Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар Сейтмеметовка Русия төрмәсендә инфаркт булган, аңа операция ясаганнар


Рустем Сейтмеметов, Осман Сейтумеров, Сейтумер Сейтумеров (сулдан уңга)
Рустем Сейтмеметов, Осман Сейтумеров, Сейтумер Сейтумеров (сулдан уңга)

Ирне карантинга башка бер камерага күчергән булганнар, ә анда нык салкын булган. Ул камерадашлары белән җылыну өчен төрле физик күнегүләр ясаган, тик берсендә аңын югалткан.

"Кырым мөселманнары эше" нигезендә Русия мәхкәмәсе тарафыннан 13 елга хөкем ителгән кырымтатар Рустем Сейтмеметовка операция ясаганнар. Ульян өлкәсендәге Димитровград шәһәре төрмәсендә аңа инфаркт булган. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" иҗтимагый берләшмәсенә ирнең хатыны Зера Сейтмеметова сөйләгән.

Туганнары әйтүенчә, Рустем Сейтмеметовның хәле 15 майда начарайган. Аңа кадәр аны карантинга башка бер камерага күчергән булганнар, ә анда нык салкын булган. Ул камерадашлары белән җылыну өчен төрле физик күнегүләр ясаган, тик берсендә аңын югалткан.

Күзәтчеләр (надзиратель) ашыгыч ярдәм чакырткан. Медиклар Сейтмеметовны кардиология үзәшгенә алып киткән, аңа инфаркт миокарда диагнозы куйганнар һәм операция ясаганнар. Операция 40 минут дәвам иткән. Йөрәгенә кан яхшы килсен өчен аның тарайган кан тамырын киңәйткәннәр диелә.

Операциядән соң ирне Димитровградтагы 9нчы тикшерү изоляторына алып киткәннәр, анда төрмә хастаханәсе бар. Табиблар аңа дарулар билгеләгән диелә.

  • 2020 елның 11 мартында Кырымның Бакчасарай шәһәре һәм Бакчасарай районында кырымтатарлар йортларында тентүләр узды. Русия куәт оешмалары җиде җирдә тентү уздырды, биш кеше тоткарланды. Энвер Мустафаев, тарихчы Сейтумер Сейтумеров, Осман Сейтумеров, Амет Сулейманов, Рустем Сейтмеметовны ФСБ бүлегенә алып киттеләр.
  • 2021 елның 29 октябрендә Дондагы Ростовта урнашкан Көньяк бүлге хәрби мәхкәмәсе дүрт кешене Хизб ут-Тәхрир оешмасында (Русиядә террорчы оешма дип танылган) катнашуда һәм көч кулланып хакимиятне яулап алырга теләүдә гаепле дип тапты. Сейтумер Сейтумеров – 17 елга, Осман Сейтумеров – 14 елга, Амет Сулейманов – 12 елга, Рустем Сейтмеметов – 13 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем ителде.
  • Былтыр февраль башында Ростов өлкәсенең Новочеркасски шәһәрендәге тикшерү изоляторында кырымтатар активисты Җемил Гафаров үлде. Гыйнвар аенда Гафаровның адвокаты аның начар хәлдә булуын, көнгә ике йөрәк өянәге кичерүен сөйләгән иде. Җемил Гафаровка 60 яшь иде.
  • 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.
  • Русиядә тыелган, ләкин Украинада тыелмаган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына бәйле эзәрлекләүләр аеруча күп.
  • Кырымтатарларның күпчелеге эзәрлекләнүләрдән качып Киев, Львов һәм Украинаның башка шәһәрләренә күченгән иде. Былтыр 24 февральдә Русия Украинада сугыш башланганнан соң алар да украиннар кебек илдән китәргә мәҗбүр булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG