Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара җәмәгатьчелек Израильне тәнкыйтьли


Израиль полициясенең Көнчыгыш Иерусалимдә 50 фәләстинлене өеннән куып чыгарып, яһүдләрне урнаштыруына халыкара җәмәгатьчелек тәнкыйть белдерде.

Узган ел ахырында Фәләстин-Израиль арасында башланган низаг атышларны туктату килешүе белән басылган иде. Низагны яңадан булдырмас өчен исә тарафларга шарт куелды. Якын Көнчыгыш сөйләшүләре килешүендә Израиль Фәләстин җирләренә җәелү сәясәтен туктатырга тиеш иде.

Ләкин Израиль якшәмбедә фәләстинле гаиләләрне өйләреннән чыгарып, алар урынына израильләрне урнаштырды. Израильнең бу адымы АКШ дәүләт секретаре сүзчесе сүзләренә караганда, "тынычлык сөйләшүләре шартларына" каршы килә.

АКШ дәүләт секретаре сүзчесе Меган Матсон ясаган белдерүендә, АКШ җитәкчелек иткән тынычлык планы кысаларында тарафларның үз башына хәрәкәт итүе халыкара җәмәгатьчелек тарафыннан танылмаячак, дип белдерде.

Иерусалим кемнеке?

Израиль Көнчыгыш Иерусалимнең бер өлешен 6 көн дәвам иткән сугыштан соң 1967 елда Үрдүннән алган иде. Израиль шәһәрнең үз җире булуын алга сөрә. Ләкин халыкара җәмәгатьчелек моны танымый. Фәләстинләр исә бу җирләрдә инде буыннан буынга яшәп килә.

Өеннән куып чыгарылган бер фәләстинле вакыйганы болай аңлата:

"Иртәнге сәгать 5:30-да бер төркем махсус көчләр өйгә бәреп керде. Аннары алар өйдәге кешеләрне урамга чыгара башлады. Ярдәм машиналары яраланганнарны хастаханәгә алып китте. Бу бик кешелексез, террорчы бер чара иде", ди ул.

Иерусалимне яһүдләштерү барамы?

Кайбер фәләстинләр кешеләрне үз өеннән кууны - монда яһүдләрне күпчелек итеп күрсәтү омтылшы буларак атый.


"Шәйх җара мәхәлләсендә яһүд оешмалар килеп үз өйләрен төзи. Анда дәүләт 28 кешенең өен кулга алды. Аларның өчесе кире кайтарылды. Без калган өйләрне дә кире алырга омтылабыз. Бу сәяси иҗтимагый һәм канун дәрәҗәсендә бара. Израиль тарафы исә бөтен бу җирләрне алып, иске шәһәр белән берләштерергә һәм бу мәхәлләне тәмам яһүдләштерергә тели”, Иерусалим рәсми шурасы әгъзасы Абдул Кадир.

Иерусалим Фәләстин-Израиль низагының нәкъ уртасында тора.

1967 елдан бирле Израиль бу җирләргә халкын урнаштыра, төзелгән зур мәхәлләдә хәзер 180 мең яһүд яши.
XS
SM
MD
LG