Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: русияләр "Крокус"тагы терактка Киевның катнашы булуына ышана


Чит ил дипломатлары "Крокус Сити Холл"дагы корбаннарны ихтирам белән искә алды. 30 март 2024
Чит ил дипломатлары "Крокус Сити Холл"дагы корбаннарны ихтирам белән искә алды. 30 март 2024

Тикшеренү барышында социологлар 652 кешене сораштырган. Аларның яртысыннан артыгы терактка украин хакимиятләре җаваплы дип саный.

Financial Times басмасы Мәскәүдәге "Крокус Сити Холл" концерт залындагы теракт турындагы онлайн сораштыруның нәтиҗәләрен чыгарды. Аны OpenMinds инглиз-украин социологик проекты уздырган. Сораштырулардан күренгәнчә, русияләрнең күпчелеге бу хәлгә Украина җаваплы булуына ышана.

Тикшеренү барышында социологлар 652 кешене сораштырган. Аларның яртысыннан артыгы терактка украин хакимиятләре җаваплы дип саный. Сораштыруда катнашканнарның 27 проценты "Ислам дәүләте" террорчы төркеме гаепле дигән фикердә. Алты проценты - "күмәк Көнбатыш"ны гаепли.

18-30 яшьлек, сугышка каршы респондентлар Киев түгел, "Ислам дәүләте" гаепле дип уйлый, диелә язмада. Сугышка каршы булучыларның 50 проценты терактта җиһадчыларны гаепли. Ә сугыш яклы булганнар арасында андыйлар 12 процент.

Социологлар сугыш һәм золымнар шартларында үткәрелгән сораштырулар тулысынча дөрес булмаска да мөмкин дип кисәтә.

  • Соңгы белешмәләргә күрә, "Крокус Сити Холл"да 144 кеше һәлак булды.
  • Узган атна ахырында "Крокус" эшендә шикләнелгән тугызынчы кешене сак астына алынды. Аларның күбесе Таҗикстан ватандашлары. Терактны башкаруда гаепләнүче дүрт кешене сорау алулар һәм тоткарлаулар барышында җәфаладылар.
  • "Ислам дәүләте" террорчы төркеме бу терактка катнашы булуын белдерде. АКШ һәм Көнбатышның башка илләре дә терактны ул оештырды дигән фикердә. Русия исә бу Украина эше булырга мөмкин дип шикләнә. Киев бөтен гаепләүләрне кире кага.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG