Accessibility links

пәнҗешәмбе, 21 сентябрь 2017, Казан вакыты 08:19

Гыйракка халыкара көчләр керүгә ун ел

Ун ел элек 2003 елның 19 мартында Гыйракка АКШ җитәкчелегендәге халыкара көчләр керде. Нәтиҗәдә Сәддам Хөсәин тиз арада хакимияттән бәреп төшерелде. Бу фотогалереядә халыкара көчләр кергәнче, кергәндә һәм кергәннән соң төшерелгән фотолар зур үзгәрешләр кичергән Гыйрак фотолары белән чагыштырырла.
күбрәк күрсәт

Сулда: 2003 елның 21 мартында АКШ бомбалаулары барганда Багдадтагы президент сараеннан төтен күтәрелә. Уңда: 2013 елда Фәлестин отеле түбәсеннән Багдадның Фардус мәйданы күренеше.
1

Сулда: 2003 елның 21 мартында АКШ бомбалаулары барганда Багдадтагы президент сараеннан төтен күтәрелә.
Уңда: 2013 елда Фәлестин отеле түбәсеннән Багдадның Фардус мәйданы күренеше.

Сулда: 2003 елның 5 ноябрендә Багдадның Абу Граиб бистәсендә укучы кызлар юл аша чыга. Уңда: 2013 елның 4 февралендә хатын-кызлар һәм балалар Багдадтагы күңел ачу паркында көймәдә йөзә.
2

Сулда: 2003 елның 5 ноябрендә Багдадның Абу Граиб бистәсендә укучы кызлар юл аша чыга.
Уңда: 2013 елның 4 февралендә хатын-кызлар һәм балалар Багдадтагы күңел ачу паркында көймәдә йөзә.

Сулда: 2004 елның 25 октябрендә Рамади шәһәрендәге тикшерү капкасында АКШның хатын-кыз хәрбие көрд хатынын тикшерә. Уңда: 2013 елның 9 февралендә чәчтарашчылар бәйгесендә катнашучылар янында кораллы сакчы тора.
3

Сулда: 2004 елның 25 октябрендә Рамади шәһәрендәге тикшерү капкасында АКШның хатын-кыз хәрбие көрд хатынын тикшерә.
Уңда: 2013 елның 9 февралендә чәчтарашчылар бәйгесендә катнашучылар янында кораллы сакчы тора.

Сулда: 2003 елның 24 октябрендә Багдадта иске бер машина Уңда: 2013 елның 8 февралендә мотоцикллар тамашасы
4

Сулда: 2003 елның 24 октябрендә Багдадта иске бер машина
Уңда: 2013 елның 8 февралендә мотоцикллар тамашасы

Сулда: Радикал шыгый дини җитәкче Моктада әс-Садрның Мәһди гаскәре әгъзасы һәм дин әһеле 2004 елның 7 апрелендә АКШка каршы демонстрацияне күзәтә. Уңда: Шул ук дин әһеле 2013 елның 5 февралендә үз өйендә. Диварда аятулла Мөхәммәт Садыйк әс-Садр сурәте.
5

Сулда: Радикал шыгый дини җитәкче Моктада әс-Садрның Мәһди гаскәре әгъзасы һәм дин әһеле 2004 елның 7 апрелендә АКШка каршы демонстрацияне күзәтә.
Уңда: Шул ук дин әһеле 2013 елның 5 февралендә үз өйендә. Диварда аятулла Мөхәммәт Садыйк әс-Садр сурәте.

Сулда: 2003 елның 20 мартында АКШ хәрбиләре президент Сәддам Хөсәиннең берничә якын кешесен өйләренә килеп кулга ала. Уңда: 2013 елның 7 февралендә туй өчен бизәлгән машинада килен утыра.
6

Сулда: 2003 елның 20 мартында АКШ хәрбиләре президент Сәддам Хөсәиннең берничә якын кешесен өйләренә килеп кулга ала.
Уңда: 2013 елның 7 февралендә туй өчен бизәлгән машинада килен утыра.

Сулда: 2004 елның 12 ноябрендә АКШ хәрбие сугышчы дип шикләнелгән бер кешенең күзен бәйли. Уңда: 2013 елның 9 февралендә Багдадтагы чәчтарашлар бәйгесендә сәхнәдә күзе бәйләнгән чәч кисүче.
7

Сулда: 2004 елның 12 ноябрендә АКШ хәрбие сугышчы дип шикләнелгән бер кешенең күзен бәйли.
Уңда: 2013 елның 9 февралендә Багдадтагы чәчтарашлар бәйгесендә сәхнәдә күзе бәйләнгән чәч кисүче.

Сулда: 2002 елның 17 октябрендә Багдадтагы плакатлар ясау ширкәте керешенә эленгән Сәддам Хөсәин плакаты. Уңда: 2013 елның 2 февралендә Багдадның Рәшит урамындагы келәм кибете. Күп кенә келәмнәрдә шыгыйлар бик хөрмәтли торган Хөсәин имам сурәте.
8

Сулда: 2002 елның 17 октябрендә Багдадтагы плакатлар ясау ширкәте керешенә эленгән Сәддам Хөсәин плакаты.
Уңда: 2013 елның 2 февралендә Багдадның Рәшит урамындагы келәм кибете. Күп кенә келәмнәрдә шыгыйлар бик хөрмәтли торган Хөсәин имам сурәте.

Сулда: 2003 елның 12 мартында Гыйракны якларга әзерләнүче ихтыярилар махсус көчләр хәрби лагерында күнегү үтә. Уңда: 2013 елның 13 февралендә Багдадның сөнниләр яши торган Әдһәмия бистәсендәге Шәһитләр зиратында билгесез ике гарәп сугышчысы каберләре.
9

Сулда: 2003 елның 12 мартында Гыйракны якларга әзерләнүче ихтыярилар махсус көчләр хәрби лагерында күнегү үтә.
Уңда: 2013 елның 13 февралендә Багдадның сөнниләр яши торган Әдһәмия бистәсендәге Шәһитләр зиратында билгесез ике гарәп сугышчысы каберләре.

Сулда: Гыйракка каршы БМО чикләүләре чорында 1998 елның 16 февралендә бер кыз бала уенчык машинада йөри. Уңда: 2013 елның 4 февралендә Багдадтагы күңел ачу паркында бер хатын-кыз уенчык машинада йөри.
10

Сулда: Гыйракка каршы БМО чикләүләре чорында 1998 елның 16 февралендә бер кыз бала уенчык машинада йөри.
Уңда: 2013 елның 4 февралендә Багдадтагы күңел ачу паркында бер хатын-кыз уенчык машинада йөри.

Сулда: 2003 елның 25 гыйнварында Сәддам Хөсәин сурәте пыяласында хатын-кызлар чагыла. Уңда: 2013 елның 4 февралендә Багдад үзәгендә Каррада бистәсе урамындагы бер көзгедә узып баручы хатын-кызлар чагылышы.
11

Сулда: 2003 елның 25 гыйнварында Сәддам Хөсәин сурәте пыяласында хатын-кызлар чагыла.
Уңда: 2013 елның 4 февралендә Багдад үзәгендә Каррада бистәсе урамындагы бер көзгедә узып баручы хатын-кызлар чагылышы.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG