Бүген, 17 гыйнварда, Владимир өлкәсенең Петушки шәһәрендәге мәхкәмә оппозиционер Алексей Навальныйның элекке өч адвокаты — Вадим Кобзев, Алексей Липцер һәм Игорь Сергунинга хөкем карарларын игълан итте.
Аларны экстремист оешма эшчәнлегендә катнашуда гаепле дип тапканнар — элегрәк Русия хакимиятләре Коррупциягә каршы көрәш фонды белән Навальныйның төбәкләрдәге штабларын экстремист дип тапкан иде.
Вадим Кобзевны 5,5 елга, Алексей Липцерны биш елга, Игорь Сергунинны 3,5 елга колониягә хөкем иткәннәр. Иреккә чыккач аларның бөтенесенә дә өч ел буе адвокат эшчәнлеге белән шөгыльләнергә ярамаячак.
Адвокатлар 2023 елның 13 октябреннән бирле тикшерү изоляторында утыра. Тикшерү фаразынча, алар "статусларын кулланып", Навальныйның колониядә язган хатларын аның тарафдарларына тапшырып барган. Бу исә Алексей Навальныйга "экстремист оешма лидеры һәм җитәкчесе функцияләрен үтәүне дәвам итәргә" мөмкинлек биргән.
2021 елда Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе Алексей Навальный төзегән Коррупциягә каршы көрәш фондын экстремист оешма дип таныды. Өч адвокат та Росфинмониторингның экстремистлар һәм террорчылар исемлегенә кертелде.
Мәхкәмә утырышы алдыннан Алексей Навальный адвокатларының утырышында катнашырга рөхсәт алган дүрт журналистны Петушки полициясе тоткарлады.
Журналистларны тимер юл вокзалында тоткарлаганнар, алар шәһәргә поезд белән килгән булган. Полиция моны шәхесләрен ачыклау өчендип аңлаткан. Бер журналистка тоткарлауның сәбәбен "аңа охшаган карак турында мәгълүмат булганга" дип әйткәннәр. "Медиазона" әлегә полиция бүлекчәсендә барлыгы биш кешенең тотылуын хәбәр итә. Бу — SotaVision хәбәрчесе Михаил Лебедёв һәм тагын өч журналист, шулай ук Навальный адвокатларын хуплар өчен утырышны тыңларга килгән тагын бер кеше диелә.
- Мәхкәмә Петушкида үтте, чөнки 2022-23 елларда Алексей Навальный Петушински районындагы колониядә утырды.
- Былтыр май аенда Игорь Сергунинның гаебен танып, җинаять эше белән бәйле шәһадәт бирүе хәбәр ителде.
- Кобзев, Липцер һәм Сергуниннан тыш бу җинаять эше аша тагын ике адвокат: Александра Федулова белән Ольга Михайлова да уза. Алар Русиядән китәргә җитеште, мәхкәмә аларны читтән торып кулга алды.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум