Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Башкортстан мөселманнары диния нәзарәтенең тагын бер элекке хезмәткәренә 1,1 млн сум түләтү карары чыгарды


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

Нәзарәттә элек бухгалтер булып эшләгән Минзәлә Сәфиуллина 2020 елның сентябреннән 2021 елның маена кадәр хезмәт хакы алмадым, ди.

Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте тагын бер элекке хезмәткәренә 1,1 млн сум хезмәт хакын түләячәк, Уфаның Калинин районы мәхкәмәсе шундый карар чыгарган. Бу хакта "Коммерсантъ" җиткерә.

Нәзарәттә элек бухгалтер булып эшләгән Минзәлә Сәфиуллинага 465,7 мең сум хезмәт хакы бурычы, 34 мең сум - процентлар һәм алмаган яллары өчен компенсация - 635 мең сум түләнергә тиеш булачак.

Сәфиуллина ай саен 52 мең сум акча хезмәт хакы алып барырга тиеш булган, тик ул мәхкәмәдә әйтүенчә, 2020 елның сентябреннән 2021 елның маена кадәр аңа акча түләмәгәннәр.

  • Бу Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтен хезмәт хакы түләмәү белән бәйле беренче генә мәхкәмәгә бирүләре түгел.
  • Былтыр август уртасында Башкортстан диния нәзарәтендә эшләүчеләр - Марат Якупов, Зимфир Габдракипов һәм аноним булып калырга теләгән тагын бер хезмәткәр берничә ел буе хезмәт хакларыбызны ала алмыйбыз дип зарланган иде.
  • Ул чакта Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин мөфтиятнең хезмәткәрләре алдында хезмәт хакы бурычлары юк дип белдерде. Ул Якупов белән Габдракиповны "үз эшенә намуссыз карады" дип әйтте.
  • Габдракиповның дәгъвасына фикер белдереп, мөфти үзенең дә Башкортстан диния нәзарәтендә эшләгән өчен акча алмавын әйткән иде. "Мин дә хезмәт хакы алмыйм, хәйрия өчен эшләгән кебек эшлим. Әгәр кешенең акчасы булмаса, ул анда эшләмәс иде. Безнең оешма сәүдәгә корылмаган, иҗтимагый", диде ул.
  • 2023 елның октябрендә Уфаның Калинин районы мәхкәмәсе Земфир Габдракиповның дәгъвасын канәгатьләндереп, аңа 2,1 млн сумлык хезмәт хакы бурычын түләттерү карары чыгарды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG