Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дробижева: "Аерым бер халыкка түгел, төбәккә ярдәм итү кирәк"


Леокадия Дробижева

Русия фәннәр академиясенең Милләтара мөнәсәбәтләрне өйрәнү үзәге җитәкчесе Леокадия Дробижева фикеренчә, ярдәмне аерым халыкларга түгел, ә төбәкләргә күрсәтергә кирәк.

6-7 сентябрь Казанда "Русия төбәкләрендә этносоциаль һәм этномәдәни процессларны өйрәнү һәм җайлауда уңай тәҗрибә" дип аталган русиякүләм фәнни-гамәли конференция уза. Анда Русия фәннәр академиясенең Милләтара мөнәсәбәтләрне өйрәнү үзәге җитәкчесе Леокадия Дробижева да катнаша. Без белгечкә Русиянең милли сәясәт стратегиясе, тел сәясәтенә кагылышлы берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.​

– Русия икътисади үсеш министрлыгының илне 14 макротөбәккә, Идел буе төбәген икегә бүлү тәкъдимен ничек бәялисез?

– Бу тәкъдим сөйләшү, аңлашуны таләп итә. Мондый тәкъдим моңа кадәр дә яңгырады. Кайчандыр берләшкән халык хуҗалыклары идеясе булды бит. Әмма бу Русия субъектларын юкка чыгару дигән сүз түгел. Бу икъдисади регионлаштыру, идарә итү белән бәйледер. Бусы – бер. Төбәкләрне кушалар икән, аларның бер-беренә никадәр туры килүен белмибез бит. Идарә ягыннан ул өйрәнелергә тиеш, бу хакта сөйләшү кирәк.

Дробижева: "Аерым бер халыкка түгел, төбәккә ярдәм итү кирәк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:47 0:00

– Русия федерациясенең милли сәясәт стратегиясе бар. Анда ике шундый төп момент бар: Русия халыкларының этномәдәни үсеше һәм россиян милләте булдыру. Сез бу турыда ни уйлыйсыз? Алар бер-берсенә каршы килмиме?

– Юк, бер-берсенә каршы килми. Бөтен дәүләтләрдә дә дәүләт, ватандашлык үзбилгеләнү төшенчәләре бар. Испаниядә барысы да испан, шул ук вакытта каталан, баскларның үзбилгеләнүе бар. Британиядә британнар, шул ук вакытта шотландлар, ирландлар, уэлслар үзбилгеләнүе бар. Бернинди дә каршылык юк бит. Милли үзбилгеләнү арткан була ала, ягъни шотланд үзаңы британныкыннан өстен була ала. Тыва кешесенең үзбилгеләнүе Русия үзбилгеләнүенә каршы килә икән… Андый очраклар була ала. Әмма әлеге ватандашлык һәм этник үзбилгеләнү капма-каршы түгел. Безнең проблем башка – безгә ватандашлык үзбилгеләнүе төшенчәсен көчәйтергә кирәк. Ватан язмышы өчен җавап бирә алган, тәртипне саклаган, аны бозмаган шәхесләр кирәк. Мин бу ватан өчен җаваплы дип фикер йөрткән кешеләр кирәк. Моны формалаштырырга кирәк – максат шундый.

– Туган телләрне ихтыяри укыту турында канун чыкты. Тел сәясәтендә Мәскәүнең киләсе адымы нинди булырга мөмкин?

Телләрне ихтыяри уку ватандашлык җәмгыяте принциплары белән бәйле

– Бу канунның ничек үтәлешен күзәтер дип уйлыйм. Күзәтеп бара дигән сүз дә дөрес түгел. Бу – үзара хезмәттәшлек мәсьәләсе. Беренче чорда, 2017 елда прокуратура тикшерүләре булды. Бу проблем бар икәнен күрсәтер өчен эшләнде. Әмма, минемчә, бу ысул дөрес сайланмады. Башта аңлату эшләре уздыру кирәк иде. Вазгыятьне өйрәнергә кирәк, аннары инде карар кылу кирәк иде. Прокуратура сүзе үзе дә киеренкелек тудыра. Бәлки, башкачарак эш итәргә кирәк булгандыр. Телләрне ихтыяри уку ватандашлык җәмгыяте принциплары белән бәйле дип саныйм. Ватандашлык җәмгыятенең бурычы – кешеләр үз телләренең саклануы өчен җаваплылыкны аңларга тиеш. Мин татар түгел, әмма миңа кайбер сүзләрне татарча әйтү ошый. "Зур рәхмәт", "бергә-бергә – гомергә" дибез. Бу сүзләр күңелгә ята.

