Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда сайлау көне низагы


Kарзаинең август аена планлаштырылган президент сайлавын вакытыннан элек уздыруны тәкъдим итүе илдә һәм халыкара җәмагатчелектә зур бәхәс тудыра.

Узган якшәмбе көнне Әфганстан президенты Карзаи, илдә президент сайлавын иртәрәк уздырырга тәкъдим итте. Бу тәкъдим Әфганстанда иминлек мәсьәләсен тагын көн кадагына куя.

Әлеге сорау ил иминлеген генә түгел, шул ук вакытта террорчылык белән көрәш сәясәтенең киләчәген дә шик астына куйды. Күзәтүчеләр фикеренчә, сайлауның 21 майдан соң уздырылуы контитуциягә каршы килә.

Бәйсез сайлау комиссиясе башлыгы Азизулла Лудин, сайлау вакытын билгеләү канунга туры килергә тиеш ди:
"Сайлау августан да иртәрәк булмас дигән фикер бар иде. Хәзер Карзаи бу тарихны үзгәртергә тырыша. Үзгәртелгән очракта, аның канунга туры килүе бик мөһим."

Сайлау көне низагы

Сайлау көне мәсьәләсендәге каршылыклар гыйнварь ахырыннан ук башланган иде. Ил иминлегендәге җитешсезлек һәм акча таба алмау кебек сәбәпләр аркасында, сайлауны августка кичектерергә карар кылынды. Әлеге карар ил эчендә һәм тышында аңлап кабул ителде.

Ләкин сайлауның авгуистта уздыру карары конституциягә туры килми. Конституция нигезендә сайлау президент мөддәте тәмамланыр алдыннан бер-ике ай алдан уздырылырга тиеш. Карзаи мисалында бу майның 22-се булырга тиеш иде.

Карзаи тарфдарлары, конституциядә каралганча, сайлауны иртәрәк оештыру, хокукый дәүләт дәрәҗәсенен күтәрелүенә ярдәм итә дигән фикердә торганда, оппозиция монын белән килешми.

Оппозиция президент бу карар белән үзенең яңадан сайлану ихтималын арттыра, бик үк танылмаган көндәш намзәтләргә үзләрен таныту өчен бик аз вакыт калдыра, дип тәнкыйть белдерә.

Карзаи карарына тәнкыйть

Хәмит Карзаинең карары АКШ тарафыннан да тәнкыйтьләнде. АКШ Әфганстанга өстәмә хәрби көчләр җибәрергә җыена иде. Сайлау көнен күчерү өстәмә хәрби берлекләр җибәрүне дә кичектерер дигән борчу бар.

Сайлау көнен үзгәртү турында игълан ителгәннән соң, АКШ дәүләт секретары Һиллари Клинтон, Карзаи белән телефон аша сөйләште.

АКШ дәүләт секретары август аеның сайлау өчен иң уңайлы вакыт булуын аңлатырга тырышты.

Обама хакимияте президентлыкка намзәт булган кешеләргә карата бер фикер дә белдермәде. Әфганстанда бәйсез һәм гадел сайлау уздыру АКШ алдында торган иң зур бурычларның берсе булып тора.
XS
SM
MD
LG