Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин илдә үзләрен россиян дип санаучылар 94 проценттан артты ди. Бу санга ышанып буламы?


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Путин Русиядә халыкның "гомумгражданлык" үзбилгеләнүе дәрәҗәсе 94 проценттан артып китте дип белдерде. Шул ук вакытта гомумрусия үзбилгеләнүе мәсьәләсендә проблемнар бар дип тә белдерде. Белгечләр әлеге санга ышанырга ярамый, проблемнар бар дип саный.

Русия президенты Владимир Путин милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында халыкның "гомумгражданлык" үзбилгеләнүе артуын искәртте. Аның сүзләренчә, Русиядә гомумгражданлык үзбилгеләнү өчтән бергә арткан. 2017 елда ул 63 процент булса, 2022 ел ахырына 94,2 процентка җиткән.

"Күпчелек кеше үзен иң элек илнең ватандашы итеп тоя, беренче урында этник төркемгә түгел, Русия җәмгыятенә, дәүләткә бәйле булуын әйтә", диде ул.

Путин моны Украинадагы сугыш вакытында халыкның берләшүе белән аңлата. Ул Русиянең меңъеллык тарихы дәвамында күпмилләтле дәүләт булып оешуын, сугыш вакытында бердәмлек көчәюе турында әйтте. Русиянең Украинага каршы сугышында барлык халыкларның да катнашуын белдерде.

Әлеге "бердәмлек"тә ул "бөек урыс теле"нең үзәктә торуын ассызыклады.

Шул ук вакытта президент Русиянең гражданлык милләтен коруны Милли сәясәт стратегиясенә кертергә тәкъдим итте. Хөкүмәт һәм белгечләргә төзәтмәләрне карарга фәрман бирде.

Русия гражданлык милләтен коруда, Путин фикеренчә, мигрантлар да аерым урынны алып тора. Читтән килеп эшләүчеләр өчен ул элекке совет республикаларында урыс мәктәбен ачу кирәклеген әйте.

Мигрантлар мәсьәләсендә "дошманнар" аерым проблемнар тудырырга тели дип саный Путин. Ул Көнбатышта мигрантларның җирле телне белмәвен мисал итеп китерде.

"Россиян милләте" төшенчәсе Стратегиягә 2018 елда кертелде. Шуннан бирле "гомумрусия үзбилгеләнеү"нә зур игътибар бирелә. Русияләрнең 94 проценты чынлап та үзләрен беренче чиратта "россиян" дип саныймы? Хәлләр шулкадәр яхшы булгач, ни өчен Путин бу мәсьәләгә тагын да зуррак игътибар бирергә кушты?

Сәясәт белгече, The Economist журналының элекке мөхәррире Эдвард Лукас проблем кала, тыштан караганда гына мәсьәлә уңышлы хәл ителгән кебек дип саный.

Эдвард Лукас
Эдвард Лукас

— Кремльнең ачыктан-ачык бу хакта сөйләве әлеге мәсьәләдә проблемнар барлыгын күрсәтә дип уйлыйм. Путин Русиясе үзбилгеләнүен булдырырга тырышу соңгы 20 елда тыштан караганда гына уңышлы кебек. Бу битлек астына легитмилык белән бәйле фундаменталь проблемнар һәм үзәк белән Русиянең башка төбәкләре арасындагы мөнәсәбәтләр проблемнары яшерелгән. Һәм бу урыс шовинизмы белән дә үрелеп бара. Уйлавымча, болар җавап реакциягә китерә дә инде. Кремль ягыннан мондый белдерүләр әле күп булыр дип фаразлыйм, бу хакимият үзе үк ачыклаган проблемнарның күп булуына ишарә итә.

Башкортстаннан этносоциолог Илдар Габдрафыйков бүгенге көндә сораштыруларга ышану кыен, диде Азатлыкка.

Илдар Габдрафыйков
Илдар Габдрафыйков

— Без үзебез дә төрле проектлар кысаларында сораштырулар уздырабыз. Соңгы мәгълүматларга караганда, Башкортстанда гомумрусия үзбилгеләнүе 70-75 процент тирәсендә тора. Башкортларда этник үзбилгеләнү көчлерәк. Тагын шунысын әйтергә кирәк, кеше үзен берьюлы берничә төркемгә кертеп карарга мөмкин: үзен бер үк вакытта русияле дип тә, башкортстанлы дип тә, башкорт дип тә тоярга мөмкин. Һәм бу бер-берсенә каршы килми, тулыландыра гына.

Ләкин соңгы ике елда без мондый сораштырулар уздырмадык. Һәм киеренкелек хөкем сөргән вакытта сораштырулар нәтиҗәләре дөрес булмаска мөмкин, чөнки халык җавап бирергә курка. Гомумән, сораштырулар – ул субъектив әйбер, аның саннарын абсюлютлаштырып карарга ярамый. Өстәмә сораштурлар уздырып, фокус төркемнәр белән эшләп, башка чыганаклары эзләп чагышытырп караганда гына ниндидер нәтиҗәгә килергә мөмкин.

94 процент дигәнне берничек тә шәрехли алмыйм. Русия — зур ил, төбәкләр күп, һәр төбәкнең үзенчәлеге бар. Белгород өлкәсе кебек чиктәге төбәкләрдә бер төрле уйлыйлар һәм хис итәләр, үзәк Русиядә — икенче төрле, этник төбәкләрдә — өченче төрле. Аннары әле яшь үзенчәлекләрен дә исәпкә алырга кирәк. Өлкәнрәкләр бәлки патриотик кәефтәдер, ә яшьләр бөтенләй икенче төрле карашта була ала. Шуңа күрә сыйфатлы анализ ясарга кирәк, диде этносоциолог.

