Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галимә Леокадия Дробижева вафат


Леокадия Дробижева (архив фотосы)
Леокадия Дробижева (архив фотосы)

Галимә милли республикаларда барган процессларны, милләтара мөнәсәбәтләрне да өйрәнде. 

11 апрель көнне галимә, тарих фәннәре докторы Леокадия Дробижева вафат булган. Моның турында Русия фәннәр академиясе социология институтының ул җитәкләгән Милләтара мөнәсәбәтләрне өйрәнү үзәге хәбәр итә. Галимәгә 88 яшь булган.

Дробижева Русиядәге социология фәнендә этносоциология юнәлешенә нигез салучыларның берсе иде. Ул Татарстанда, Башкортстанда барган процессларны, милләтара мөнәсәбәтләрне дә өйрәнде.

2018 елда Азатлыкка биргән әңгәмәсендә галимә 2017 елда татар мәктәпләре тирәсендә булган хәлләрдә "ысул дөрес сайланмады" дип белдергән иде. "Башта аңлату эшләре уздыру кирәк иде. Вазгыятьне өйрәнергә, аннары инде карар кылу кирәк иде. Прокуратура сүзе үзе дә киеренкелек тудыра. Бәлки, башкачарак эш итәргә кирәк булгандыр", дигән иде социолог.

Леокадия Дробижева – тарих фәннәре докторы, профессор, Русия президенты каршында милләтара мөнәсәбәтләр шурасы әгъзасы. 2005 елдан бирле ул Русия фәннәр академиясенең социология институтының Милләтара мөнәсәбәтләрне өйрәнү үзәген җитәкләде.

Галимә ​1933 елда Мәскәүдә туган. Мәскәү дәүләт университетының тарих бүлегендә укыган. Ул этник үзбилгеләнү структуралары, милләтара мөнәсәбәтләр юнәлешендә теорияләр һәм фәнни ысуллар булдыру, дәүләт-ватандашлык үзбилгеләнүе мәсьәләләре, дәүләттә милләтара тынычлык саклау юнәлешләрендә фәнни эзләнүләр алып барды.

2000-2005 елларда Дробижева Русия фәннәр академиясенең социология институтын җитәкләде. Русиянең атказанган фән эшлеклесе.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG