Accessibility links

Сугыш һәм мәхәббәт. Украинада туйлар гөрли

Русиянең Украинага киңкүләм сугыш башлавыннан бирле Киевта 2021 елның шул чоры белән чагыштырганда өйләнешүчеләр сигез тапкырдан да күбрәк арткан. Тарихта мондый хәлләр элек тә булган. Икенче дөнья сугышы чорында, 1942 елда АКШта 1,8 млн яңа гаилә теркәлгән — аңа кадәр ун ел элеккедән 83 процентка күбрәк. Сугыш эчендәге Украинада туйлар блокпостларда да, бомбадан качу урыннарында да уза. Өйләнешүчеләр сугышта җимерелгән биналар сурәтендә туй фотосына төшә. 24 февральдән соң өйләнгән бер украин хәрбие бу сугыш шартларындагы иң кыю һәм иң авыр карар ди.


XS
SM
MD
LG