Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мэриясе татар телендә балалар пьесалары бәйгесе үткәрмәкче


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Түрәләр татар телендә заманча балалар һәм яшүсмерләр пьесаларына кытлык бар ди.

Казан мэриясе татар телендә балалар пьесалары бәйгесе уздырачак. Иң яхшы эшләр махсус җыентыкка керәчәк һәм театр коллективларына тәкъдим ителәчәк. Җиңүчеләргә акчалата бүләк бирелә. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте, дип яза Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Бәйгегә тиздән гаризалар кабул ителә башлаячак. Гүзәл Сәгыйтова татар телендә заманча балалар һәм яшүсмерләр пьесаларына кытлык бар дигән.

"Без балаларны тәрбияләүдә катнашырга тиешбез. Аларга китаплар, мультфильмнар, фильмнар, хикәяләр кирәк, алар балаларга мәрхәмәтле, акыллы, зур йөрәкле һәм гадел булып үсәргә ярдәм итәчәк", – дигән шәһәр мэры Илсур Метшин.

Күптән түгел Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла бүген татар әдәбиятында төп проблемнарның берсе дип балалар әдәбияты аксавын атаган иде.

— Татар балалар әдәбияты — иң зәгыйфь урын, ул бик түбән дәрәҗәдә, — ди ул. — Скетчларны бәйгеләргә керттек. Мәктәпләргә баргач бездән кыска пьесалар сорыйлар. Балалар өчен язу проблемлы булып кала. Бездә күбрәк өлкәнрәк яшьтәгеләр яза. Яшьләр олыларча язарга омтыла. Безнең яшьтәгеләр балалар өчен язып карый, балаларның нәрсә теләгәнен белмибез, ахрысы. Турысын әйткәндә, пүчтәк әйбер килеп чыга. Скетч бәйгесе номинациясендә жюри өченче урынга бер әсәр тапты. Беренче һәм икенче урынлык әсәр юк иде, дип сөйләде ул.

  • Казан шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова әле моннан берничә ел элек, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрын җитәкләгән чагында ук "Без балалар һәм яшүсмерләр пьесаларына мохтаҗлык кичерәбез", дип белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG