Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа сәяхәт юлы: Петербур-Мәскәү-Казан


Казанның Кирмән урамы. Монда әлегә туристлар сирәк күренә. Күпчелеге башкалада яшәүчеләр.
Казанның Кирмән урамы. Монда әлегә туристлар сирәк күренә. Күпчелеге башкалада яшәүчеләр.

Чит илләргә һәм Русия сәяхәтчеләренә яңа маршрут тәкъдим итә башлады. Татарстан башкаласындагы турист вәкилләре Казанга үзен таныту өчен әле күп көч куярга туры киләчәк, дип белдерә. Шулай да 2010 елда Казанга миллионнан артык турист килер дип көтелә.

Моңа кадәр сәяхәт итәргә яраткан чит ил туристлары Мәскәү белән Петербурны күреп рус мәдәнияте, сәнгате һәм тарихы белән танышып кайтуны хуп күрә иде. Быелның языннан турбизнеста эшләүчеләр тагын бер яңа сәяхәт юлы тәкъдим итә башлады. Сәяхәтчеләр башта Петербур белән танышачак, аннан Мәскәүгә киләләр, ә соңыннан аларны Русиянең өченче башкаласы Казан каршы алачак.
Узган ел Казанга 950 мең турист килгән. Быел миллионнан артыр дип өметләнәләр

“Узган ел Мәскәү, Петербур һәм Казандагы турист оешмалары арасында “Русиянең өч башкаласы” брендын тәкъдим итү килешүе имзаланды”, дип белдерде Иван Кадошников. Ул Казан шәһәре башкарма комитетында тышкы бәйләнешләр һәм турист комитеты рәисе урынбасары булып эшли.

Билгеле булганча, язга таба турбизнестагылар ярминкәләргә җыелып үзләрендәге яңалыкларны тәкъдим итә. Әле күптән түгел генә Берлинда һәм Мәскәүдә үткән чарларда да Казан Русиянең ике башкаласы белән рәттән баскан. Зур итеп “Русиянең өч башкаласы: Мәскәү, Петербур, Казан” дип язып элгәннәр.

Кадошников сүзләренчә, Мәскәү белән Петербурга артык кыймылдыйсы юк. Аларны болай да яхшы беләләр. Ә менә Татарстан башкаласына үзен таныту өчен зур көч куярга туры киләчәк.

Казан – татар башкаласы

Моннан ике ел элек Британиянең TMI ширкәте вәкиле Roger Johnson Казанда туризмны үстерү юнәлешләрен тәкъдим итеп Казан - Русиянең татар башкаласы буларак кына дөньякүләм таныла ала, дип белдергән иде. TMI белгечләре тикшеренүләрдән соң туристларны җәлеп итү өчен әнә шундый нәтиҗә ясады.

Кадошников Берлин һәм Мәскәү ярминкәләрдә Казанны Русиянең ике башкаласыннан үзгә бер урын икәнлеген күрсәтү өчен төрле очрашулар, аерым тәкъдим итүләр үткәрелгәнлеген дә әйтте.

“Чит ил сәяхәтчеләре Русиягә килә бит. Ә Казанда алар рус мәдәниятеннән тыш татар мәдәнияте белән дә танышачак. Православ чиркәүдә генә түгел, ә мәчеттә дә була алачак”, ди Кадошников.

“Рубин” да өлешсез түгел

Турбизнестагылар үзләре дә яшерми, моннан бер-ике ел элек кенә чит илләрдә, шулай ук Европада Татарстанны һәм аның башкаласы Казанны бөтенләй диярлек белми иде. Күп очракта Казакъстан белән дә бутыйлар. Бу көннәрдә исә “боз кузгалып маташа”.

Иван Кадошников
“Хәзер хәл үзгәрде. Без “Рубин”, Казанны беләбез, дип әйтәләр. Март аенда Берлинда халыкара ITB күргәзмәсендә Казанны да аерым тәкъдим иттек. Нәкъ шул ук көнне “Рубин” Германиянең “Wolfsburg” такымы белән уйнады. Аның да зур файдасы булды”, ди Кадошников.

Спорт такымнары да Казанны танытуда һәм сәяхәтчеләр санын күбәйтүдә өлешсез түгел. Җанатарлар да теге, я бу такымны яклап Казанга хәзер күбрәк килә. Әмма аларның төгәл санын беркем дә әйтә алмаячак. Кадошников сүзләренчә, Казандагы кунакханәләрнең яртысыннан аз гына күбрәге үзләрендә тукталган туристлар турында даими хәбәр итеп тора. Күрәсең, калган кунакханәләр белән уртак тел табылмаган.

Туристлар саны якынча

Аннан да кала Казанга автобус белән килеп кунмыйча гына кайтып китүчеләрнең исәбе алып барылмый. Шулай да “Ривьера” аквапаркында, Казан Кирмәнендә, елга портында да санаулар үткәрелә икән. Кадошников әйтүенчә, Русиядә туристларны санау ысулы гомумән булдырылмаган. Шуңа күрә саннар да якынча.

2009 елда Казанга төрле юллар белән 950 мең турист килгән, дип белдерә ул. 2008 дә исә 100 меңгә кимрәк булган. Быел Казанны миллионнан артык кеше карар дип өметләнәләр. Русиянең “Интурист” ширкәте тәкъдим итүче “Русиянең өч башкаласы” проекты да өлешсез калмас. Бу сатыла башлаячак бер атналык турның бәяләре әлегә игълан ителми. Поезд, очкыч һәм көймә белән дә килергә мөмкин булачак.

Прага белән Казан арасы да якыная


Очкыч дигәннән, Казаннан тагын бер халыкара юл ачыла. 1 майдан Казан-Прага-Казан арасында “Татарстан” һава ширкәтенең Боинг очкычы йөри башлаячак. Очкыч сишәмбе көннендә иртәнге 7дә һәм шимбә 7 сәгать 30 минутта Казаннан китәчәк. Төрле турширкәт вәкилләре бу юлның Чехия башкаласы аша Казанга килүче туристлар санын арттыруда өлеше булачагына шик белдерми.
XS
SM
MD
LG