Гомумрусия үзбилгеләнүенең 94 процентка җитүе турында шура утырышында Владимир Путин гына хәбәр итте, ачык чыганакларда әлеге мәгълүмат юк.

Башкортстандагы Һуманитар тикшерүләр үзәге җитәкчесе Марат Марданов кайбер саннарны күрсәтте, ләкин анда гомумрусия үзбилгеләнүе турында бер сүз дә әйтелми.

Марат Марданов
Марат Марданов

— Геосәяси үзгәрешләргә карамастан, Башкортстан халкы президент Владимир Путин сәясәтен һәм Украинадагы махсус хәрби операцияне хуплый. Моны 2022 ел һәм 2023 ел башында уздырылган сораштыру нәтиҗәләре дә раслый. Бу сораштырулар гомумрусия гражданлык үзбилгеләнүенең тотрыклы үсешен күрсәтә.

Мәсәлән, "Сез үз илегез өчен горурлык хисе тоясызмы?" һәм "Үз илегез язмышы өчен җаваплы дип хис итәсезме?" сорауларына респондентларның 86,8% һәм 75,7% уңай җавап бирде. Бу гомумрусия гражданлык үзбилгеләнү дәрәҗәсе югары булуын раслый. Мондый индикаторлар ягыннан узган еллар белән чагыштырганда үсеш бара", дип язды ул.

Габдрафыйков сүзләренчә, хакимият кушуы белән ясалган сораштырулар гадәттә ябык була, аның бөтен нәтиҗәләрен дә халыкка чыгармыйлар.

— Аннары бездә сораштыруның нинди оешма ясавын да карарга кирәк. Бөтенрусия халык фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) булса, ул бер әйбер, Югары икътисад мәктәбе — башка әйбер. Хакимиятләр бөтен саннарны да күрсәтмәскә, үзләренә кирәкне, шома барган якларны гына күрсәтергә мөмкин. Галим бурычы — гел шикләнеп һәм чагыштырып объектив мәгълүмат эзләү. Чын галим беркайчан да менә шушы бер генә сораштыруның саннарына ышанырга кирәк дими.

Былтыр Башкортстанда яңа милли сәясәт дәүләт концепциясе кабул ителде. Республика башлыгы Радий Хәбиров фәрманы белән имзаланган документ тамырдан үзгәрешләр кичергән: асылда Башкортстанда яшәүчеләрдән "гомумрусия үзбилгеләнү" булдыру турында бара, башкорт милләтен саклауга аз урын бирелә.

Башкортстанның яңа документы янында Татарстанның элегрәк төзелгән концепциясе күпкә "милләтче"рәк булып күренә.

Һәм Татарстанда гомурусия үзбилгеләнүе белән бәйле хәлләр турында рәсми мәгълүмат бөтенләй бирелми.

Сәясәт белгече Руслан Айсин да әлеге Путин саннарына ышанмаска чакырды. Моны ул "урыс дөньясы" урынына алмашка килүче төшенчә дип атый һәм халык фикере белән уйнау дип саный.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

— Мин бу саннарга ышанмыйм, чөнки Русиядә социология юк дәрәҗәсендә, — ди ул. — Икенчедән, Русиядә гражданлык үзбилгеләнү принцибы гомумән юк, чөнки гражданлык институтлары оешмаган. Әлеге төшенчә Франциядә, Германиядә бар. Аларда башта этник милләт, аннан сәяси милләт, соңыннан гражданлык милләте оеша. Бу мантыйк нигезендә баручы табигый баскыч. Бер баскычтан өченчегә сикереп булмый. Путин күп нәрсәләрне бутап әйтә, бәлки аны махсус бутыйлардыр. Татарлар, чеченнар, якутларны үз эченә алган "Урыс дөньясы" төшенчәсе тормышка ашмады, хәзер "россиян" дигән үзбилгеләнүгә кайттылар. Бу - манипуляция.

Тоталитар дәүләттә социология була алмый, булса да ул ялган саннар була. 1991 елда СССРны саклап калу өчен үткәрелгән референдумда халыкның 90 проценты яклап тавыш бирде. Аңлашыла, Урта Азия республикалары Мәскәү ничек куша, шул саннарны язып бирергә күнеккән. Нәтиҗәдә, ярты елдан соң дәүләт таркалды. Минемчә, алар Русиядә нинди хәлләр барганын аңламый.

  • Русиянең Дәүләт милли сәясәт стратегиясенә үзгәрешләр соңгы тапкыр 2018 елда имзаланды. Ул вакытта документка "россиян милләте" төшенчәсе кертелде. Ул Русиянең күпмилләтле халкы дип аңлатылды. Моннан тыш, стратегиягә "урыс мәдәнияте доминанты" төшенчәсе дә өстәлде. "Русия ватандашы үзаңы (гражданская идентичность) Русиядә яшәүче барлык халыкларга хас урыс мәдәнияте доминантын саклауга нигезләнгән. Хәзерге Русия җәмгыятен урыс мәдәниятен һәм телен, Русиянең барлык халыкларының тарихи-мәдәни мирасын саклауга нигезләнгән бердәм мәдәни код берләштерә", диелә стратегиядә.
  • Милли сәясәт стратегиясен Владимир Путин 2012 елның 19 декабрендә имзалады. Ул 2025 елга кадәр каралган. Белгечләр әлеге документ нигезенә милли республикаларны юкка чыгару, милләтләрне бетереп, элекке "совет милләте" ясау омтылышына охшаган, бердәм "россиян милләте" ясау идеясе салынган дип бәяләде.
  • Стратегиягә 2025 елга кадәр яңа үзгәрешләр кертү турында сүзләр бара.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG