Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Россиян милләте" юк — сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә


"Русия федерациясе төбәкләрендә этносоциаль һәм этномәдәни процессларны көйләүнең уңай тәҗрибәсе" исемле конференциядә катнашучылар
"Русия федерациясе төбәкләрендә этносоциаль һәм этномәдәни процессларны көйләүнең уңай тәҗрибәсе" исемле конференциядә катнашучылар

Казанда узган атнадагы русиякүләм конференциядә тагын "россиян милләте" турында сүз чыкты һәм бу концепциягә тәнкыйть белдерелде. Азатлык әлеге җыенны күзәткән тарихчы һәм сәясәт белгече Илнар Гарифуллинның шул турыда комментарын тәкъдим итә.

28-29 апрельдә Казандагы Мәрҗани тарих институты бинасында "Русия федерациясе төбәкләрендә этносоциаль һәм этномәдәни процессларны көйләүнең уңай тәҗрибәсе" дип аталган V русиякүләм фәнни-гамәли конференция узды. Этнолог галимнәрнең бу җыены күренекле галимә, социолог Леокадия Дробижева истәлегенә багышланды. Этник процессларны өйрәнүче Дробижеваны Татарстанның якын дусты дип атыйлар иде.

Русия фәннәр академиясенең Федераль фәнни тикшеренү үзәгенә караган Социология институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, Икътисад югары мәктәбе (ВШЭ) профессоры Эмиль Паин анда шактый кызыклы чыгыш ясады. Аның чыгышы "милли-дәүләти оешмаларны консолидацияләү дәрәҗәсен бәяләүнең дискуссион мәсьәләләре турында" дип аталды. Ул, мәрхүмә Леокадия Дробижева фикерләре белән кайбер мәсьәләләрдә килешмичә, бөтен чыгышын Дробижева яклап килгән "россиян милләте" булдыру концепциясен тәнкыйтьләүгә багышлады.

Паин фикеренчә, бөтенрусия идентлыгы ватандашлар милләте дигән сүз түгел. Ә россиян милләте концепциясе авторлары "бөтенрусия ватандашлар милләтен" алга сөрә. Паин сүзләренчә, ватандаш дигән сүз ул үзеңне теге яки бу илнең ватандашы ("гражданы" - ред.) дип тануны гына түгел, ә дәүләтнең тормышында, аның нигезләрен тәшкил итүдә дә катнашуны аңлата.

"Леокадия Дробижева үзенең соңгы язмаларының берсендә 2019 елда русияләрнең 16 проценты гына шәһәрдәге йә төбәктәге хәлләргә тәэсир итә алуларын һәм 11 проценты гына илдәге хәлләргә тәэсир итә алуларын белдерү турында язды", диде Паин һәм экранда бу турыда сораштыру нәтиҗәләрен күрсәтте. Ягъни, социологлар мәгълүматына караганда да, бернинди ватандашлык юк. Димәк ватандашлар милләте дә юк.

Башта ук "идентлык" дигән фәнни төшенчәнең мәгънәсен ачыклап китик. Идентлык ул — кешенең үзаңы. Паин сүзләренчә, "русияләрнең идентлыгын бүген бер генә нәрсә күрсәтә — без Русия федерациясенең кануни ватандашлары. Әмма ватандашлык өчен бу гына аз. Мондый ватандашлыкның бернинди билгеләрен дә күрмибез. Аның өчен билгеле бер ватандашлык кыюлыгы, ил һәм аның киләчәге өчен җаваплылык алу кирәк", диде Паин.

Ул шулай ук берничә ел элек кабул ителгән "россиян милләте" концепциясен тәнкыйтьләп, анда "россияннарның" дәүләт алдында йөкләмәләре язылган, ә дәүләтнең "россиян милләте" вәкилләре алдындагы йөкләмәләре дә, бу "милләтнең" хокуклары да язылмаган диде.

Бу әйтелгәннәрне йомгаклап, Эмиль Паин "россиян милләте" булдыру идеясен тормышка ашыру мөмкин түгеллеген һәм бу стратегиянең уңышсызлыкка дучар булачагын таныды дияргә мөмкин. Бу турыда мин берничә ел элек язган идем инде.

Эмиль Паин әйтүенчә, "идентлык концепциясе белән социаль һәм сәяси консолидация арасындагы үзара бәйләнеш" мәсьәләсе дә бар.

Леокадия Дробижева гомумрусия идентлыгы консолидацияләү функциясенә ия дип саный иде. Ягъни, аның фикеренчә, "россиян милләте" булдыру җәмгыятьне консолидацияли, туплый. Ә Эмиль Паин фикеренчә, идентлык белән консолидация арасында бернинди дә бәйләнеш юк. Шулай ук, аның сүзләренчә, җирле дәрәҗәдән илкүләм дәрәҗәгә күтәрелгәндә консолидация мәсьәләсе тагын да кискенләшә.

