Accessibility links

Казанда мөһаҗирлек турындагы җыр юллары язылган баннерны салдырганнар


Казан. Архив фотосы
Казан. Архив фотосы

Мөһаҗирлеккә мәҗбүр булу турында 2022 елда яздырылган җыр "Тикток"та бу язда нык танылды.

Татарстан яшьләр эшләре министрлыгы Казанда репрессияләр һәм мөһаҗирлек турындагы җыр юллары язылган баннерларны алыштырган, дип яза 116.ru. Бу баннерларга шәһәрдә яшәүчеләр һәм медиа игътибар иткән иде.

Июнь ахырында Казанда Беларус башкаручысы AP$ENT-ның "Можно я с тобой?" дигән җырыннан сүзләр язылган реклам барлыкка килде. Рекламда QR-код та бар, аны укыткач республиканың яшьләр эшләре министрлыгының Telegram-каналы ачыла.

Мөһаҗирлеккә мәҗбүр булу турында 2022 елда яздырылган җыр "Тикток"та бу язда нык танылды. Аерым алганда бу җыр астында урамда яши торган хайваннар турында күңел нечкәртә торган видеолар төшереп керттеләр.

AP$ENT үзе бу җыр турында "тормышымдагы вакыйгаларны рифмага гына салдым", дип сөйләгән иде.

2022 елда аның хатыны Мария Беларус лидеры Александр Лукашенканың фотосы белән чыккан пост астына "шизик" дип яза. Шуның өчен Мариянең бер елга иреген чиклиләр. Мәхкәмәдә Мария бу сүзне башка бер кулланучыга җавап итеп язган идем дип аңлата. Хөкем карары чыкканнан соң алар ирле-хатынлы Грузиягә качып китәләр, дип язды "Холод".

Казандагы баннер турында исә җирле медиа язган иде. Хәзер хакимиятләр аны алыштырды. Мөһаҗирлеккә мәҗбүр булу турындагы җыр сүзләре урынына "Синең иң яхшы җәең минем белән булачак", дигән язу куелган.

  • Беларустагы сәяси режим аркасында качып киткән беларусларның меңнәрләгән кешесе көтелмәгәндә зур проблем белән очрашты. Беларусның даими рәвештә чит илдә яшәүче ватандашлары илчелекләр һәм консуллыклар аша паспортларын алыштыра яки аның вакытын озайта алмаячак. Бу хакта Беларус лидеры Александр Лукашенка фәрман имзалады.
  • Документка ярашлы, бу эшләрне бары тик теркәлгән яшәү урыныңдагы эчке эшләр оешмаларында гына башкару мөмкин.
  • Басымнан, кыйналу һәм җәзалардан, төрмәдән качып киткән беларуслар моның капкын икәнен аңлый. Шул ук вакытта чит илләргә качкан беларусларга паспортсыз "нелегал" булып яшәү күп төрле авырлыклар тудыра. Качакмы син, юкмы, чит илдә яшисең икән, гамәлдәге паспортың булырга тиеш.
  • Беларусның сөргендәге хакимияте яңа ысул тәкъдим итте. Алар мөһаҗирлектәге беларусларга аерым паспорт ясатырга тели. Әмма аны аерым бер дәүләт үз өстенә алырга тиеш. Әлегә бу мәсьәләдә нокта куелмаса да, Литва бу җаваплылыкны үз өстенә алырга теләгәнен белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG