Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанга бер ай эчендә өченче тапкыр дроннар һөҗүм итте


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Саклану министрлыгы республикада бер пилотсыз очкыч бәреп төшерелүен җиткерде. Казанның Киров районындагы Можайский урамындагы йорт янына дрон калдыгы төшкән, аның шартлау куркынычы юк диелә.

Бүген, 20 гыйнварда, Татарстанга дроннар һөҗүм иткән. Иртәнге 5:32 сәгатьтән бирле республика буйлап пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычы булуы турында кисәтү гамәлдә. Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтүендә кешеләргә мөмкинлеккә карап өйдән чыкмаска, тәрәзәләргә якын килмәскә кушылган.

Иртәнге 5:50 сәгатьтә Казан һава аланын яптылар. 6:26 сәгатьтән бирле Түбән Кама һава аланы да очкычларны кабул итми һәм очыртып җибәрми.

Русия саклану министрлыгы Татарстанда бер пилотсыз очкыч бәреп төшерелүе турында хисап бирде. "Бизнес Online" хәбәренчә, Казанның Авиатөзелеш, Мәскәү, Киров, Яңа Савин районнарында яшәүчеләр шартлау тавышлары ишеткән.

Казанның Киров районындагы Можайски урамындагы йорт янына дрон калдыгы төшкән, махсус хезмәттләр тикшерде, аның шартлау куркынычы юк, дип җиткерә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

Республика президентының матбугат хезмәте исә бүген иртән Татарстанга һөҗүм иткән бөтен пилотсыз очкычларның зарарсызландырылуын җиткерде. Җимереклекләр һәм корбаннар юк диелә хәбәрдә.

"Бүген иртән дошманның пилотсыз очкычлары республиканың сәнәгать оешмаларына һөҗүм итмәкче булды. Саклану өчен төрле чаралар күрелде. Бөтен пилотсыз очкычлар зарарсызландырылды. Корбаннар һәм җимереклекләр юк", диде Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова.

Ашыгыч хезмәтләр һөҗүмнән соңгы нәтиҗәләрне юк итү белән шөгыльләнә, диелә.

Казан мәгариф идарәсендә бөтен балалр бакчалары һәм мәктәпләр гадәти тәртиптә эшли, дип белдерделәр.

Бер ай эчендә бу Татарстанга ясалган өченче һөҗүм булды.

Моңа кадәр 14 гыйнварда да Татарстанга пилотсыз очкычлар зур һөҗүм ясады. Шуның нәтиҗәсендә Казанның сыекландырылган газ саклагычындагы газ мичкәсенә ут капты.

21 декабрьдә дә Казанга пилотсыз очкычлар һөҗүм итте. Татарстан хакимияте Казанга барлыгы 8 дрон һөҗүме булган дип белдерде. "Аларның берсе сәнәгать ширкәтенә очкан, берсе елга өстендә үк бәреп төшерелгән, алтысы — торак йортларга һөҗүм иткән" диделәр.

Ике дрон 37 катлы "Лазурные небеса" торак комплексына бәрелгән иде (ул Альберт Камалиев проспектында урнашкан). Тагын бер дрон "Манһэттен" торак комплексына эләкте (ул Оренбур трактында урнашкан). Клара Цеткин урамындагы йортка исә бәреп төшерелгән дрон калдыклары килеп төште.

  • Бүгенге дроннар һөҗүме Русия Украинага бәреп кергәннән бирле Татарстанга ясалган сигезенче һөҗүм булды. Иң беренче шундый һөҗүм узган ел 2 апрельдә ясалды: ул вакытта дроннар Алабуга белән Түбән Камадагы сәнәгать оешмаларына очып килде, шулай ук, Алабугадагы тулай-торакка һөҗүм итте. Ул вакытта 14 кеше яраланган иде.
  • Украина хәрби белгече Олег Жданов әгәр украин ягы җимереклекләр җитәрлек булмады дип тапса, "Алабуга" икътисади зонасына һөҗүмнәр дәвам итәчәк, дип белдерде. "Татарстанда республиканың объектлары Украина өчен канунлы һәдәф булуы турында уйлана башларлар", ди ул.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG