Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдәге Тарихи мәчет бер елга төзекләндерү эшләренә ябылган


Мәскәүдәге Тарихи мәчет
Мәскәүдәге Тарихи мәчет

Тарихи мәчетне төзекләндерергә кирәклеге турында соңгы 4 ел дәвамында сөйләшәләр.

Мәскәүдәге Тарихи мәчетендә төзекләндерү эшләре башланган. Бу хакта Русия мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Гыйбадәтханәдә инженер коммуникацияләрен алмаштыру, бинаның тышкы өлешен һәм эчке интерьерын яңарту каралган.

Русия Диния нәзарәте рәисенең урынбасары Рәфик Фәттахетдинов сүзләренчә, мәчетнең декор элементлары архив фотолары белән мәчетнең тарихи кыяфәтенә туры китереп торгызылачак.

Төзекләндерү эшләре 2025 ел ахырына кадәр дәвам итәчәк. Гыйбадәт эшләре мәчет ишегалдындагы бинага күчерелгән.

Русия хөкүмәте бүлеп биргән субсидия хисабына эшләнелә диелә.

Тарихи мәчет — 1823 елда төзелгән Мәскәүдәге иң беренче мәчет. Ул 1812 елгы Наполеон сугышында мөселман каһарманнары хөрмәтенә төзелгән. Ул шәһәрнең тарихи үзәгендә, Зур Татар урамында урнашкан.

Тарихи мәчетне төзекләндерергә кирәклеге турында соңгы 4 ел дәвамында сөйләшәләр. Бу мәсьәләне Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин 2020 елда Русия президенты Владимир Путин белән очрашуда күтәргән иде. 2022 ел башында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Тарихи мәчетне төзекләндерү мөһимлеген әйткән иде.

Быел 13 июльдә Мәскәүдәге Тарихи мәчет ишек төбенә дуңгыз башы атканнар иде. Бу хәлне Русия Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин провокация диде һәм аны инкарь итәргә чакырды.

Соңрак — октябрь башында Мәскәүдәге мәчетләргә, шул исәптән Тарихи мәчеткә вандаллар һөҗүм итте. Мәчет коймалары диварына алар "Русия православлар өчен" ("Россия для православных") дип язып калдырган һәм ахырдан "1488" санын күрсәткән иде. 14/88 — неонацилар һәм ак милләтчеләр шигаре.

Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Мәскәү һәм Мәскәү өлкәләрендәге мәчетләргә һәм гыйбадәт йортларына басым башланды. Моңа кадәр аларны куәт оешмасы вәкилләре даими рейдлар үткәрде. Вакытлыча ябылып торган Мәскәүнең Южное Бутово районында урнашкан гыйбадәт йорты имамы Марат Алимов сүзләренчә, илдә шовинизм көчәюе күзәтелә.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG