Accessibility links

"Мәскәүдәге яңа мохтариятнең хокукый нигезе шикле"


Алмаз Фәйзуллин
Алмаз Фәйзуллин

Мәскәүдәге Татарстан вәкиллеге шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчелеге тирәсендәге хәлгә ачыклык керүен көтә.

Мәскәү татар җәмәгатьчелеге тормышында бу җәй зур үзгәрешләр белән башланды. Моңарчы шәһәр татар җәмәгатьчелегенә мәгълүм булмаган Сәетгали Абкадыров җитәкчелегендәге бер төркем 25 майда Мәскәү татар милли-мәдәни мохтариятенең хисап-сайлау конференциясен үткәргәнлеген һәм анда мохтариятнең яңа җитәкчелеген сайлаганлыгын игълан итте.

Чыгышы белән Татарстанның Буа районы, Урыссу авылыннан булган, Мәскәүдәге Иминлек, саклану һәм тәртип саклау академиясе профессоры Абкадыров мохтариятнең яңа җитәкчесе итеп сайланган. Бу карар хакимият тарафыннан танылып рәсми документлар да алынган. Моңарчы эшләп килгән мохтарият җитәкчелеге бу карарларны танырга теләми, аларның хокукый нигезе юк дип белдерә.

Татарстанның Мәскәүдә урнашкан вәкиллеге Русия башкаласындагы татар җәмәгатьчелеге белән тыгыз хезмәттәшлек алып бара. Мәскәү татар мохтариятенә яңа җитәкчелек килү хәбәренә ике ай тулып килгәндә Азатлык радиосы Татарстан вәкиленең җәмәгатьчелек һәм матбугат белән бәйләнешләр өчен җаваплы урынбасары Алмаз Фәйзуллиннан мохтарияттәге яңа җитәкчелек белән бәйләнешләр турында сорашты.

Сез Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллеге буларак Мәскәү татар милли мәдәни мохтарияте белән ниндидер хезмәттәшлек алып барасызмы?

Юк, хезмәттәшлек алып бармыйбыз. Әлегә хәтле төгәл билгеле түгел, нинди процедуралар белән мохтариятнең ул яңа җитәкчелеге сайлангандыр. Чынлап та андый мәгълүмат булды, 25 майда мохтарият конференциясе узды һәм шул конференциядә мохтариятнең яңа җитәкчесе итеп Абкадыров дигән кеше сайланды, һәм низамнамәгә, идарә оешмаларына үзгәрешләр кертелде дигән хәбәрләр. Автономиядә башкарма комитет булдырылган һәм җаваплы сәркатип дигән яңа бер вазифа барлыкка килгән.

Чынлап та, андый мәгълүмат бар, кәгазьләр бар, андый конференциянең карарлары нигезендә яңа теркәлү таныклыгы бирелгән. Чынлап та андый документ бар. Төп мәсьәлә – ул нинди карарлар белән, нинди хокукый нигездә теркәлгән? Чөнки ул конференция турында без күптән түгел генә ишеттек, менә үткән атнада гына. Вәкиллеккә дә, Бөтендөнья татар конгрессына да, Татар федераль мохтариятенә дә, Мәскәүнең бу өлкәдә шөгыльләнүче Төбәкара хезмәттәшлек, милли сәясәт һәм дини оешмалар белән бәйләнешләр идарәсенә дә мәгълүм түгел иде, Мәскәү татар җәмәгатьчелегенә дә мәгълүм түгел иде, мин киң җәмәгатьчелекне күздә тотып әйтәм. Татарның ниндидер бер мәшһүр кешеләрендә дә, матбугатта да, беркемдә дә, бернинди конференция турында бернинди мәгълүмат булмады. Аның кагыйдәләре бар бит, баштан ук әйтергә, вәкилләрне сайларга тиешләр. Андый карарны элекке идарә чыгарырга тиеш, конференция уздырабыз диеп. Бу турыдагы сорауларның берсенә дә җавап юк әлегә.

Татар милли-мәдәни мохтариятенең йорты, Асадуллаев йорты канунсыз рәвештә тартып алынган диләр.

Заманында Татарстанның, Татарстан президентының шәхсән катнашлыгы белән ул Асадуллаев йорты килешү нигезендә мохтарияткә 49 елга бушлай бирелгән иде. Шулай итеп бу Асадуллаев йорты мохтарият карамагында булып чыга. Шуңа күрә, мохтарият идарәсендә башка кешеләр булгач, Асадуллаев йортында да башка кешеләр.

Мохтариятнең элекке җитәкчелеге яки вәкилләре белән сөйләшкәнегез бармы? Алар алга таба ничек эш итәргә җыена?

Сөйләшкәнебез бар. Алар алга таба канун нигезендә, мәхкәмә аша бу мәсьәләне чишәргә телиләр.

Әйтүегезчә, Сәетгали Абкадыров Мәскәү татарларына билгеле түгел, моңарчы җәмәгатьчелек эшләрендә катнашмаган кеше инде алайса.

Татарлар мәсьәләләре юнәлешендә, татарлар өчен берәр нәрсә эшләгәнлеге мәгълүм түгел. Русия күләмендә дә, бизнес өлкәсендә яки башка юнәлештә ниндидер казанышларга, зур уңышларга ирешкән кеше түгел ул.

Кешеләрне ничек шулай оештыра алган соң ул?

Белмим, ничек китергәннәрдер. Конференция дип әйтелсә дә, анда егермеләп кеше булган инде. Шул җыелышны конференция дип атаганнар.

Интернетта Асадуллаев йортын көч белән басып алдылар дигән мәгълүмат бар. Чыннан да көч куллану булганмы анда?

Чыннан да, кешеләрне чыгарганнар, бүлмәләрне мөһерләп бикләгәннәр. Андый хәл чынлап та булган.
XS
SM
MD
LG