Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә хәдис реформасы


Төркия диния нәзарәте моннан ике eл элек “Пәйгамбәрдән безнең чорга сүзләр” исемле яңа проект башлап җибәрде. Проект быeл тәмамланырга тиеш. Бу хәдис аңлатмалары җыeнтыгы шулай ук бөтен ислам илләренә китап һәм интернет сәхифәсе аша таратылачак.


Әлеге проект пәйгамбәр хәдисләрен хәзерге чор шартларын, заман таләпләренә туры китереп гыйлми кысаларда яңадан аңлату максатында башкарыла. Проектта 23 дин факультетыннан 100 галим эшли. Ләкин хәдисләрне “яңадан аңлатып бирү” дигән сүз ислам дөньясында һәм көнбатышта тавыш куптарды.

Тһе Guardian газетасы бу хәбәрне “Төркия исламга 21 гасыр кыйммәтләрен кертү эшен башлады” исеме белән дөнья күргән язмасында, проектта “шәригать хокукын яңадан язып чыгу һәм Коръәнне заманчарак аңлату” максаты куeла диелә.

Ислам динен көнбатыш кыйммәтләре белән берләштерү күз алдында тотыла дигән хәбәрдә, бу чараны АК партиясе хөкүмәте һәм Тайиип Эрдоган җитәкли диелгән.

Хәбәрдә шулай ук “эчтәлеге бай булган проект эше күп eлларга сузылуы ихтимал” дигән фаразлар да китерелә.

Finacial Тimes исә проектның бетү тарихы 2008 eлны истә тотып, “Пәйгамбәргә заманчарак яңа караш булдыру эше тәмамлана” дигән хәбәрендә, Төркиядә алып барылган бу проект көнбатыш һәм ислам дөньясында күп тавыш куптарачак” дип фаразлый.

Үзгәреш кертү тырышлыгы шәригать канунлары белән беррәттән хатын-кызларга карата көч куллану рөхсәт иткән кайсы бер хәдисләрнең дә яңадан анлатырга максат куeла дип белдерә. Диния нәзарәте башлыгы ярдәмчесе Мәһмәт Гөрмезнең, яңадан аңлату белән, белемгә һәм тарихи хакыйкатьләргә тәңгәл китереп, төрекләргә якынрак итеп аңлату максат куeлды дигән сүзләренә урын бирелә.

Тһе Daily Telegraph газетасы да хәдисләрне яңадан заманчарак итеп аңлату тырышлыгын “зур инкыйлап юнәлеше” буларак атады.

Газетә макаләсендә: “НАТОдагы бердәнбер мөселман иле һәм глобаль террорчылык белән көрәштә мөһим бер беректәш булган Төркиядә хәдисләрне заманчарак итеп аңлатма кертү эше, АКШ тәэсерендә эшләнүе ихтимал, шулай ук бу гамәл радикаллар белән көрәш планының да бер өлеше булырга охшаган” дигән фаразларга басым ясады.

Көнбатышта чыккан бу хәбәрләргә Төркия Диния нәзарәте реакция күрсәтте. Нәзарәт башлыгы профессор Мәһмәт Гөрмез, эшнең ялгыш аңлашылу турында сөйләп, проектнең эчтәлеге турында аңлатма бирде:


Нәзарәт башлыгы сүзләренчә проект 3 темага бүленгән:

- Пәйгамбәр әйткән сүз дип күрсәтелгән, ләкин чынлыкта дөрес булмаган хәдисләрне чүпләү

- Ялгыш аңлатма бирелгән хәдисләрне дөрес итеп аңлату

- Дөрес аңлатылган хәдисләрне заман таләпләренә туры китереп аңлату


Ягъни дин терминологиясе белән проект максатын ике сүздә: шәрех (бер китапның яисә сүзнең ачыклап аңлатылуы) һәм тасхих (төзәтү, редакцияләү) дип әйтергә була.

Төркия Диния назәрәте журналистларның мәсьәләне аңламавы яисә аңлар өчен киңәш итәрлек кешеләргә мөрәҗәгать итмәве сәбәбле проектнең ялгыш аңлашылганын белдерде.

Проект әгьзаләреннән Әнкара университетының дин факультеты профессоры, нәзарәт башлыгы сүзләренә кушылып мондый аңлатма бирде:

“Хәдисләрне аңлатканда хаталар туа. Шуңа без аларны хәдис фәне һәм яңа методлар аша заманчарак аңлатырга җыeнабыз.”

Кайсыбер дин галимнәре бу проектның яңа бер әйбер булмавын, бары тик хәдисләрне заманча аңлату методы булуына ышана. Шулардан берсе үзбәк галиме имам Абидхан Кари Назаров:

“Хәдисләргә яңадан аңлатма кертү дигән сүз бик зур вакыйга кебек күрсәтелә, бигрәк тә көнбатыш матбугаты моны болай күрсәтте. Ләкин минем уйлавымча, бу хәл заман таләпләре ихтияҗыннaн чыгып эшләнгән бер нәрсә. Бу эш (диндә ул "шәрех" дип aтaлa) һәр гасырда яңадан башкарыла ала. Коръән һәм хәдисләргә төрле вакытларда яңа аңлатмалар кертү ихтыяҗы туган. Заман үзгәрә, кешеләрнең карашы да үзгәрә, моның бернинди дә табигый булмаган җәһәте юк.”

Ләкин Лондонда урнашкан Chathlam House үзәге әгьзасе Фаади Һакура бу эшнең барыбер игътибарга лаeк булганын алга сөрә:

“Төркиядә бу проектне хөкүмәтнең яклавын күз алдында тотсак, моның инкыйлап дәрәҗәсендә бер үзгәреш булуын күрәбез. Ул тәртипле бер системдә һәм киң колачлы итеп әзерләнә. Исламда яңадан аңлатмалар кертү яңа әйбер булмаса да, аның Төркия тарафыннан системлы буларак башкарылуы чыннан да революциягә тиң.”

Проектнең көнбатыш дөньясында кызыксыну уятуының төп сәбәбе - бу эшнең Төркия тарафыннан башкарылуы булгандыр, мөгаен. Чөнки Төркия дөньяви үзенчәлеге булган бер ил. Төркиядә дәүләт эшләре белән дин бер-берсеннән аерылган. Төркиядә секуляр җөмһүрият төзелгәннән бирле заманча тормыш белән ислам арасында баланс гел сакланып килде. Ягъни башка ислам илләре белән чагыштырганда бу ике үзенчәлек тигез шартларда бергә яшәде.
XS
SM
MD
LG