Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Русиядә мобилизацияләнгәннәрне саклану министрлыгы белән контракт төзергә мәҗбүр итү очраклары ешайган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аерым алганда, контракт имзалаудан баш тарткан мобилизацияләнгәннәрне "чокыр" дип йөртелә торган зинданга ташлыйлар һәм берничә көн узгач штурм бригадаларына җибәрәләр диелә.

2024 ел башыннан Русиядә мобилизацияләнгәннәрне саклану министрлыгы белән контрактлар төзергә мәҗбүр итү очраклары арткан. Бу хакта төрле төркемнәрдә, чатларда хәрбиләр үзләре дә, аларның туганнары да яза, хокук яклаучылар да шундый күренешләрне терки, дип яза "Вёрстка".

Моны мобилизацияләнгәннәр белән сугышта алгы сафта очрашкан контрактчылар да раслый. Мәсәлән, басма белән сөйләшкән бер хәрби әйтүенчә, контракт имзалаудан баш тарткан мобилизацияләнгәннәрне "чокыр" дип йөртелә торган зинданга ташлыйлар һәм берничә көн узгач штурм бригадаларына җибәрәләр. Моны "Вёрстка" белән сөйләшкән тагын бер чыганак раслаган, ул - мобилизацияләнгән бер ирнең апасы.

Хокук яклаучылар искәртүенчә, мобилизацияләнгәннәр контракт төзергә мәҗбүр итүләре турында 2023 ел башында ук хәбәр итә башлаган, тик соңгы ике айда хокук яклаучыларга мондый мәсьәләдә мөрәҗәгать итүчеләр саны нык арткан.

  • Күптән түгел Удмуртиядә мәҗбүри хәрби хезмәткә чакырылучыларны сугышка җибәрмибез дип контракт имзаларга кыстаулары билгеле булган иде.
  • "Сез контрактны имзалагач та, хәрби җитәкчеләрегез сезнең белән ни теләсә шуны эшли алачак. Алай гына да түгел, мобилизация турындагы фәрман гамәлдә чакта, ягъни сугыш беткәнче, ә бәлки аннан соң да сез контрактны өзә алмаячаксыз", дип кисәтте "Школа призывника" хокук яклау оешмасы.
  • Моңа кадәр Русия хәрбиләрен сугышудан баш тартканнары өчен "идән асларында" тотулары турында хәбәрләр булган иде. Мәсәлән Татарстаннан мобилизациягә эләгүчеләрнең туганнары: ирләребезне идән астында тотып, "һөҗүмгә ризалашырга мәҗбүр итәләр" дип белдергән иде. "Алар анда күселәр кебек, ач һәм пычрак килеш утыра" дип сөйләде алар.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG