Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда яшәүчеләр хакимиятләрнең пилотсыз һөҗүм турында вакытында хәбәр итмәвенә зарлана


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

20 гыйнварда Татарстанга пилотсыз очкычлар һөҗүм итте. Казан һава аланында очышлар чикләнде. Русия саклану министрлыгы өч дронны бәреп төшерүләрен җиткерде. Telegram-каналлар һөҗүм авиация ширкәтенә ясалган булырга мөмкин, дип хәбәр итте.

Казанда яшәүчеләр шәһәр хакимиятенең Telegram-каналында мэрия пилотсыз очкычлар һөҗүме турында вакытында кисәтмәде дип зарлана. Кешеләр дроннарны сәгать ярым-ике сәгать алданрак күреп алуларын, мэриянең соңарып хәбәр бирүен яза.

Җирле түрәләр гадәттән тыш хәлләр министрлыгының әсбабындагы мәгълүматка таянып эш итүен әйтә: анда "хәбәрләр кичекмәстән килә", дип аклана. Казанда яшәүчеләр исә моңа җавап итеп, һөҗүм турында кисәтү булмавын дәлилләп, экран рәсемнәре (скриншотлар) җибәргән.

20 гыйнварда Татарстанга пилотсыз очкычлар һөҗүм итте. Бу республикага бер ай эчендә ясалган өченче һөҗүм булды. Казан һава аланында очышлар чикләнде. Русия саклану министрлыгы өч дронны бәреп төшерүләрен җиткерде. Telegram-каналлар һөҗүм авиация ширкәтенә ясалганбулырга мөмкин, дип хәбәр итте.

Казанның Киров районындагы Можайски урамындагы йорт янына дрон калдыгы төшкән, махсус хезмәтләр тикшергәч, аның шартлау куркынычы булмавын әйтте.

Моңа кадәр 14 гыйнварда да Татарстанга пилотсыз очкычлар зур һөҗүм ясады. Шуның нәтиҗәсендә Казанның сыекландырылган газ саклагычындагы газ мичкәсенә ут капты.

21 декабрьдә дә Казанга пилотсыз очкычлар һөҗүм итте. Татарстан хакимияте Казанга барлыгы 8 дрон һөҗүме булган дип белдерде. "Аларның берсе сәнәгать ширкәтенә очкан, берсе елга өстендә үк бәреп төшерелгән, алтысы — торак йортларга һөҗүм иткән" диделәр.

Ике дрон 37 катлы "Лазурные небеса" торак комплексына бәрелгән иде (ул Альберт Камалиев проспектында урнашкан). Тагын бер дрон "Манһэттен" торак комплексына эләкте (ул Оренбур трактында урнашкан). Клара Цеткин урамындагы йортка исә бәреп төшерелгән дрон калдыклары килеп төште.

  • Моңа кадәр Казанда яшәүчеләр яшеренү урыннарының нинди хәлдә булуына зарланды. Анда начар ис килә, кумаклар бар, пычрак диде. Казан мэры Илсур Метшин идарәче ширкәтләрне яшеренү урыннарын начар әзерләгән өчен тәнкыйтьләде.
  • Моңа кадәр Казан башкарма комитетының гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Сергей Чанкин "берәр хәл булса, Казанда яшәүчеләрнең 82 проценты яшеренү урыннарында, 17 проценты оешмалар җирләрендәге качу урыннарында һәм 1 проценты гына метро станцияләрендә яшеренәчәк", дип әйткән иде.
  • Шулай да яшеренү урыннары кешеләрне ракет һөҗүменнән озак саклый алмый. Ә атом шартлавы яки химик корал һөҗүменнән саклау турында әйтәсе дә юк, ди ул. Моның өчен качу урыннары бар, аларның күбесе совет чорында төзелгән һәм хәзер җимерек, дип аңлатты ул.
  • "Кызганыч, 90нчы еллардан башлап качу урыннарын (җир астында озак вакыт яшәү өчен каралган урыннар - ред.) карап тормый башладылар. Бар да яхшы: тынычлык, дуслык, сугыш беркайчан булмас диделәр. "Махсус хәрби операция" (Украинага каршы сугышны Русиядә шулай дип атыйлар - ред.) башлангач, мондый качу урыннарына инвентаризация үткәрә башладык, шул исәптән торак кварталлардагыларына да. Тик торак кварталларда аларның күбесенә су тулган, торгызырлык түгел, оешмалардагылары гына кулланырга яраклы", дип сөйләгән иде белгеч.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG