Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиратта Младичмы?


Босниялы Серб башлыгы Радован Карадҗич кулга алынды. Бу вакыйгадан соң туган төп сорау, элекке Серб хәрби башлыгы Ратко Младич та кулга алынып, гаделлек алдына чыгарылмасмы?

Шпион фильмнарындагы сценарийлардан да үзгәрәк аның маҗарасы. 11 ел буе качып йөргән Радован Карадҗич Монтенегро тау мәгарәләрендә яшеренмәгән булган.

Киресенчә, ул җәмәгатьчелекнең нәкъ үзәгендә булган. Ул үзен табиб Давид Дабич дип атап, үзенә фәлсәфәче кыяфәте бирер өчен сакал үстереп, алтернатив медицина белән шөгыльләнеп яшәгән. Ул гына да түгел, ул социаль тормыштан да читтә калмаган. Карадҗич гади халык кебек кичләрен эштән кайткач, яисә ял вакытларында бик еш кына Белградтагы Madhouse исемле барга йөри торган булган.

Карадҗич сугыш юлдашы Ратко Младич белән
Босниялеләрнең канын суырган Карадҗич анда үз рәсеме янәшәсендә сугыш юлдашы Ратко Младич рәсеме эленеп торган дивар янындагы өстәлдә утырып, кызыл шәрәбен эчеп кәeфләнергә яраткан.

Аның халык арасында яшәп тә, күзләү хезмәткәрләре, яисә халык тарафыннан танылмавына ышану исә, әлбәттә авыр.

Сербиянең атналык “Вереме” басмасында аналитик макәләләр язган Деян Анастасиeвич, Карадҗич махсус бәйләнешләрсез, ялгыз гына яши алмавын әйтә:

“Карадҗичка ялган паспорт һәм кәгазьләрне булдыруда кемдер ярдәм күрсәткән. Әле паспорт һәм ялган кәгазьләрдән кала, кулга алынмау өчен ничек хәрәкәт итү турында тәҗрибәле кеше ярдәме кирәк. Болар исә оста кешеләр тарафыннан гына тәэмин ителә ала. Шунлыктан, күзләү идарәсенең бу эшкә кулы тигән дип әйтеп була.”

Карадҗичны күзләү идарәсе фаш иткәнлектән, Карадҗичның үз бәйләнешләре аңа хыянәт иткән булып чыга. Әлеге хәл исә, Ратко Младич та тиздән фаш ителмәсме дигән сорау тудыра.

8 ел элек Младичны күрү очраклары яшерелми иде. Соңгы тапкыр аны 2000 елда шәһәрдә футбол матчында катнашуы хәбәр ителгән иде. Шул елдан соң Серб хәрби башлыгының эзе табылмады.

Ләкин шушы көннәрдә генә Сербиядәге кеше хокуклары активисты Наташа Кандич белдерүенчә, Сербия күзләү идарәсе Младичның кайда булуын төгәл белә. Ә аны тапшыру мәсьәләсе исә бары тик сәяси теләктәшлеккә бәйле икән.

Белградта Серб хәрби җитәкчесе Младич Карадҗичтан да якшырак саклана дигән имеш-мимешләр эшетелгән иде. Бу хәл заманында дөрес булгандыр. Ләкин Анастасиeвич әйтүенчә, соңгы арада Сербиядә булган хәрби инкыйлаблар, элекке башлыкларның күбесе урыныннан алынганнан соң хәлләр инде үзгәргән.

"Хәрби өлкәдә шактый үзгәрешләр кертелде. Шулай ук андагы кешеләр дә алышынды. Әгәр дә Младич бүгенге көндә хәрби башлыклар белән берәр нинди эше чыкса, ул анда элекке иптәшләрен табалмаячак. Минемчә, Сербия армиясенең бүгенге көнбатыш тәртебен күрүгә аның бик нык ачуы киләдер."

Ләкин Белград хакимияте хәзергәчә Карадҗич, Младич, яисә башка сугыш җинаятьчелегендә гаeпләнгән кешеләрнең Сербия күзләү идарәсе аша сакланувын кире кагып килә иде.

Сербиянең исә сайлау мөмкинчелеге күп түгел. Eвропа берлегенә әгъза булу юлында Сербия алдында сугыш җинаятьчеләрен тапшыру мәсьәләсе гел киртә булып тора. Сербиядән тапшырылуы таләп ителгән 3 кешенең 2се тапшырылды. Ә аналитик журналист Анастасиeвич исә, хөкүмәтнең бу эшне йомгаклап калган соңгы сугыш җинаятьчесе Младичны кичекмәстән тапшырачак дип ышана.

Ул чагында Карадҗич йөргән Madhouse барының хуҗасы да, бәлки Карадҗич фотосының кадагы кыйшайган дивардан, калган ике рәсемне дә алып ташлар.
XS
SM
MD
LG