– 2020 елгы җанисәптә нинди сюрпризлар булырга мөмкин?

– Көтелмәгән хәлләр булыр дип уйламыйм. Якынча фаразлар бар. Мәсәлән, мөселманнар саны артачак. Сәясәт, демография белгечләре дә моңа әзер. Монда бернинди дә фаҗига юк, чөнки мөселманнар шул ук безнең ватандашлар. Алар хезмәт итә, илнең матди, рухи үсешенә үз өлешләрен кертә. Берниди дә проблем юк. Этник чагыштырмада үзгәрешләргә әзер булырга кирәк. Париж буйлап барам һәм башка йөзле кешеләрне күп очратам. Тәүдә көтелмәгән хис кала, икенче, өченче тапкыр килгәч инде гадәти күренеш кебек кабул итәсең. Башка йөзләрне Парижда күрәсең икән, шуннан ни? Моңа күнегәләр, бу төрлелек үзенчәлегендә матурлык бар. Сәяси яктан вазгыять катлауланмаса, зур үзгәрешләр булмас. Мәсәлән, кайбер төбәкләрдә көндәшлек, хакимият өчен көрәш булса, хакимият көчсезләнсә, каршылыклар барлыкка килә. Ләкин Русия президенты абруе югары, шуңа күрә якын киләчәктә андый хәлләр булыр дип фаразламыйбыз.

– Милләтчелек кәефләренең көчәя баруын күрсәткән соңгы социологик тикшеренүләр нәтиҗәләрен ничек бәялисез? Алар ни сәбәптән көчәя? Кризиска традицион реакцияме ул, пропаганданың көчәюеме, Украинага каршы һибрид сугышка, Сүриядәге каршылыкка, Көнбатыш белән булган кыенлыкларга реакцияме?

– Милләтчелек арткан дип әйтеп булмый. Киресенчә, "этноцентризм" күренеше кими, мөнәсәбәтләр яхшыра. Проблемнар бар, аны без дә беләбез, күрәбез, әмма монда бернинди фаҗига юк.

– Русия рәсми рәвештә унитар дәүләткә әверелергә теләмәсме?

– Хакимият аңа кызыкмыйдыр дип уйлыйм. Беренче чиратта халык моның белән кызыксынмый. Дәүләт халык мәнфәгатьләрен исәпкә алганда гына көчле була ала. Дәүләтнең унитар идарәгә күчүен яклап фикер әйтүчеләрнең өлеше әлегә зур түгел. Бу төшенчәдә тискәре төсмер бар. Халыкның 10-12 проценты гына унитарлыкны яклый. Бу бик аз.

– Милли сәясәт стратегиясендә элек Русия халыкларын саклау һәм үстерү турында язылган булса, хәзер "үстерү" сүзе төшереп калдырылган. Бу турыда ни уйлыйсыз?

– Халыкара тәҗрибә һәм сивиль демократик җәмгыять иделогиясе шуны күрсәтә: үсеш – халыкның үз иҗаты дигәнне аңлата. Бу – аның үз инициативасы, аны моңа этәрергә кирәкми. Үсеш Русиянең аз санлы асаба халыкларына гына кагылышлы булып калды. Аларга булышырга кирәк. Ә башкалар бөтен халык белән бергә үсеш алырга тиеш. Концепциядә төбәкләрнең икътисади, этномәдәни үсеше турында язылган. Төп яңалык, үзенчәлек шул: аерым бер халыкка түгел, ә төбәктә яшәүче халыкларга ярдәм итү. Үсеш төшенчәсе калды, әмма ул төбәккә кагыла. Аз санлы халыклар үзләрен саклап калырга сәләтле түгел, калганнары сәләтле. Бу – ирекле иҗат, аерым бер халыкка ярдәм итәсең икән, башкалар аның белән ярышырга тиеш була.

Леокадия Дробижева ​1933 елда Мәскәүдә туган. Мәскәү дәүләт университетының тарих бүлегендә укыган. Тарих фәннәре докторы. 2005 елдан бирле Русия фәннәр академиясенең Милләтара мөнәсәбәтләрне өйрәнү үзәген җитәкли.

фикерләр (10)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG