Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кавказда үз телендә сөйләшүче Һиналуг авылы балалары

Һиналуг – Азәрбайҗанның тауда иң биектә, дөньядан аерылыбрак яшәүче бер авылы. Ул Азәрбайҗанның төньяк-көнчыгышындагы Куба шәһәреннән төньяктарак, Дагыстан чигенә якын тауларның берсендә урнашкан. Авылның үз теле дә бар һәм анда яшәүче ике меңләп кеше Төньяк Кавказ телләре төркеменә керүче һиналуг телендә сөйләшә. Биредә күпләр шулай ук азәрбайҗан телен дә белә. Азатлык радиосының Азәрбайҗан редакциясе хәбәрчесе бу авылдагы үсеп килүче буынны сурәтләүче фотолар төшереп кайтты.

XS
SM
MD
LG