"Габриэль Алманд һәм Сиднэй Вербның сәяси культура классик типологиясенә караганда, алар арасында үзара бәйләнеш ныграк булган саен аларның консолидациясе дә ныграк була. Аларның өч төре бар, патриархаль — җирле (җирле традицияләргә, якташлыкка һәм башкаларга бәйле) һәм буйсынучы — ул субъект булудан бигрәк объект булган тамашачыларның мәнфәгатен чагылдыра. Мин моны Некрасовның "менә барин килер дә, барин безне нишләтергә икәнен хәл итәр", дигән сүзләре белән чагыштырам. Һәм ниһаять кешеләрнең сәясәттә катнашуы культурасы. Чынлыкта бездә бу традицияләрнең беренче икесе генә бар", диде Паин.

Тагын бер шактый кызыклы нәрсә бар. Эмиль Паин этник стереотиплар турында мисаллар китерде. Ул аларны алфикер дип атады һәм Русия җәмгыятендә башка халыкларга карата толерантлык турында мифларның берсен фаш итте.

Иске стереотипларның юкка чыгуы кешеләрнең дөреслекне белүе аркасында булмады, алар бары тик башка стереотиплар белән генә алыштырылды

"Алфикер гадәттә теге яки бу чит халыкның нинди яхшы булуы турында мәгълүмат белән түгел, ә башка бер алфикер белән алыштырыла. Мисал өчен 1994-1996 елларда Чечен республикасындагы сугыш дулкынында чеченнарга каршы зур стереотип барлыкка килде, 2008 елда ул грузин стереотибы белән алыштырылды. Ә 2013 елда Мәскәүдә аларны мигрантлардан курку кысрыклап чыгарды. Бу әлбәттә Мәскәү полициясенең мигрантлар арасында җинаятьчелек күп булуы турында чыгарган мәгълүматлары белән бәйле иде. Ә 2014 елда украиннарга каршы стереотип барлыкка килде. Әмма иске стереотипларның юкка чыгуы кешеләрнең дөреслекне белүе аркасында булмады, алар бары тик башка стереотиплар белән генә алыштырылды", диде Паин.

"Күп телләрдә шәһәрдәшлек белән ватандашлык сүзләренең (инглизчә citizenship - ред.) бер тамырдан булуы очраклылык түгел, нәкъ менә зур шәһәрләр ватандашлык чыганагы булып тора", дип тәмамлады сүзен Эмиль Паин.

Залдан килгән сорауга Паин болай дип җавап бирде: "Безнең үткәрелгән тикшеренүләргә караганда, интернет җәмгыятьне берләштерүгә бик уңай йогынты ясый, ә менә телевизор караучылар моның белән шөгыльләнми". Ягъни, без шартлы рәвештә "интернет партиясе" "телевизор партиясе" белән чагыштырганда бердәмрәк дип әйтә алабыз. Шуңа күрә, интернеттан мәгълүмат алучылар, ахыр чиктә иҗтимагый фикер формалаштырып, телевизордан мәгълүмат алучырларны җиңәчәк, дип фаразлау кыен түгел.

Русия Фәннәр академиясенең Евгений Примаков исемендәге дөнья икътисады һәм халыкара мөнәсәбәтләр фәнни-тикшеренү институты мөдире урынбасары Ирина Семененко этносәяси низагларны фаразлау мөмкинлекләре, шулай ук милли үзаң белән гражданлык (ягъни гомумроссия) үзаңының уңай ярашуы турында сөйләде.

Аның сүзләренчә, Дробижева мәдәниятне үсеш ресурсы буларак та, дестабилизация коралы буларак та кулланып була дип санаган. Эш аны кайсы якка юнәлдерүгә бәйле. Гражданлык мәдәнияте үзаңсыз яши алмый, ягъни кеше үзенең нинди дә булса төркемгә каравын аңларга тиеш. Безнең очракта — этник төркемгә.

Семененко белдерүенчә, "бүленгән җәмгыятьләр концепциясе" бар, дәүләт аларны берләштерү сәясәте алып бара. Мисал итеп ул апартеид гамәлдән чыгарылганнан соңгы Көньяк Африканы китерде:

Хәтер факторы дәүләт сәясәте йогынтысына авыррак бирешә

"Хакимияткә Нельсон Мандела килгәч, алар"салават күпере" җәмгыяте төзергә омтылды. Мондый җәмгыятьне төзү кыенлыклары идарә итү проблемнары белән бәйле. Мәсәлән, мәдәният, тел өлкәсе дәүләт сәясәте йогынтысына җиңел бирешә. Шул ук вакытта, хәтер факторы дәүләт сәясәте йогынтысына авыррак бирешә, ә низаг төбәге икътисади яктан илнең башка өлешеннән артта калган булса, андагы милли каршылыкларны җиңеп чыгу авыррак бара."

Аның сүзләренчә, Көньяк Тирольда (Италия) этносәяси низагны нәкъ менә дәүләтнең күпфакторлы эшчәнлеге нәтиҗәсендә киметә алганнар.

Гадиерәк итеп әйткәндә, теге яки бу телне һәм мәдәниятне дәүләт җиңел генә тага ала, ә менә тарихи хәтерне тагу — күпкә катлаулырак. Күрәсең, шуңа күрә Русия мисалында федераль үзәкнең тарих белән, тел мәсьәләсе белән чагыштырганда, күпкә соңрак шөгыльләнә башлавын күрәбез.

Илнар Гарифуллин
тарихчы, сәясәт белгече

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG