Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Төркиядәге дини мәгарифне өйрәнә


Төркиянең "Акшам" газетының бу атнада чыккан хәбәрендә, Русиядән килгән махсус бер төркемнең Төркиядәге дин дәресләренең ничек укытылганын өйрәнеп китүен язып чыкты. Русия яңа елда 100 укучысын дин дәресләрен үзләштерү өчен Төркиягә җибәрәчәк.

Төркиянең "Акшам" газетында дөнья күргән хәбәрдә, "Мәскәү социалист режимның җимерелүеннән соң 20 ел үткәч, Төркиянең "Имам хатыйп" лицейларын өйрәнү максатында Анкарага мөрәҗәгать итте", диелә. Имам хатыйп лицейлары Төркиядә заманча фәннәр белән бергә өстәмә дин дәресләре дә укытылган мәктәпләр. Заманында имам хатыйпларны укыту максатында ачылган бу мәктәпләрдә укып чыккан шәкертләр дини һәм дөньяви фәннәрне бергә үзләштерә.

Газет хәбәренә караганда, Русия рәсмиләре охшаш модельне Русиядә дә булдырырга тели икән.

Русия фән һәм мәдәният министрлыгының рәсми хисабына күрә, Русия халкының 20%ын тәшкил иткән мөселманнарның саны алдагы 25 ел эчендә 51%ка җитәчәк. Әлеге күренеш Русия хакимиятен хәзердән үк чаралар күрергә этәргән. "Русия Төркиянең дөньяви дин мәгарифен өйрәнү өчен күптән түгел үз төркемен җибәрде һәм алар Анкарада рәсми сөйләшүләр алып барды. Русия таләбе буенча Имам хатыйп мәктәпләре турында тәфсилле мәгълүмат Мәскәүгә җибәрелде", дип язып чыкты Төркиянең "Акшам" газеты.

Русия рәсмиләренең бу эшлекле сәфәре Төркиядә, "Русия 25 елдан соң ил халкының яртысы мөселман булачагын күзаллап илдәге дин мәгарифен үстерү өчен чаралар күрә башлады" дигән фараз тудырды.

Мәгариф һәм Диния нәзарәте вәкилләре белән очрашкан төркем вәкилләре арасында Русия президентының дин эшләре буенча киңәшчесе Алексей Гришин да булган.

Русия 100 укучысын Төркиягә җибәрә

Төркиягә рәсми сәфәр белән килгән Русия вәкилләренең илдә арта барган мөселман халкының ихтыяҗына җавап бирер өчен быел икенчесе ачылган Русия Ислам университеты турында Төркиядәге рәсмиләргә мәгълүмат биргән. Төркем шулай ук Русиядә төрле университет һәм башка уку йортларыннан укып чыккан мөселманнарга Төркиядә дин дәресләре укытылуын сораган.

Төркия мәгариф министрлыгы, Дини эшләр министрлыгы һәм Диния нәзарәте оешмасы рәсмиләре белән очрашуда Русия вәкилләренең бу таләбе Төркия тарафыннан кабул ителгән. Ике ил арасында кабул ителгән килешү нигезендә, Русия Ислам университетыннан укып чыккан 100 укучы 2010 ел башында Анкарага килеп, Төркия диния нәзарәте карамагында дин дәресләрен өйрәнәчәк.

Беренче төркем укуын тәмамлап кайту белән икенче төркем Анкара җибәреләчәк дип белдерелә. Русиядәге укучыларны укыту максатында соңыннан Төркия диния нәзарәте үз укытучыларын Русиягә җибәрәчәк икән.

Илдәге мөселман балаларның "талибан идеологиясе" кебек экстремист юнәлештә үсүен теләмәвен белдергән Русия вәкилләре, дөньяви дәүләтчелеге һәм имам хатыйп лицее моделе сәбәпле, ислам илләре арасында дини ярдәм өчен Төркияне сайлауларын әйткән.

Bartholomeos: "Чармыхка тартылган кебек хис итәм"

Төркиянең проваслав грек патриархы Бартоломеос християннарның Төркиядә үзләрен икенче сыйныф ватандаш буларак хис итүен әйтте. Американың CBS ТВ каналына биргән әңгәмәсендә провaслав башлыгы, "60 минут" дип аталган программда бер төрек ватандашы буларак илдәге барлык хокуклардан файдалана алмавын әйтте.

"Кайвакытта чармыхка тартылган кебек хис итсәк тә, яшәргә омтылабыз. Без 17 гасыр дәвам иткән бу вазыйфаның нигезе монда дип уйлыйбыз", дип белдерде патриарх.

Патриархның бу сүзләре Төркиядә шактый каршылык тудырды. Американың CBS ТВ каналында сөйләшкән патриарх дин вәкилләрен укыту мәсьәләсе турында зарланды.

Төркия читтәге төрекләр министрлыгын оештыра

Төркия хөкүмәте илдән читтә яшәүче 5 миллионлап төрек белән шөгыльләнәчәк яңа министрлык оештырырга карар итте.

Хөкүмәт сүзчесе Җәмил Чичәк: “Күп еллар дәвамында Төркия әрмән, грек һәм башка лоббиларның басымына дучар булып килде. Көчле төрек лоббисын булдырырга вакыт җитте”, диде.

Яңа министрлыкның төп игътибары төрекләр күпләп яшәгән илләргә - Германия, Швейцария, Нидерланд, Бельгия, Австрия һәм Франциягә юнәлтеләчәк.
XS
SM
MD
LG