1 июльгә кадәр Русия төбәкләрендә Украинадагы сугышта катнашучыларны укыту һәм дәүләт хезмәтенә эшкә урнаштыру програмы эшли башларга тиеш. "Сенеж"да түрәләр өчен уздырылган семинар вакытында президент хакимиятенең югары дәрәҗәле хезмәткәрләре төбәкләргә шундый күрсәтмә биргән, дип яза өч чыганагына сылтама белән "Ведомости".
Бу програмнар "Время героев" федераль програмына охшаш булырга тиеш, әмма исеме башкача була ала диелгән.
Һәр төбәктә беренче агымда укыту өчен 30-70 кешене сайлап алачаклар. Аларның тәрҗемәи хәлләренә игътибар биреләчәк: хөкем ителгән, фронттан качкан кешеләр алынмаячак.
Төбәкләр 1 октябрьгә кадәр бу програмнарда катнашучыларның 20 процентын, 2026 елга кадәр 80 процентын дәүләт хезмәтенә эшкә урнаштырырга тиеш була.
Шул ук вакытта президент хакимиятендәгеләр сугышта катнашканнарны эшкә урнаштыруга җитди карарга, аларга "яхшы вазифалар" бирергә куша, дип сөйләгән "Ведомости"га чыганагы.
Басманың башка чыганагы әйтүенчә, әлеге програмнарда катнашучыларның саны кимемәсен өчен төбәкләргә әле өйләренә кайтмаган, фронтта булган хәрбиләрне "читтән торып" укытырга киңәш ителгән.
"Время героев" програмы турында Русия президенты Владимир Путин федераль җыенга мөрәҗәгатендә, 2024 елның февралендә игълан иткән иде. Ул май аеннанн эшли башлады. Беренче агымда укыту өчен 21 мең гариза тапшырган кеше арасыннан 83 кеше сайлап алынды. Әмма ул чакта дәүләт оешмаларында вазифалар 18 кешегә генә бирелде. Декабрьдә Путин мондый проектларны төбәкләрдә дә башлатырга кирәк, диде. Шуннан соң дистәләгән төбәкләрнең башлыклары 2025 елда сугышта катнашучылар өчен үзләренең эшкә урнаштыру програмнарын башлатачакларын белдерде.
- Былтыр апрельдә Украинадагы сугыштан кайткан түрә Азат Бадрановны Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт урынбасары итеп билгеләгәннәр иде. Гаскәрдә хезмәт итмәгән һәм лейтенант вазифасында Украинага киткән Бадранов сугышта ел ярым тирәсе булды. Ул Шәйморатов батальонында хәрби җитәкченең сәяси мәсьәләләр урынбасары (замполит роты) вазифасын башкарды.
- Узган ел хакимиятләр сайлау кампанияләренә Украинага каршы сугышкан кешеләрне җәлеп итәргә тырышты. Владимир Путин аларны Русиянең "чын элитасы" дип атаган иде.
- Мәсәлән Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров 3 июньдә үк муниципалитет башлыкларына мөрәҗәгать итеп, һәр муниципалитеттан Украинадагы сугышта катнашучылар да тәкъдим ителсен дип сорады.
- "Игътибар итүегезне сорыйм, депутатлар арасына һичшиксез "махсус хәрби операция"дә катнашучылар, аннан сугышып кире кайтканнар да эләксен инде. Анда Ватанны саклаган, чын патриотизмның һәм, гомумән, тормышның нәрсә булуын аңлаучы булдыклы һәм эшчән кешеләр бик күп. Шуңа күрә үтенеч - алар һәр муниципалитетта тәкъдим ителсен", дигән иде ул. Соңрак исә Башкортстанда Украинадагы сугышта катнашкан 34 хәрбинең муниципаль депутатлыкка намзәт итеп тәкъдим ителүе билгеле булды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум