешен интеренетта миллионнарча кеше караган. Неда ханым оппозиция хәрәкәтенең символына әйләнде.

Иранда бәйсез мәгълүмат чаралары юк, Көнбатыш чаралары тыелган. Нәтиҗәдә, мәгълүмат чарасы вазыйфасын халык үз өстенә ала. Оппозициядәге Яшел хәрәкәт “Һәр кеше – мәгълүмат чарасы” дигән шигарь күтәреп чыга.

Шулай, Иранда “халык журналистикасы” туа. Тәһран урамнарында көч куллану, кан кою, янган машиналар күренешләре Youtube аша бар дөньяга тарала.

Ирандагы хәлләрне дөньяга җиткерүдә Facebook'ның да өлеше бар. 2006 елдан бирле ул Иранда тыелган хәлдә иде. Ләкин сайлауга берничә ай кала рәсмиләр аны кабат рөхсәт итә.

Твиттерга килгәнда, мәгълүм булганчә, кайбер белгечләр Твиттерга, Иранга керткән өлеше өчен, хәтта Нобель бүләге бирергә тәкъдим иткән иде.

Ваһид Онлайн исемле Иран активисты сүзләренчә, Твиттерның Ирандагы өлеше артык күпертелә. Твиттер Иранда беркайчан да популяр булмады, ди ул, шуңа күрә Иранда “Твиттер инкыйлабы” булды дип әйтү дөрес түгел.
XS
SM
MD
LG