Бүген, 20 гыйнварда Казанда Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының яңа бинасы ачылды. Чарада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Русия мәдәният министры Ольга Любимова да катнашты.
Яңа бинада иң беренче чара итеп Татарстан мәдәният министрлыгының узган елга хисап ясаган җыелышы үтте.
"Театрның яңа бинасы — безнең башкаланың җәүһәре. Республиканың гына түгел, илнең үзәге булырдай итеп моннан файдаланырга тиешбез", диде Миңнеханов.
"Бизнес Online" язуынча, театр рәсми рәвештә хәзер ачыла, әмма тамашачылар өчен марттан эшли башлаячак. "Бу техник яктан авыр, спектакльләрне яраклаштырырга, техник мәсьәләләрне тикшерергә кирәк, шуңа күрә тулысынча кайчан ачылачагыбызны төгәл генә әйтә алмыйм, әмма якында ниндидер чаралар үткәрә башлаячакбыз", дип сөйләгән басмага театр хезмәткәре Зөһрә Вилданова.
Моңа кадәр Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова да "Булган спектакльләрне яңа бинага күчерергә генә түгел, аларны сәхнә мөмкинлекләренә яраклаштырырга да кирәк", дигән иде. Яңа бинаны якындагы биш елда үзләштерәчәкләр, "чөнки ул техник мөмкинлекләр ягыннан илдә генә түгел, дөньяда да иң заманча һәм алга киткән мәйданнарның берсе", ди министр.
- Камал театрының төзелеше 2023 елның февраль аенда башланды. Яңа бинаны быелның октябренә — БРИКС җыенына кадәр төзеп бетерергә җыенганнар иде.
- Аның чыгымнары 7-12 млрд сумга басыр дип әйтелде. Театрда 544 кеше эшләячәк, тамашаларны берьюлы 1,2 мең кеше карый алачак дип көтелә. Бинаны япон проектына нигезләнеп төзеделәр.
- Шулай да "Бизнес Online" театрны төзү бәясе ике тапкырга диярлек арткан, дип язган иде. Хәзерге вакытта 29,2 млрд сум дип бәяләнә. Театрдагы эшләрнең төгәлләнү вакыты дип 2025 елның 31 августы билгеләнгән.
- Яңа җиде катлы бинаның мәйданы 56 мең дүрткел метр. Театрда барлыгы дүрт тамашачылар залы бар, 1,5 мең кешене сыйдыра ала. Татарстан мәдәният министры әйтүенчә, театр бинасының 40 процент мәйданын техник бүлмәләр алып тора
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум