Accessibility links

Кайнар хәбәр

Караджич мәхкәмәгә килмәде


Босния сугышында мөселманнарга каршы геноцид оештыруда гаепләнгән Караджич Һааг мәхкәмәсе утырышында катнашмады.

"Гаепле утырышка килмәде. Шулай ук аны яклаучы да мәхкәмәгә килмәде. Караджич мәхкәмә барышында үз-үзен яклаячагын белдергән иде", диде хәким О-Гон Кон. Шунлыктан мәхкәмә утырышы кичектерелде.

Караджич күпләп үтерү, сугыш һәм геноцид кылу кебек 11 аерым җинаять эшендә гаепләнә.

Караджич хөкүмәтенә каршы булган гаепләүләрнең иң зурысы - 1995 елда 8 мең мөселман босниялене үтерү.

64 яшьлек Караджич 13 ел качып йөргәннән соң былтыр Сербия хакимияте тарафыннан Һааг халыкара мәхкәмәсенә тапшырылган иде.

Караджич үзенә булган барлык гаепләүне кире кагып, мәхкәмәдә адвокатсыз үз-үзен яклаячагын белдергән иде. Ләкин яклау өчен күбрәк вакыт бирелүен таләп иткән Караджич, мәхкәмә биргән вакытны кире кага.

Караджич узган пәнҗешәмбе көнне ясаган белдерүдә, "иң мөһим һәм нәзберек мәсьәлә әзерлексез башлана", дип әйткән иде. Караджич бу белдерүеннән соң утырышны тагын 10 айга кичектерүне сораган иде.

Узган июль аенда Караджич, Югославия сугышы вакытында АКШ арадашчысы Ричард Һолбрук дәүләт эшеннән аерылган очракта, үзенә кагылсызлык статусы бирергә вәгъдә итүен әйтте. Һәм ул мәхкәмә эшен туктатырга сорады. Мәхкәмә аның бу тәкъдимен танымады. Һолбрук исә Караджич әйткән сүзләрнең дөрес булмавын әйтте.

Караджичның мәхкәмә утырышнында катнашмавы, мәхкәмә эшен билгесезлеккә этәрә. Караджичның киләсе атнага кадәр чыгыш ясавы көтелә.

Босния сербларының элекке башлыгы Караджич, мәхкәмә юнәлткән гаепләүләргә рәсми рәвештә җавап кайтармаячагын, ләкин үзенең "гөнаһсыз" булуын исбатлар өчен мәхкәмә белән хезмәттәшлек итә алачагын әйткән иде.

Караджич
1992-95 елларда 100 меңнән артык кеше һәлак булган, 2 миллионнан артык кеше өеннән китәргә мәҗбүр иткән сугышта мөселман босниялеләр, хорват һәм башка серб булмаган халыкларга каршы төрле җинаять эше кылуда гаепләнә.

Краджич шулай ук 1995 елның июлендә Сребреницада 7 меңннән артык мөселман ир-атны күпләп үтерүне оештыруда гаепләнә.

Әгәр Караджич мәхкәмә тарафыннан гаепле табылса, аңа гомерлек төрмә җазасы бирелергә мөмкин.

Караджич 2008 елда Белградта башка исем белән яшеренеп йөргәндә кулга алынды. Аның кулга алынуыннан соң, чиратның генерал Ратко Младичка да киләчәге турында фаразлана. Ләкин шул ук Босния сугышындагы җинаятьчелектә гаепләнгән Младичның әлегә кайда булуы белгесез.
XS
SM
MD
LG