Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дәүләт милли сәясәте төбәкләрдәге үзенчәлекләрне исәпкә алып әзерләнергә тиеш"


Уфада милли сәясәткә багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүе. 30 июнь, 2017
Уфада милли сәясәткә багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүе. 30 июнь, 2017

Уфада Русия Милләтара мөнәсәбәтләрне өйрәнү үзәге җитәкчесенә биредәге галимнәр дәүләт милли сәясәтенең төбәкләрдәге үзенчәлекләрне исәпкә алып әзерләнергә тиешлеген, Башкортстанда татар халкы милли-мәдәни мәнфәгатьләренең кимсетелгән хәлдә булуын җиткерде.

Русия фәннәр академиясе социология институтының Милләтара мөнәсәбәтләрне өйрәнү үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре докторы Леокадия Дробижева 30 июнь Уфада Этнологик тикшеренүләр институтында галимнәр белән очрашты.

Соңгы айларда Башкортстанда милли сәясәт хакында сүзләр еш куертыла. Милләтара иминлек турындагы кайбер тикшеренүләр нәтиҗәләре республиканы киеренке төбәкләр исемлегенә дә кертте. Белгечләр Дробижеваның Башкортстан сәфәренең максаты этнология галимнәре белән очрашу һәм аларның фикерләрен дә барлау дип әйтә.

Леокадия Дробижева
Леокадия Дробижева

Уфада Этнологик тикшеренүләр институтында булган "түгәрәк өстәл" сөйләшүендә Мәскәү галимәсе сүзне "Русия милләте" канунын әзерләү турында игълан ителгәч, илдә моңа ризасызлык туу турында сүздән башлады. Аның әйтүенчә, бу төшенчәне байтак төбәкләрдә, шул исәптән милли республикаларда, кабул итә алмадылар. Шуңа күрә дә әле әзерләнүче бу канунның исемен "Дәүләт милли сәясәт нигезләре турында" дип үзгәртергә мәҗбүр булганнар.

Дробижева сүзләренчә, әле канун өлгесе әзерләнә һәм аңа карата да бәхәсләр һичшиксез булырга мөмкин. Бу эшне киң җәмәгатьчелек белән киңәшләшеп башкару, аңлату эшләрен җәелдерү кирәклеген дә әйтә ул.

"Түгәрәк өстәл" сөйләшүендә катнашучы башка галимнәр дә Дробижевага үз фикерләрен һәм тәкъдимнәрен җиткерде.

Илдар Габдрафыйков
Илдар Габдрафыйков

Тарих фәннәре кандидаты, этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйков республикада милләтара мөнәсәбәтләр торышына карата үзләре башкарган тикшеренү нәтиҗәләре белән таныштырды. Аның сүзләренчә, "Россиян милләте" төшенчәсе чынлап та җәмәгатьчелек һәм милли оешмалар арасында шактый каршылык уяткан.

"Бу хәл халыкка тиешле аңлату эшләре алып барылмаганга да килеп чыга. Кинәт кенә ясалган шундый белдерүләр җәмгыятьтә тискәре караш, өнәмәү китереп чыгарды. "Бердәм россиян милләте" дигән төшенчә бер рус милләте дигәнне аңлатмаска тиеш. Бердәм Русия була ала, әмма бар милләтләр бер милләт була алмый”, ди Илдар әфәнде.

Башкортларга шактый өстенлекләр бирелү башка милләтләр хисабына эшләнде

Габдрафыйков әйтүенчә, дәүләт милли сәясәте төбәкләрдәге үзенчәлекләрне исәпкә алып әзерләнергә тиеш. Ни өчен дигәндә, һәр төбәктә дә йөзәр милләт вәкиле гомер кичерә. Галим сүзләренчә, соңгы берничә елда Башкортстанда милләтара киеренкелек шактый кимегән.

"Элекке елларда "титул милләт", "асаба халык" дип аталган башкортларга шактый өстенлекләр бирелү башка милләтләр хисабына эшләнде. Хәзер исә бу мәсьәлә күпертелми. Шулай да, кайбер омтылышлар һаман да була. Күптән түгел Башкорт халкы конгрессы оештырылды. Әмма анда башкорт милләтен кайгыртучылар түгел, ә ниндидер сәбәпләр аркасында җитәкче урыннардан бушатылган, үзләрен хаксыз рәнҗетелгәннәр дип исәпләүчеләр тупланган", ди Илдар әфәнде.

Фаил Сафин
Фаил Сафин

Әңгәмәгә тарих фәннәре докторы, профессор Фаил Сафин да кушылды. Аның фикеренчә, илдә дәүләт милли сәясәтен фәкать барлык милләтләрнең хокуклары исәпкә алынганда гына уңышлы тормышка ашырып була. Ул Башкортстандагы вазгыятькә тукталып кайбер мисаллар китерде.

Татар балалар бакчалары, татар мәктәпләре юк дәрәҗәсендә

"Башкортстанда татарлар халык санының 30 проценттан артыгын тәшкил итә һәм алар бюджетның да өчтән берен тулыландыра. Шул ук вакытта татар халкы, милли-мәдәни мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүгә килгәндә, кимсетелгән хәлдә. Тигез хокуклар балалар бакчасыннан, мәктәпләрдән үк башланырга тиеш. Татар балалар бакчалары, татар мәктәпләре юк дәрәҗәсендә. Татар мәгълүмат чараларына да ихтыяҗ зур. Дәүләт радиосында, телевидениедә татар тапшырулары булмавы хакында ничә еллар буе оран салабыз, ә проблем хәл ителми.

Хакимият оешмаларында татарлар аз, татар иҗтимагый оешмаларына ярдәм юк дәрәҗәсендә. Менә шушы мәсьәләләр акрынлап булса да хәл ителә барса, милләтара мөнәсәбәтләрдәге аңлашылмаучанлыклар, каршылыклар үзеннән-үзе көн тәртибеннән төшеп калачак. Һәр милләт, шул исәптән татарлар да, үзләрен башкалар арасында тиң итеп сизгәндә, милләтара иминлек тә булачак", диде Фаил Сафин.

Уфада Этнологик тикшеренүләр институты
Уфада Этнологик тикшеренүләр институты

Дробижева түгәрәк өстәл сөйләшүендә Русия төбәкләреннән эре шәһәрләргә килеп эшләүче эчке мигрантлар белән төпле әзерләнгән програм ярдәмендә эшләү кирәк дип белдерде.

Мигрантларга этник үзенчәлекләрен саклардай шартлар тудыру мөһим

"Бу проблем Татарстан, Башкортстан кебек милли республикаларда катлаулы түгел, ә менә эре мегаполисларда, шул исәптән, Мәскәүдә четерекле. Кайбер кайнар башлар читтән килүчеләр ассимиляцияләнергә тиеш, шул чакта гына иминлек булачак, дигән белдерүләр ясый. Әмма бу дөрес караш түгел, мигрантларга милли-этник үзенчәлекләрен саклый алырлык шартлар да тудыру мөһим", ди Дробижева.

Очрашу азагында Мәскәү кунагы да, Башкортстан галимнәре дә тикшерелә торган мәсьәләләрдә һәрдаим аралашып торырга, тәкъдимнәрне хакимият оешмаларына һәм депутатларга да җиткерергә килеште.

Ул Уфада берничә урында, шул исәптән стратегик тикшеренүләр үзәгендә дә булды.

XS
SM
MD
LG