Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кузбасста һәм Бердскида сугышудан баш тарткан һәм хәрби бүлекчәләреннән качкан хәрбиләр өчен лагерьлар ясаганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Мондый лагерьларда утыручыларны кабат фронтка җибәрергә мөмкиннәр. Юрга бүлгесендәге хәрбиләр әйтүенчә, аларны сугышка конвой астында, йөк ташый торган вагоннарда алып китмәкче булалар. "45нче елдагы кебек", ди хәрбиләр.

Кемерово һәм Новосибирски өлкәләрендә Украинага каршы сугышудан баш тарткан яки хәрби бүлекчәләрен үзбелдекләнеп калдырып киткән хәрбиләр өчен лагерьлар оештырылган. Бу хакта хәрбиләрнең туганнарына сылтама белән Сибирь.Реалии яза.

Гыйнвар аенда интернетта бер видео чыкты, анда кулларына богау салынган, барактагы ятакка богаулап куелган ирләрне күрергә мөмкин. Хәрбиләрнең туганнары бу 74нче аерым мотоукчы бригада базасында урнашкан чатыр лагере икәнлеген әйтә, әлеге бригада Кемерово өлкәсенең Юрга шәһәрендә тупланган.

"Анда меңнән артык солдат, хәрби бүлекчәләренә ялдан кире кайтмаучылар да, туп-туры хәрби бүлекчәләреннән качучылар да бар, дип сөйләгән бер хәрбинең дусты Алексей.

— Аларның телефоннарын тартып алалар, аннары акча бирсәләр яшерен генә кире китерәләр, алар төрле чит номерлардан шалтырата, чын төрмә кебек. Тәртипләр дә охшаш: бераз хокукларыңны яклый башласаң, мәсәлән, ярасы үлекли башлаган кешегә табиб сорасаң, "төрмә"гә җибәрәләр.

"Дисциплинаны бозучыларны" "штрафниклар полкы"на җибәрергә мөмкиннәр. Бер хәрбинең туганы әйтүенчә, лагерьда бер тапкыр гына ашаталар, ә "штрафниклар полкы"нда бөтенләй кайвакыт ашатырга да оныталар.

"Нинди дәвалау ди ул? Алар куллары богаулы килеш утыра һәм үзләрен үтермәсеннәр дип дога кыла. Нәрсә эшләргә буладыр, белмибез, аларны тегеләй дә үтерәчәкләр [фронтта], болай да [сугышудан баш тартучылар лагерендә], — дигән ул. Моңа кадәр ул туганының Новосибирски өлкәсендәге Бердски шәһәре янындагы шушындый ук лагерьда утыруын сөйләгән.

Мондый лагерьларда утыручыларны кабат фронтка җибәрергә мөмкиннәр. Юргадагы хәрбиләр әйтүенчә, аларны сугышка конвой астында, йөк ташый торган вагоннарда алып китмәкче булалар. "Безне конвой белән алып китәчәкләр, терлек шикелле. Вагоннарны үз акчагызга җылытачаксыз, диделәр. 45 елда тоткыннарны ничек йөрткәннәр, шулай ук булачак. Кайберәүләр инде ноябрьдә үк киткән иде. Беренче тапкыр Курскига да җибәрделәр, кемнәрдер инде һәлак булган".

  • Русия гаскәрендә сугышудан баш тартучыларны җәфалаулары һәм төрле зинданнарга ябулары турында моңа кадәр дә хәбәрләр булган иде.
  • 2023 елда "Важные истории" басмасы һәм Conflict Intelligence Team төркеме Оренбур өлкәсенең "Тоцкий" һәм Волгоград өлкәсенең "Прудбой" полигоннарында җәфалау урыннары табуын хәбәр итте. Бу полигоннарда Русия хәрбиләре Украинадагы сугышка киткәнче күнегүләр уза. Тәртип бозучыларга, шул исәптән фронтка барудан баш тартучыларга исәпләнгән җәфалау урыннары исә - җиргә казылган чокырлардан гыйбарәт, диелде.
  • Бу - Русиянең үзендә "чокырлар" кулланулары турында беренче билгеле булган очраклар, дип искәртте "Важные истории". Элегрәк мондый тәҗрибәне фетнәчел Донецки һәм Луһански "халык республикалары"нда кулландылар. Аерым алганда үзләрен чокырга утыртуларына фронтка килгән мобилизацияләнгәннәр зарланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG