Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халык хәерчелектә, дәүләт галәм ярышында


Һиндистан өчен тарихи вакыйга, Һиндстан үзе ясаган галәм очкычын айга җибәрде - очыш уңышлы.

9-8-7-6-5-4-3-2-1 - 0... Чандараян-1 күккә җибәрелде, Һиндстан дөньяга галәм технологиясе ярышына катнашуын хәбәр итә.

Һиндстан президенты бу ачылыштан үтә канәгать кыяфәттә галәм очкычының күккә җибәрелүен тамаша кылды. Һәм ул соңыннан бу проектта катнашкан галимнәрнең барсын да котлап рәхмәт әйтте. Президент, галимнәрнең бу уңышлы адымы белән, хәзер Һиндстан да айда тикшерүнүләр ясаган 6 ил арасына кушылды, дип белдерде.

Һиндстан галәм идарәсе башлыгы, Мадаван Найр, 4 бүлектән торган Чандараян-1 галәм очкычының һава шартлары үзгәрүгә карамастан, алдан уйланылганча, вакытында җибәрелүен белдерде.

Һиндстан галәм очкычы айдан кайсыбер минерал һәм химик матдәләр үрнәкләрен туплау, ягъни гыйльми өйрәнүләр максатында җибәрелде. Ләкин икенче яктан, бу Һиндстан өчен үзен Азиада Япония һәм Кытай кебек илләрдән калышмавын күрсәтү максатында зур адым дип санала.


Чандараян-1 дип аталган кешесез галәм очкычы
Һиндстанның көньягындагы Сриһарикота галәм өйрәнү үзәге

Әгәр Һиндстанның галәм өйрәнү тәҗребәсе уңышлы гына тәмамланса, Һиндстан айга аяк баскан югары технологияле илләр арасына кушылачак. Әлегә айга бары тик, АКШ, Русия һәм Европа Галәм идарәсе, Япония һәм Кытай гына үз җиһазларын унышлы гына җибәрә алган иде. Бу илләрдән аермалы буларак АКШ беренче буларак айга кеше җибәрде.

Чандараян-1 галәмдә ике ел дәвамында барачак тикшерүдә ай җирлегендәге химик һәм минерал матдәләренең кайда урнашуын тәфсилле итеп күсәтккән картаны булдыру эшендә кулланылачак.

Галәм белән мавыккан галимнәр ай өстендәге изотоп-һэльюм дип исемләнгән маддә белән кызыксына.
Әлеге матдәнең ай җирлегендә мул булуы фаразлана. Һәм ул атом технологиясе өчен бик кирәкле матдә.


ай җирлеге


Әлеге матдә атом ягылугы буларак кулланылган очракта атом технологиясенда кулланылган башка матдәләр кебек радиоактив артык калдырмый, ул тулысынча зарарсыз. Ләкин бу матдә дөньяда бик сирәк раслана.

Һиндстан галәм тикшерүләренә соңрак булса да бик кыю керергә омтыла. Кытай айга беренче галәм очкычын моннан бер ел элек җибәргән иде һәм Кытай 2023 елда айга кеше җибәрергә планлаштыра. Һиндстан исә галәм технологияләре ярышында Кытайга дәрәҗәсенә җитәргә тели. Шул исәптән Кытайга караганда галәм тикшеренү ярашына бер ел соңрак башласа да, Һиндстан үз космонавтын Кытайдан 3 ел алда - 2020 елда җибәрергә планлаштыра.

Шулай да Һиндстанның миллиард доллар акчалар түгеп әлеге ярышта үзен күрсәтергә теләвенә каршы тәнкыйтьләр арта. Бу тәнкыйтьләрне киң җәмәгатьчелеккә җиткерә алган кеше, тынычлык темаларына язучы күренекле язучы Прафул Бидвай булды. Ул Һиндистанда 10 миллионнан артык халыкның, ашарга һәм эчәргә ризык табалмыйча хәерче булып яшәгәндә хөкүмәтнең мондый ярышка керүенә катгый тәнкыйть белдерә.

Һиндстанда 10 миллионнан артык кеше хәерчелектә яший

Бидвай шулай ук әлеге адымны хәрби максатларда куллану ихтималыгы зур борчылу белдерә.

Һиндстан 2 атна элек, АКШ белән атом килешүенә кул куйган иде. Бу килешү аша Һиндстанга каршы ике дистә ел дәвам иткән атом коралы сатып алу чикләве гамәлдән чыгарылды.
XS
SM
MD
LG