2024 елда Русиядә халыкның үзен "россиян" дип билгеләү дәрәҗәсе 92,6 процент булган, милләтара мөнәсәбәтләр тотрыклы калган. Бу хакта Думаның милләтләр эшләре комитеты утырышында Милләтләр эшләре федераль агентлыгы башлыгы Игорь Баринов әйтте, дип яза "Бизнес Online".
— Илебездәге милләтара мөнәсәбәтләрнең хәлен тасвирлап торучы төп күрсәткечләрнең берсе — Русия ватандашлыгына (россиян булуга) бәйләүнең күпме булуы. Ул шактый югары дәрәҗәдә кала бирә — 92,6 процент. Шул ук вакытта милләтара мөнәсәбәтләрнең хәлен уңай бәяләүчеләр 81,8 процентка җиткән, максатчан күрсәткеч 81,4 процент иде, — дигән ул.
Баринов әйтүенчә, тикшеренү нәтиҗәләренә күрә икенче урында җирле үзбилгеләнү тора, ягъни кешеләр үзләрен билгеле бер төбәккә бәйли. Сораштырылган русияләр арасында мондыйлар 70,3 процент диелә.
Үзләрен төбәк белән бәйләүчеләр аеруча Татарстанда (89,7 процент), Башкортстанда (87,5 процент), Пенза өлкәсендә (86,8 процент) һәм Свердлау өлкәсендә (86,5 процент) күп булуы ачыкланган. Шул ук вакытта сораштырылган кешеләрнең бары тик 62,1 проценты гына үзенең билгеле бер милләткә каравын белдергән.
Дини үзбилгеләнүнең күрсәткече исә 65,1 процент булган.
- 2023 елда Путин Русиядә халыкның "гомумгражданлык" үзбилгеләнүе дәрәҗәсе 94 проценттан артып китте дип белдерде. Аның сүзләренчә, Русиядә гомумгражданлык үзбилгеләнү өчтән бергә арткан. 2017 елда ул 63 процент булса, 2022 ел ахырына 94,2 процентка җиткән.
- "Күпчелек кеше үзен иң элек илнең ватандашы итеп тоя, беренче урында этник төркемгә түгел, Русия җәмгыятенә, дәүләткә бәйле булуын әйтә", диде ул. Путин моны Украинадагы сугыш вакытында халыкның берләшүе белән аңлатты. Ул Русиянең меңъеллык тарихы дәвамында күпмилләтле дәүләт булып оешуын, сугыш вакытында бердәмлек көчәюе турында әйтте. Русиянең Украинага каршы сугышында барлык халыкларның да катнашуын белдерде. Әлеге "бердәмлек"тә ул "бөек урыс теле"нең үзәктә торуын ассызыклады.
- Шул ук вакытта президент Русиядә милләтне ватандашлыкка нигезләнеп кору максатын Милли сәясәт стратегиясенә кертергә тәкъдим итте. "Россиян милләте" төшенчәсе Стратегиягә 2018 елда кертелде. Россиянлыкка шуннан бирле зур игътибар бирелә.
- Башкортстаннан этносоциолог Илдар Габдрафыйков Азатлык радиосына бүгенге көндә сораштыруларга ышану кыен, диде. "Башкортстанда гомумрусия үзбилгеләнүе 70-75 процент тирәсендә тора. Башкортларда этник үзбилгеләнү көчлерәк. Тагын шунысын әйтергә кирәк, кеше үзен берьюлы берничә төркемгә кертеп карарга мөмкин: үзен бер үк вакытта русияле дип тә, башкортстанлы дип тә, башкорт дип тә тоярга мөмкин. Һәм бу бер-берсенә каршы килми, тулыландыра гына", дигән иде ул.
- Сәясәт белгече Руслан Айсин да Путинның әлеге саннарына ышанмаска чакырды. Моны ул "урыс дөньясы" урынына алмашка килүче төшенчә дип атый һәм халык фикере белән уйнау дип саный.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум