Куәт оешмалары хезмәткәрләре 4 июньдә Мәскәүдә "Путинның урыны төрмәдә" дигән плакат белән ялгыз пикетка чыккан Владислав Малаховны кыйнаган һәм сугышка җибәрү белән янаган.
Бу хакта ул "ОВД-Инфо"га сөйләгән.
Малахов әйтүенчә, тоткарлагач аны автозакка өстерәп керткәннәр һәм кыйнаганнар. Куәт оешмалары вәкилләре иргә телефонын ачтырган, телефоныннан белешмәләрне күчереп алган диелә.
Шулай ук аны видео яздырырга, ОМОН хезмәткәрләренә дәгъвам юк дияргә мәҗбүр иткәннәр,
Беренчел мәгълүматларга күрә, ирнең баш мие селкенгән. Аны куәт оешмалары вәкилләренә буйсынмау һәм халык чарасында катнашу кагыйдәләрен бозу турындагы административ маддәләр нигезендә гаеплиләр.
- Куәт оешмалары вәкилләренең активистларны тоткарлаган чакта һәм аннан соң көч куллануына моңарчы да мисаллар булды.
- 2024 елның гыйнварында Уфада һәм Баймакта активист Фаил Алсыновны хуплап каршылык чаралары узды. Куәт оешмалары вәкилләре җыелган халыкны көч кулланып таратты һәм шуннан соң 80ләп кешегә киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу турында җинаять эшләре ачылды. Аларны "Баймак эше" дип атыйлар.
- Бу эш нигезендә корбаннар да бар. Рифат Даутов тикшерү изоляторына алып китү юлында үлде. Аны тавыш-тынсыз гына җирләделәр, конвой һәм ОМОН күзәтүе астында башкорт ире җир куенына салынды. Дим Дәүләткилдиннең туганнары аның куәт вәкилләре тарафыннан кыйналуы турында белдерде. 1958 елгы Миннияр Байгускаров үз-үзенә кул салды, аңа куәт оешмалары тарафыннан көчле басым булган диелде.
- Баймак протестында катнашуда шикләнелүчеләрнең тагын берсе - Зәки Ильясов кулга алынганнан соң комага киткән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум